+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 апрель 2020, 01:40

Карт бабаларыбызны онытмыйбыз

Бөек Ватан сугышы беркемне дә читләтеп үтми. Совет халкына никадәр авырлыклар күрергә туры килә! Без дәү әтиләребез, карт бабаларыбызны онытмыйбыз. Алар үзләренең тиңдәшсез батырлыклары белән җиңүне якынайтканнар, Җирдә тыныч тормыш өчен яу кырларында башларын салганнар.Минем карт бабаларым – Бөек Ватан сугышы катнашучылары. Әниемнең дәү әтисе Габдулла Галиулла улы Ибраһимов 1903 елда Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Эшсөярлеге, әдәплелеге белән туганнарына үрнәк, энеләре һәм сеңелләренә терәк була.

Бөек Ватан сугышы беркемне дә читләтеп үтми. Совет халкына никадәр авырлыклар күрергә туры килә! Без дәү әтиләребез, карт бабаларыбызны онытмыйбыз. Алар үзләренең тиңдәшсез батырлыклары белән җиңүне якынайтканнар, Җирдә тыныч тормыш өчен яу кырларында башларын салганнар.
Минем карт бабаларым – Бөек Ватан сугышы катнашучылары. Әниемнең дәү әтисе Габдулла Галиулла улы Ибраһимов 1903 елда Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Эшсөярлеге, әдәплелеге белән туганнарына үрнәк, энеләре һәм сеңелләренә терәк була. Авыр вакытлар булуга карамастан, белем алырга тырыша. Гаиләдә 4 бала булса да, һәм Мәләвез шәһәрендә партия райкомында эшләсә дә, 1943 елда үз теләге белән фронтка китә. 1944 елның август-сентябрь айларында Румыния, Болгария, Югославияне немец-фашист басып алучыларыннан азат итүдә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Венгрияне азат итүдә катнашкан өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Җиңүне ул Австрия территориясендә каршы ала. Фронттан 1946 елның гыйнварында гына демобилизацияләнә. Сугыштан соң да җитәкче вазыйфаларда эшли, авылдашлары арасында ихтирам яулый.
Әниемнең икенче дәү әтисе – Җәгъфәр Сөнәгать улы Сөнәгатуллин 1922 елның 2 июнендә Күгәрчен Бүләк авылында дөньяга килә. Дәһшәтле 1941 елда ул, үзенең барлык яшьтәшләре кебек үк, Туган илне сакларга баса. 1942 елда Сталинград шәһәрендә аяусыз сугышлар була – фашистлар, азәрбайҗан нефтенә җиңел юлны алу хыялы белән, төп көчләрен сугышның шушы участогына куя. Сталинград сугышлары вакытында Җәгъфәр каты яралана һәм 1942 елның ахырына кадәр хәрби госпитальдә дәвалана, ә аннары демобилизацияләнә. Ул бөтен гомере буена җаваплы вазыйфаларда эшли – укытучы, мәктәп директоры, колхоз рәисе була. Хезмәт батырлыклары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Кызганычка каршы, карт бабаларым инде күптән безнең белән түгел. Без аларның бүләкләрен кадерләп саклыйбыз. Мин үземнең карт бабаларым белән горурланам, без аларны, аларның батырлыкларын онытмыйбыз.
Мәдинә МӘҖИТОВА,
И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе 2 сыйныф укучысы.
Читайте нас: