Нөрәй авылында яшәүче Шәйбәк һәм Ямниха Даутовлар матур юбилейларын – 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр
Ярты гасырдан артык парлап яшәү сирәкләргә генә насыйп бәхет шул. Гаилә парларының бик азлары гына тимер туйларын билгеләп үтә һәм бу юбилейны үзенчәлекле дип атарга була. Шаран районының Нөрәй авылында минем өчен иң кадерле кешеләр – әтием Шәйбәк һәм әнием Ямниха Даутовлар яши. Агымдагы елның 1 маенда, Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнендә, аларның уртак тормышларында истәлекле дата – бергә гомер итүләренә 65 ел була. Алар икесе дә исән-сау килеш 91 яшькә җиттеләр. Икесе дә сугыш чоры балалары буыны.
Әтисен фронтка алганда Ямнихага 12 яшь була, ул тумышы белән Туймазы районыннан. Ачлыктан котылыр өчен, басулардан туңган бәрәңге җыерга туры килә. Гаиләдә барлыгы җиде бала була, һәм Ямниха әнисенә 5 энесен һәм сеңлесен үстерергә ярдәм итә. Өстәвенә, ул 12 яшьтән колхозда сабанчы булып эшли. Әни хәзер дә бу авыр чорларны күз яшьләре белән искә ала. Сугыштан соң Ямниха, һөнәр училищесын тәмамлап, төзелеш предприятиеләрендә эшли башлый. Ул Октябрьский шәһәрен, Серафимовка поселогын төзүдә катнаша.
Әтием Шәйбәккә дә, әтисен Чиләбегә хезмәт армиясенә эшкә җибәргәч, гаиләдә баш булып калырга туры килә. Шәйбәк 3 кыз арасында бердәнбер малай була. Бөек Ватан сугышы елларында тыл эшләре үсмерләр җилкәсенә төшә, әтием дә үгезләр белән җир сөрә, терлек азыгы хәзерләүдә катнаша. Сугыштан соң әтием берникадәр вакыт Комсомольск-на-Амуре шәһәре төзелешендә эшли.
Совет Армиясендә хезмәт иткән елларда ул сапер була һәм Ленинград янындагы басуларны миналардан чистарта. Демобилизацияләнгәннән соң Серафимовка поселогы төзелешендә эшли башлый. Анда ул яшь һәм чибәр Ямниха белән таныша. Яшьләр өйләнешкәч, Нөрәйдә - Шәйбәкнең туган авылында яши башлыйлар, өч балага гомер бүләк итәләр. Алар икесе дә колхозда намус белән эшләделәр. Эшкә җаваплы караганы өчен әтине берничә тапкыр җаваплы вазыйфаларга сайладылар – 8 ел авыл биләмәсе башлыгы булып эшләде. Фидакарь хезмәте өчен Уфа шәһәрендәге тантаналы чараларга чакырылды, анда аны өч тапкыр исемле сәгать белән бүләкләделәр.
Тормыш авырлыкларын кичергән мондый кешеләрнең рух көче таң калдыра. Аларга күп хәсрәт кичерергә туры килде – ике балаларын югалттылар. Шуңа да карамастан, алар тормышка мәхәббәтләрен саклап кала алдылар, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшиләр. Алар район яңалыкларын белеп торырга тырышалар, озак еллар район гәзитен алдыралар. Әти-әнием үз көчләре белән яшелчәләр үстерәләр, әни әле дә йон оекбашлар бәйли. Алар авылдашлары, оныклары өчен лаеклы үрнәк булып торалар.
Кызганычка каршы, бүген күбесе тормыш проблемаларына зарланырга ярата. Шулай да, берәү дә туңган бәрәңге ашамый, таралып төшкән чабатасын ямап утырмый, өйне җылыту өчен утын эзләми. Минемчә, без тыныч тормышның, цивилизациянең кадерен белергә тиеш. Кадерле әтием белән әниемә озын гомер, сәламәтлек һәм шулай ук оптимист булып калуларын телим. Без сезне бик яратабыз!
Бүздәк районы, Әмир авылы.