+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
12 Май 2020, 16:42

Әтиемне таптым!

“Халык хәтере” сайтында әтием турында мәгълүмат таптымШатлыгымның чиге юк – мин Бөек Ватан сугышында катнашкан әтием җирләнгән урынны таптым. Күпме еллар эзләттек, бернинди нәтиҗә булмады. Әтием Григорий Сергеевич Филиппов 1903 елда Шаран районы Базгыя авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе, Сергей Васильевич Филиппов, хезмәт сөючән, тырыш, бөтен эшнең үзәгендә кайный торган кеше була. Бөек Җиңүне якынайту өчен фронтка кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, колхоз кырларында иген үстерә.

“Халык хәтере” сайтында әтием турында мәгълүмат таптым
Шатлыгымның чиге юк – мин Бөек Ватан сугышында катнашкан әтием җирләнгән урынны таптым. Күпме еллар эзләттек, бернинди нәтиҗә булмады. Әтием Григорий Сергеевич Филиппов 1903 елда Шаран районы Базгыя авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе, Сергей Васильевич Филиппов, хезмәт сөючән, тырыш, бөтен эшнең үзәгендә кайный торган кеше була. Бөек Җиңүне якынайту өчен фронтка кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, колхоз кырларында иген үстерә.
Филипповлар гаиләсе дүрт улын сугышка озата. Аларның барысы да сугыш кырларында ятып кала.
1919 елгы уллары Тимофей шофер була, фронтка “полуторка” машинасы белән китә. 1942 елның 28 маенда Ленинград өлкәсе Маловишер районы, Гряды станциясендә 2нче торф чыгару поселогында һәлак була. 1916 елгы Алексей исемле уллары Сталинград өлкәсе Дубовский районы Грачевода 1942 елның 26 октябрендә авыр яралардан вафат була. Ә 1908 елгы уллары Иван 1942 елның маенда хәбәрсез югала.
Әтием - Григорий Филиппов – сугыш башланганда колхозда эшли. Менә аңа да 1941 елның 13 сентябрендә Шаран хәрби комиссариатыннан повестка килә. Ул Туймазы шәһәрендә хәрби әзерлек үтә һәм Уфа районы кавалерия дивизиясенә эләгә, 1941 елның ноябрендә фронтка китә. Әти үзен фронтка җибәрүләре турында хәбәр итеп өлгерә. Хатыны Феона, 12 яшьлек олы кызы Ульяна белән килеп, Туймазы станциясендә бер генә минутка туктаган поезд янында ире белән соңгы тапкыр күрешеп саубуллаша ала.
Поездда әти Липецк шәһәренә килеп төшә. Монда ул 21А 622нче укчы полкына тәгаенләнә. Авылга өчпочмаклы хатларын язып кына тора. Соңгы хаты 1942 елның 6 гыйнварында язылган була. “Әле без Харьков тирәсендә сугышабыз”, - дип яза ул. Башка хатлары булмый, авылга кара кайгы кәгазе генә килә.
“Халык хәтере” сайтында әтием турында мәгълүмат табылды. Фронтта ул Сергеев фамилиясе белән йөргән. Сергеев турында мәгълүматта аның иң якын кешесе Феона Максимовна Филиппова – аның хатыны язылган була, аны шуның ярдәмендә генә таба алдык. Ул Курск өлкәсе Короча шәһәре тирәсендә каты яралана һәм тәне янып, аягы яраланып 1942 елның 21 гыйнварында вафат була. Аның гәүдәсе 38 көрәштәше белән бергә Белгород өлкәсе Г. Д. Гай исемендәге паркта хөрмәтләп җирләнә. Парктагы 12 гранит плитәләрнең берсендә әтиемнең исеме уеп язып куелган. Парк төзек һәм чиста, чәчәкләргә күмелгән. Мин, Лариса Григорьевна Сидорова, шушы паркны төзүчеләргә, аны караучыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле әтием! Мин сине бервакытта да истән чыгармадым, гел 39 яшьлек көе күз алдымда тордың. Тыныч йокла, әтием!
Аллаһ боерса, туганнарым синең яныңа барып чыгарлар, дип өметләнәм. Синең батырлыгыңны белеп яшәсеннәр дигән теләктә калам.
Л. СИДОРОВА. Базгыя авылы.
Читайте нас: