-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
12 Май 2020, 16:26

Олы җанлы солдат аналары алдындагы изге бурычыбыз

Сәхипҗамал Хәлимова ирен һәм өч улын фронтка озата, аларның берсе дә әйләнеп кайта алмый...Бөек Ватан сугышы елларында кешеләрнең тормышын күз алдына да китерә алмыйм. Хикәяләр һәм фильмнар буенча алар каһарман кешеләр булганнар. Алар бу сугышта җиңү өчен, безнең тыныч күк астында бәхетле яшәвебез өчен барысын да эшлиләр. Һәр гаиләдә кешеләр таңны таңга ялгап хезмәт куя, һәр гаиләнең туганнары һәм якыннары һәлак була. Бик авыр вакыт була ул. Бөек Ватан сугышы 28 миллион кешенең гомерен өзде. Аларга мәңгелек дан!

Сәхипҗамал Хәлимова ирен һәм өч улын фронтка озата, аларның берсе дә әйләнеп кайта алмый...
Бөек Ватан сугышы елларында кешеләрнең тормышын күз алдына да китерә алмыйм. Хикәяләр һәм фильмнар буенча алар каһарман кешеләр булганнар. Алар бу сугышта җиңү өчен, безнең тыныч күк астында бәхетле яшәвебез өчен барысын да эшлиләр. Һәр гаиләдә кешеләр таңны таңга ялгап хезмәт куя, һәр гаиләнең туганнары һәм якыннары һәлак була. Бик авыр вакыт була ул. Бөек Ватан сугышы 28 миллион кешенең гомерен өзде. Аларга мәңгелек дан!
Сугыш илебезгә кара афәт булып килгәч, ана мәхәббәте батырлык белән тиңләште. Сугышта әниләрнең никадәр күз яше акты! Диңгез... Аналар турында чиксез сөйләргә була. Игелекле, горур һәм батыр әниләр! Алар куллары белән күпме гомерләр коткарылган, күпме бәла-казалар, күпме батырлыклар аларның кыю йөрәкләре аша үткән! Аналарның бетмәс-төкәнмәс мәхәббәте турында сөйли, йөрәкләренең юмартлыгын тапшыра алырлык сүзләрне кайдан табарга соң? Әйе, әлеге аналар балаларын сугыш дәһшәте һәм афәте дә сындыра алмаслык итеп тәрбияли. Балаларга күпме көч салына, хезмәт фронтында күпме тир түгелә. Тик иң авыры - балаларның үлемен үз күзләрең белән күрү. Күрү һәм ярдәм итә алмау...
Фронтка бөтен гаиләләре белән китәләр. Аларның әниләре туганнары һәм якыннарының кайтуын көтеп ала алмаган. Сугыш берәүне дә кызганмый, кайбер гаиләләрнең тамырларын төптән кисә, хатын-кызларга һәм аналарга кайгы-хәсрәт һәм күз яшьләре генә калдырып китә.
Бик авыр вакытлар була ул. Ачлык һәм ялангачлык еллары. Зирекле авыл Советыннан 705 кеше фронтка китә, шуларның 75е – әле өйләнергә дә өлгермәгән яшь егетләр. Барлыгы 304 кеше генә исән-сау әйләнеп кайта ала, 149ы – хәбәрсез югала, 252се - сугышта һәлак була.
Әлеге язмамда Хәлимовлар гаиләсе турында сөйләргә һәм Бөек Ватан сугышы елларында миллионлаган гаиләләрнең фаҗигасен күрсәтергә телим. Ни өчен нәкъ бу гаилә соң? Чөнки 4 ел буе барган сугышта алар гаиләсенә берьюлы 4 кайгы хәбәре килә. Безнең авылда Сәхипҗамал Миңлехан кызы Хәлимова яши иде. Ул ирен һәм өч улын фронтка озата. Аларның берсе дә әйләнеп кайта алмый... Ул гомере буена улларын көтә һәм кайгы-хәсрәт утында яна. Өченче улы һәлак булгач, хат ташучы бу хакта хәбәр итә алмый һәм хатны яндыра...
Гаилә башлыгы – Мөҗәһит Хәлим улы Хәлимов 1881 елда туа. Белем ала, беренчеләрдән булып колхозга керә һәм ат караучы булып эшли. 1942 елда хезмәт армиясенә алына. Мөҗәһит Хәлим улы Чиләбе танк заводында токарь булып эшли, завод бик кыска вакыт эчендә төзелә һәм танклар, үзйөрешле җайланмалар җитештерә. Мөҗәһит Хәлим улы һәм башка бик күп егет-кызлар һәм картлар көнне төнгә ялгап станок артында торалар. Шундый көннәрнең берсендә Мөҗәһит абый бер кулын югалта һәм 1944 елда каны агуланып вафат була.
