+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
1 апрель 2020, 16:35

Сайлаган һөнәренә тугры кала

Газ сәнәгате отличнигына - 60 яшьЯзмам герое Үлек Елга авылында Шәймәрдан һәм Разия Баһаветдиновларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Карл Маркс исемендәге колхозда озак еллар төзүчеләр бригадасын җитәкли, ә әнисе колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннары, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, Шәймәрдан Шәйхидар улы хәзерләүче булып эшли.

Газ сәнәгате отличнигына - 60 яшь
Язмам герое Үлек Елга авылында Шәймәрдан һәм Разия Баһаветдиновларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Карл Маркс исемендәге колхозда озак еллар төзүчеләр бригадасын җитәкли, ә әнисе колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннары, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, Шәймәрдан Шәйхидар улы хәзерләүче булып эшли.
Әти-әниләре гадел, намуслы хезмәтләре белән авылдашлары арасында да, колхозда да абруй казаналар. Балаларын: уллары Рамил белән биш кызларын да үз үрнәкләрендә хезмәткә өйрәтәләр. Баһаветдиновларның барлык балалары тыйнак, эшсөяр булып үстеләр, тиешле белем алдылар, гаилә корып, тормышта үз юлларын таптылар.
Дүртөйле мәктәбен тәмамлаганнан соң Рамил, кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үскәнлектән, берникадәр вакыт әтисе янында төзүче булып эшли. 1978 елда егет Кораллы көчләр сафларына алына, Грузия Республикасында танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне өчен күп тапкырлар часть командованиесе бүләкләренә ия була.
Армиядә хезмәт иткәннән соң Рамил Баһаветдинов кече туган иленә кайта һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр бөтен хезмәт юлын газ сәнәгатенә багышлый. Аның хезмәт стажы 35 ел тәшкил итә. Ул шушы барлык елларда МГ Шаран ЛПИдә технологик компрессорлар машинисты һәм слесарь-ремонтлаучы булып эшли һәм үзен ГТК-10-4 һәм ГПУ-10 агрегатларының конструктив үзенчәлекләрен камил белүче яхшы белгеч итеп күрсәтә. Рамил “Челябинск-Петровск”, “Уренгой-Петровск”, “Уренгой-Новопсковск” магистраль газүткәргечләрен кабызу-көйләү һәм файдалануга тапшыру эшләрендә турыдан-туры катнаша.
Күпьеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен Рамил Шәймәрдан улы “Газ сәнәгате отличнигы” билгесе, “Газпром” җәмгыяте Мактау грамотасы белән бүләкләнә, “Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе” мактаулы исеменә лаек була. Аның фотографиясе озак еллар Уфа шәһәрендә газ сәнәгате Мактау тактасында тора.
Фәтхия исемле беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен күрше Сарсаз авылында очрата. Ирле-хатынлы Баһаветдиновлар бер-берсен ярты сүздән аңлап, Шаран авылында 35 ел бергә тату гомер итәләр. Уллары Динар белән кызлары Гөлназны тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә Уфа дәүләт нефть университетын тәмамлыйлар һәм әтиләренең эшен дәвам итәләр – “Газпром” җәмгыятендә эшлиләр. Үз гаиләләре белән Уфа шәһәрендә яшиләр.
Газ сәнәгате ветераны Рамил Баһаветдинов шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгели. Аны чын күңелдән әлеге матур вакыйга белән котлыйбыз һәм бәхеткә төренеп яшәүләрен телибез.
Ф. ГАЗИЗОВ.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: