+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 июнь 2020, 11:49

Тырыш хезмәтчән, актив җәмәгатьче

Кәримә (Бибикамал) Фазлый кызы Әхмәтова үз омтылышын туган Ярәмкә авылында табуына шатланаСугыш һәм балалар... Моннан да кырысрак һәм фаҗигалерәк ни бар соң? Хәзер җитмештән өлкәнрәк яшьтәге миллионлаган совет солдатлары һәм үсмерләр өчен кырыс сынау булган утлы еллар хәтере кайсы гына йөрәкне әрнетми икән!Сугыш еллары балалары – русиялеләрнең үзенчәлекле буыны – Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының соңгы шаһитлары. Алардан соң башка беркем дә! Хәзер инде алар өлкән кешеләр. Әмма алар язмышларына төшкән авыр сугыш еллары балачакларын беркайчан да онытмаячак.

Кәримә (Бибикамал) Фазлый кызы Әхмәтова үз омтылышын туган Ярәмкә авылында табуына шатлана
Сугыш һәм балалар... Моннан да кырысрак һәм фаҗигалерәк ни бар соң? Хәзер җитмештән өлкәнрәк яшьтәге миллионлаган совет солдатлары һәм үсмерләр өчен кырыс сынау булган утлы еллар хәтере кайсы гына йөрәкне әрнетми икән!
Сугыш еллары балалары – русиялеләрнең үзенчәлекле буыны – Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының соңгы шаһитлары. Алардан соң башка беркем дә! Хәзер инде алар өлкән кешеләр. Әмма алар язмышларына төшкән авыр сугыш еллары балачакларын беркайчан да онытмаячак.
Кәримә Фазлый кызы ул еллар турында сөйләгәндә, һәрвакыт горурлык белән “була алмаган мәскәүле” сүзләрен кабатлый. 1940нчы еллар башында, авылның күп кешеләре, туган якларын һәм нигезләрен ташлап, яхшы, мул тормыш эзләп, данлы шәһәргә – башкалабыз Мәскәүгә юнәләләр. Кәримәнең әти-әнисе – Фазлый Мәннан улы белән Зифа Низаметдин кызында да Мәскәүне алу теләге була. Мәннановлар гаиләсе дүрт яшьлек уллары Фаиз белән Мәскәүгә китә. Ул вакытта Зифа тагын бер бала көтә. Гаилә Мәскәүдә сәнәгать предприятиеләренең берсендә эш таба, торак һәм көнкүрешләрен җайга сала, тәрәзәдән Мәскәү шәһәре гөрли, тормыш җайлашты, рәхәтләнеп яшә генә. Икенче балаларын көтәләр, бәхетләренең чиге юк.
Ләкин сугыш башлана! Репродуктордан яңгыраган бу сүз аяз көнне яшен суккандай була. Бәла, чакырылмаган кунак булып, һәр йортка килеп керә... Мәннановларның гаилә бәхете дә пыяла кисәкләредәй чәлпәрәмә килә. Фазлый Мәннан улын сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Авырлы, шуның өстенә сабый баласы булган яшь хатынга нәрсә эшләргә кала соң?
Бердәнбер дөрес карар – туган якларга кире әйләнеп кайту. Әмма бу күп көч таләп итә, чөнки дошман зур тизлек белән башкалабызга якынлаша.
Зифа Мәннанова улы Фаиз белән Уралга эвакуацияләнә. Туган якларына әйләнеп кайту бик авыр була, ул 45 көнгә сузыла.
1941 елның көзендә Мәннановларның кызы Кәримә (Бибикамал) дөньяга килә. Ә нигә ул ике исемле? Фазлый фронтка киткәндә тормыш иптәшенә: “Кыз бала туса, беренче мәхәббәтем хөрмәтенә Кәримә дип исем кушарсың,” – ди. Зифа Низаметдин кызы аның үтенече буенча Кәримә исемен кушарга вәгъдә бирә. Кызы тугач Зифа иренең соңгы үтенечен үти, һәм кызына Кәримә дип исем куша. Әмма авыл Советында туу турында таныклык тутырганда, эшләр идарәчесе хата җибәрә һәм Кәримә диясе урынга Бибикамал дип яза, шулай ук туу датасында да хата була, 1941 елның көзендә туса да, 1942 елның 1 гыйнварында туды дип язалар. Шул вакыттан бирле документларда әлеге исем һәм дата тора, ә туган авылында аны Кәримә дип йөртәләр. Һәм бу исем аның үзенә дә якынрак, назлырак, чөнки ул әтисенең соңгы үтенече бит.
1903 елда Ярәмкә авылында туган рядовой Мәннанов Фазлый Мәннан улының 1944 елда хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр гаиләнең бөтен планнарын юкка чыгара. Әмма, кайчан да булса кайтыр, дигән өмет йөрәкләрдә һәрчак яши.
Кәримә Фазлый тормышында сугыш авыр эзләр һәм әрнүле истәлекләр калдыра: “Ачлык иде, басудан черегән бәрәңге җыйдык. Җәй көне кыр суганы, яшь алабута, кычыткан сабагы һәм башка ашарга яраклы үләннәр ашадык. Бу үләннәрне пешереп коймаклар ясадык. Урып-җыю эшләреннән соң басулардан башак җыеп, аларны өйгә кайткач кагып, ашлыгын киптереп кул тегермәне аша үткәреп, аш пешерә идек.
Сугыш еллары авырлыгын кичергән балалар язмышын, тулы булмаган гаиләләрдә, әтисез ятим булып үссәләр дә, бәхетсез дип исәпләргә ярамый. Тормыш никадәр генә авыр булмасын, балалар исән-сау, үз күзләре белән әйләнә-тирәне күрәләр, хәстәрлекле әниләре яннарында. Ә күпме балалар ачлык-ялангачлыктан үлгәннәр бит.
Кәримә Фазлый кызы ул еллар турында исенә төшергәндә күзләре яшьләнә, ул кайчан да булса әтисе кайтыр, аны кочагына алыр һәм ул үзенә иң газиз сүз, “Әти!” сүзен әйтер дип көтә.
Көтеп алынган Җиңү көне җитә. Әлеге бәйрәм күпләр өчен “шатлык белән күзләрне чылаткан бәйрәм”, ә якыннарын сугыштан көтеп ала алмаучыларга аерата авыр була.
Сугыш беткәндә Бибикамалга (Кәримә) 4 яшь була. Әлеге шатлыклы Җиңү көне турында истәлекләрне шактый яхшы хәтерли ул: “Һәммәсе дә шатланалар. “Урра!” кычкыралар. Кочаклашалар, елашалар. Без, кечкенәләр, берни аңламыйча йөгереп йөрибез. Нәрсә булды дип, өлкәннәрдән сорыйбыз. Безне кочаклыйлар. “Сугыш бетте. Ул башка булмаячак. Ирләребез кайтачак!” диләр. Ләкин Кәримәнең әтисе кайтмый, гаиләгә аның хәбәрсез югалуы турындагы хәбәре генә килә.
Сугышта кешенең хәбәрсез югалырга хакы булмый, тоткын булса, сатлыкҗан дип исәплиләр, балалары бернинди ташламалардан файдалана алмый. Шуңа күрә Кәримә Фазлый кызы, тулы яки тулы булмаган гаиләләрдә үскән башка балалар дәүләттән аз гына булса да ярдәм алып үскәндә, һәрвакыт кимсенеп яши.
1949 елда Кәримә мәктәпкә укырга керә. Мәктәпкә барырга киеме булмый, әнисенең зур шәленә төренеп укырга йөри. Мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә, 7 сыйныфны тәмамлагач Кәримә хезмәт юлын башлый, ул чагында аңа 14 яшь кенә була. Ф. Энгельс исемендәге колхозның рәсми хезмәтчәне булган фермадагы беренче эш көнен бик яхшы хәтерли ул. Аңа яшь бозаулар карауны ышанып тапшыралар. Ике ел эшләгәннән соң, яхшы тормыш эзләп Сызрань шәһәренә китәргә була. Ә аңа 18 яшь тулмаган, эшкә исә унсигезе тулганнарны гына алалар. Күрше кызы Фәһимәнең унсигезе тулган (ул инвалид була, туган авылыннан китә алмый) һәм ул аның метрикасын алырга була. Шулай итеп, Кәримә Фазлый кызы чит кеше документлары белән эшкә урнаша. Ул анда 4 ел эшли.
Сугыштан соңгы елларда төпкел авылда үскән кызга бераз акча эшләргә, киенергә һәм әнисенә дә ярдәм итәргә кирәк була. һәм ул максатына ирешә.
1962 елда Чиләбе өлкәсенә торф эшкәртү предприятиесенә китә.
1963 елда туган авылына кайтып, Малик Фатыйх улы Әхмәтовка кияүгә чыга. Алар 30 ел бергә тату яшиләр. Кызлары Дәнә белән уллары Кәбирне тәрбияләп үстерәләр.
1970 елдан Кәримә Фазлый кызы савымчы булып эшли башлый, 32 елдан артык гомерен терлекчелеккә багышлый. Хәзер ул улы Кәбир һәм килене Әлфира гаиләсе белән 30 ел бергә үзара хөрмәттә һәм тату яши. Аның дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
Менә шундый кабатланмас һәм шул ук вакытта сугыш еллары балалары язмышларына ошаган язмыш. Кәримә (Бибикамал) тормышта югалып калмый, лаеклы урынын таба, гаилә бәхетенә ирешә, хәзер балалары, оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яши.
Ихтыяр көче, бәхеткә омтылышы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә үрнәк алырлык чын кеше була. Ул бүген дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара, җәмәгать эшләрендә, авылда үткәрелгән барлык чараларда катнаша. “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле әгъзасы булып тора.
Ә. ӘХМӘТОВА, Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры.
Читайте нас: