+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 июнь 2020, 12:16

Каһарманнар батырлыгын мәңгеләштерделәр

Шаран авылыннан Янгировлар гаиләсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылды“Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында кешеләр Җиңүне якынайтучы туганнары һәм якыннарына тере һәйкәлләр булдыру өчен, гаиләләре белән агачлар утырталар. 2020 елның 9 маенда Янгировлар гаиләсе – Радик Кәнзел улы, Ирина Газим кызы, уллары Эмиль һәм Румил – Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 дәү әтиләре һәм карт бабалары хөрмәтенә җимеш агачлары: 2 алмагач һәм 2 слива агачы утырттылар.Мөсәвир Шәйсолтан улы Гыйльфанов – Наратасты авылында туып-үсә, капитан, танкчы, Курск дугасы яуларында катнаша. Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.Хәтип Әбунәгыйм улы Кашапов – Нөрәй авылында туып-үсә, рядовой, Курск дугасы яуларында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.Мияссәр Зияндар улы Янгиров – Наратасты авылында туып-үсә, рядовой, десантчы, Курск дугасы яуларында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.Нурулла Фазулла улы Фазуллин – Туймазы районы Үрмәкәй авылыннан, сержант, Ленинград фронты яуларында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәє.А. АНДРЕЕВА, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.Янгировлар гаиләсе.Фото гаилә альбомыннан алынды.

Шаран авылыннан Янгировлар гаиләсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылды
“Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында кешеләр Җиңүне якынайтучы туганнары һәм якыннарына тере һәйкәлләр булдыру өчен, гаиләләре белән агачлар утырталар. 2020 елның 9 маенда Янгировлар гаиләсе – Радик Кәнзел улы, Ирина Газим кызы, уллары Эмиль һәм Румил – Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 дәү әтиләре һәм карт бабалары хөрмәтенә җимеш агачлары: 2 алмагач һәм 2 слива агачы утырттылар.
Мөсәвир Шәйсолтан улы Гыйльфанов – Наратасты авылында туып-үсә, капитан, танкчы, Курск дугасы яуларында катнаша. Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Хәтип Әбунәгыйм улы Кашапов – Нөрәй авылында туып-үсә, рядовой, Курск дугасы яуларында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Мияссәр Зияндар улы Янгиров – Наратасты авылында туып-үсә, рядовой, десантчы, Курск дугасы яуларында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Нурулла Фазулла улы Фазуллин – Туймазы районы Үрмәкәй авылыннан, сержант, Ленинград фронты яуларында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәє.
А. АНДРЕЕВА, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Янгировлар гаиләсе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: