Фронтовик М. З. Латыйпов һәрвакыт җаваплы вазыйфаларда эшли
Әлеге язмамны Шаран районында туып-үскән Мөсаниф Закир улы Латыйповка багышлыйм.
Мөсаниф Закир улы 1923 елның 15 сентябрендә Иске Тамьян авылында дөньяга килә. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң 1939 елда Юматово умартачылык техникумына укырга керә. Укыган вакытта техникум китапханәсендә эшли башлый. Китаплар укырга ярата һәм башкаларга үрнәк булган намуслы студентларның берсе була.
Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, икенче курсны тәмамлаганнан соң укуын ташларга туры килә, чөнки техникумны ябалар. Мөсаниф Закир улына ул чагында унсигезенче яшь була. Ул, башкалар кебек үк, колхозда эшләп, тизрәк әтиләре һәм абыйлары белән бер сафта туган ил сагына басарга тели.
1942 елның 5 августында М. З. Латыйпов фронтка алына, ул чагында аңа унтугыз яшь тулып килә. Ул төньяк-көнбатыш фронтына артиллерия гаскәрләренә минометчик-наводчик булып корал расчеты составына эләгә. Оптик прибор ярдәмендә ул минометны вакытында төгәл наводка белән тәэмин итәргә тиеш була. 1942 елның җәендә фронт бөтен көченә “рамушев коридорын” өзәргә омтыла. Дошман моңа шулкадәр күнегә, безнең һөҗүмгә җавап кайтарырга һәрвакыт әзер була. Героебызның сугышчан юлы менә шушы урыннан башлана да инде.
Каты яуларның берсендә Мөсаниф Закир улы яралана. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң 2нче Белоруссия фронтына артеллирия гаскәрләренә җибәрелә. Оптик разведка взводы топографы вазыйфасында, М. З. Лаптыйпов корал расчетларын цельнең урнашуы турында мәгълүматлар белән тәэмин итә. 1944 елда Белоруссия һөҗүм операциясе “Багратион” кодлы исемен йөртә, ул 1944 елның 23 июненнән 29 августына кадәр үткәрелә. Безнең героебез әлеге операциядә катнаша һәм Брестны азат иткән өчен рәхмәт хаты ала, “Сугышчан батырлыклары өчен” медале (1944 елның 3 июле) белән бүләкләнә. Бу иң киңкүләм һөҗүм була, анда Германиянең “Үзәк” армиясе тулысынча диярлек тар-мар ителә. Вермахт авыр югалтулар кичерә, чөнки Гитлер һәртөрле чигенүләрне тыя. Мондый югалтуларны Германия инде үти алмый. Һөҗүм нәтиҗәсендә Белоруссия азат ителә, Балтик буеның бер өлеше, Польшаның көнчыгыш районнары алына.
Брест (1944 елның 28 июне), Варшавадан (Польша) 30 км. ераклыктагы Модлин (1945 елның 18 гыйнвары), Хойнице һәм Тухоля (Польша,1945 елның 15 феврале), Гданьск (Польша, 1945 елның 30 марты) шәһәрләрен азат иткән өчен рәхмәт хатлары сакланганнар.
Даталарга игътибар итсәк, нинди дә булса урынның, йорт, урамның никадәр озак вакыт азат ителүен күреп була.
М. З. Латыйпов шулай ук Германиянең Штральзунд, Гриммен, Деммин, Мальхин, Варен, Везенберг кебек шәһәрләрен азат итүдә дә катнаша. Фронтта ул коммунистлар партиясе сафларына керә.
1945 елгы Көнчыгыш-Пруссия операциясе барышында 2нче Белоруссия фронты юнәлешендә һөҗүм операциясе бара. Томан һәм кар яву шартларында авиациядән баш тартырга туры килә, һәм төп авырлык артиллериягә төшә. Артиллерия әзерлеге 10.00 сәгатьтә башлана. Срогыннан алда артиллерия әзерлеген тәэмин итүче алдынгы батальоннарның уңышлы хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, артиллерия дошман гаскәрләренә җимергеч ут ача. Дошманның каршы торуы көчәя. Яулар төнлә дә дәвам итә. Әмма, дошманның көчле каршы торуына карамастан, безнең гаскәрләр оборонаны яулап һөҗүмгә күчә. Әлеге операция вакытында Мөсаниф Закир улы “Батырлык өчен” медале белән (1945 елның 28 гыйнвары) бүләкләнә.
1944 елның 16 декабреннән 1945 елның 14 гыйнварына кадәр ефрейтор М. З. Латыйпов кырык цельнең һәм 3 һава реперларының координатларын исәпләп чыгара. 1945 елның 17 гыйнварында ефрейтор Латыйпов дошманнарның көчле атышларына карамастан, эшкәртү пункты белән уң пост арасында телефон элемтәсен вакытында суза.
Бөек Ватан сугышы елларында Мөсаниф Закир улы ике тапкыр яралана – тез һәм кул чугы өлешендә снаряд кыйпылчыклары кала. Ул балаларына куллары туңуы турында еш әйтә, чөнки табиблар, сеңерләргә тиюдән куркып, кыйпылчыкларны ала алмыйлар.
1945 елның 25 апрелендә Мөсаниф Закир улы, күпләгән башка солдатлар кебек, Эльбада америка солдатлары белән легендар очрашуда катнаша. Әлеге истәлекле вакыйга солдатларның күңелләрен шактый күтәрә һәм тиздән җиңүгә, фашист Германиясен тулысынча тар-мар итүгә ышаныч уята.
Мөсаниф Закир улы истәлекләреннән: “Без беребез дә инглизчә белмибез, әмма хис-кичерешләребез, очрашу һәм ярдәм итешү шатлыгы үзара аңлашудагы барлык киртәләрне дә алып ташлады”.
1947 елга кадәр Мөсаниф Закир улы Германиядә хезмәт итәргә, тәртип урнаштырырга һәм Германия Демократик Республикасы бәйсезлеген сакларга кала.
“Германиядәге беренче көннәрдән якты тәэссоратлар – чисталык һәм тәртип, өйләр, шәһәрләр, урамнарның төзеклеге, бөтен җирдә “Газоннардан йөрмәскә” дигән русча язулар. Алар безнең шәһәрләрне җимерделәр, авыллар, бистәләрне юк иттеләр, һәм үзләрендәге газоннарны шулкадәр кадерләп саклыйлар”, ди үзенең истәлекләрендә Мөсаниф Закир улы.
М. З. Латыйпов 1947 елның февралендә демобилизацияләнә.
Туган Шаран районына кайтып, КПССның Шаран райкомында авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы булып эшли башлый. Туймазы районы Туктагол авылының сөйкемле кызы Миңлегаян Сәләхетдин кызына өйләнә. Ирле-хатынлы Латыйповлар биш бала тәрбияләп үстерәләр.
1956 елдан Мөсаниф Закир улы “Прожектор” колхозы рәисе була, әлеге колхоз соңрак совхозга әйләнә. Мичурин совхозы төзелгәч, ул Юность бүлекчәсе управляющие, совхозда партия комитеты секретаре булып эшли башлый.
Мөсаниф Закир улы хезмәт юлын сәүдә предприятиесе директоры сыйфатында тәмамлый. Намуслы һәм гадел кеше, фронтовик буларак, аңа иң авыр һәм җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар.
Ул инде безнең арабызда түгел, 1997 елның 14 мартында вафат булды.
Күп гасырлар үтәр, әмма совет солдатларының Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңдәшсез батырлыгы халык хәтерендә мәңге сакланыр.
С. ЕРМЕТОВА, Шаранбаш Кенәз авылы китапханәсе китапханәчесе.
Фото һәм документларны гаилә архивыннан М. З. Латыйповның кызы Римма Мөсаниф кызы Нәфыйкова бирде.