Аларның олы уллары Закуан Мөҗәһит улы Хәлимов 1921 елда туа. Закуан Хәлимов - безнең мәктәпне тәмамлаучыларның берсе. Ул активист, уку алдынгысы, мәктәпнең горурлыгы иде. Ә 1940 елда шул ук мәктәптә география һәм тарих фәннәрен укыта башлый. Аннары Закуанны Күгәрчен Бүләк мәктәбенә җибәрәләр, бераз соңрак Түбән Заит мәктәбендә завуч булып эшли башлый. Закуан Мөҗәһит улы сугышның беренче көнендә үк - 1941 елның 22 июнендә Совет Армиясе сафларына алына. Әмма яуларның беренче сәгатьләрендә үк каты яралана. Хатларыннан туганнары аның Смоленск шәһәрендә госпитальдә ятуы турында беләләр, 1941 елның декабрендә хәбәрсез югала.
Мөкатдис Мөҗәһит улы Хәлимов 1924 елда туа, Зирекле урта мәктәбендә укый. 1941 елның 18 мартында комсомолга керә. Мәктәптә “КИМ” стена гәзите рәссамы була. “Яшь төзүче”, “Кызыл Башкортстан” өлкә гәзитләре битләрендә еш басыла. Казахстан АССРның Гурьев шәһәрендә укый. Мөкатдис Мөҗәһит улы рәссам булырга хыяллана. Тик сугыш... Нәрсә эшләдең син, каһәр сугыш. Кеше, аның якты хыяллары кинәт юкка чыга. М. Хәлимов безгә аяз күк йөзе бүләк итәргә, Ватаныбызны сакларга фронтка китә. Тиздән туганнары: “Сезнең улыгыз, кече лейтенант Мөкатдис Мөҗәһит улы Хәлимов социалистик Ватан өчен сугышта хәрби антына тугры калып, батырлык һәм кыюлык күрсәтте, 1943 елның 18 маенда яраланып үлде”, – дигән хәбәр алалар. Мөкатдис Хәлимов Ростов өлкәсе Зерноград шәһәрендә җирләнә.
Сәхипҗамал Миңлехан кызының өченче улы – Рифкать Мөҗәһит улы Хәлимов 1928 елда туа. Зирекле урта мәктәбен тәмамлый, десант гаскәрләрендә хезмәт итә. 1943 елда туган җиребезне саклау өчен фронтка китә. Туганнары Рифкатьнең соңгы хатын 1945 елның 15 февралендә алалар. Анда ул, 15 гыйнварда Могилевтан чыгулары, Румынияне үтеп, Венгриягә җитүләре турында хәбәр итә. Часть командиры хәбәр иткәнчә, Рифкать Хәлимов 1945 елның 20 мартында хәбәрсез югала.
Полкташларының истәлекләре буенча, Рифкать, бомба астына эләгеп, бина эчендә янып үлә.
Тыныч вакытлар җитте, тик сугыш яралары һәр шәһәр, һәр авылда калды. Мемориаль комплекслар төзелделәр, сугыш булган җирләр обелисклар белән билгеләнделәр, кызыл йолдызлы һәйкәлләр һәлак булган батырларның исемнәрен саклыйлар. Алар һәлак булдылар, алар юк инде, әмма алар безнең арабызда яшиләр, аларның уйлары һәм фикерләре, хисләре кайтаваз булып күңелләребездә сакланырга тиеш...
Безнең Зирекле авылында да Бөек Ватан сугышында һәлак булган 140 авылдашыбыз истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Анда аларның исемнәре уеп язылган. Һәр исемдә Ватаныбыз, якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән кешеләр язмышы. Әлеге исемлектә Хәлимовлар гаиләсе дә - ата һәм аның өч улының исеме дә бар.
Мемориаль комплекс янәшәсендә йокысыз төннәр, сөялләнеп беткән куллар, елый-елый кибеп беткән күзләре белән Җиңү көнен көткән кайгылы анага һәм тол хатынга һәйкәл куелган. Бу һәйкәлгә өч улын һәм ирен сугыштан көтеп ала алмаган Сәхипҗамал Миңлехан кызы Хәлимова кебек, ул заманның һәр хатын-кызы нигез булып тора ала.
1945 елның 9 Маенда көтеп алган “Җиңү!” сүзе яңгыраганда, Сәхипҗамал апа, куллары белән битен каплап, җан авазы белән, бар көченә “Җир, әйт миңа, кайда минем улларым!” дип кычкыра. Сәхипҗамал апа кичергәннәрне беркем дә аңлый алмыйдыр.
Тулы мәгънәсендә бар нәрсәсен дә югалткан ана соңгы көннәренә кадәр кешеләргә карата изгелек һәм ярдәмчеллеген ничек саклап кала һәм шуның өстенә сынмый кала ала соң?
Аналарга һәйкәлләр улларын сугышка озаткан, авыр язмышлы – озак еллар буе улларын көткән хатын-кызларга һәйкәлләр.
Р.ИБРАҺИМОВА, педагогик хезмәт ветераны.
Читайте нас: