Базгыя авылыннан Б. А. Сидоровка 2020 елның 9 Маенда 95 яшь тулган булыр иде
Әлеге язмамда абыем – Борис Андреевич Сидоровның сугышчан юлы турында сөйлим. Ул 1925 елда Шаран районы Базгыя авылында Андрей Николаевич һәм Татьяна Григорьевна Сидоровлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Дәү әтием белән дәү әниемнең биш ир баласы булган. Башкалар кебек дөнья көткәннәр, иген иккәннәр, мал-туар асраганнар. Дәү әтием – Андрей Николаевичның кулыннан килмәгән эш булмаган. Коеп куйгандай итеп буралар бурый, арба-чана ясый, тимер остасы да була.
1939 елда, Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Базгыя авылының 11 гаиләсе йорт-җирләрен калдырып Чиләбе өлкәсенә бәхет эзләп, эшләргә һәм яшәргә дигән өмет белән күченеп китә. Әмма Чиләбе яклары аларны колач җәеп каршы алмый. Урман кисеп, төп төпләп, землянкаларда яши башлаганнар.
Борис абыйга Шаран хәрби комиссариатыннан хезмәт мәктәбенә укырга барырга дигән хәбәр килеп төшә. Ул Матрена дәү әнисе белән кире авылга кайта. Кайтсалар, аларның өйләренә сугыш барган яклардан күчеп килгән гаиләне керткәннәр. Вакытлыча гына яшәгән яңа хуҗалар салкын кышта койма такталарын, капка баганаларына кадәр кисеп ягып бетергән булалар.
Районның дистәләгән үсмер егетләре белән Борис Свердловск өлкәсенә хезмәт мәктәбенә укырга китә. Ә Чиләбедә калган әтисе Сидоров Андрей Николаевичны хезмәт армиясенә алалар, аңа ул чагында 50 яшь була. Ул анда ватык техниканы төзәтә, чөнки авылда колхозның алдынгы тимерчесе була. Ә әнисе, балаларын алып, калган 9 гаилә белән туган якларына кайтырга була. Чиләбе вокзалында берничә көн буе поезд көтәләр. Әнисе үзенең бөтен кадерле әйберләрен станция начальнигына илтеп биргәч кенә, бер вагонга урнашып, Кандра вокзалына кайтып төшәләр. Минем әти (Андрей Николаевич белән Татьяна Григорьевнаның икенче улы) Кандрадан авылга кадәр җәяү кайтып, ат яллап, калган туганнарын барып ала. Ул инде хәзер гаиләдә әтисе һәм абыйсы урынына кала. Әтисе Андрей Николаевич Чиләбедән сугыш беткәч кенә кайта.
Борис Сидоров хезмәт мәктәбендә танк йөртергә өйрәнә һәм 50нче танк батальоны составында сугышка китә, Польшага кадәр барып җитә. Авылга язган бер хатында: “Танкыбыз янды, үзебез әлегә исән-сау. Менә миңа яңа танк бирделәр. Польша җирендә сугышабыз”, - дигән. Ул 1944 елның август аенда Польшада Гарволин районы Стодзев авылы янында яралана һәм 180нче хирургия госпиталенә эләгә.
Госпитальне 2нче танк армиясе өлкән табибы – медицина хезмәте капитаны Александр Михайлович Ногаллер җитәкли. Ә кече медицина персоналы арасында Уралдан, Асбест шәһәреннән (Свердловск өлкәсе) килгән яшь шәфкать туташлары күп була. Шәфкать туташлары көне-төне яралы солдатлар янында булалар. Кызганычка каршы, абыем - Борис Андреевич Сидоров 1944 елның 5 августында якташы, шәфкать туташы Васильева София Григорьевна кулында вафат була. Үләрен сизепме, ул Софияга: “Исән калсаң, авылыма барып чык, барысын да сөйлә, үзем яза алмыйм, әнигә хат язып сал,” – дип үтенә. София аның соңгы үтенечен үти һәм авылга хат җибәрә. Ул хат әле дә саклана (фотосы бирелә).
1985 елда Шаран районының алдынгы хезмәтчәннәренә Чехословакиягә барырга юллама бирделәр. Без, Шараннан 30 кеше, Брно, Оломоуц, Братислава, Прага шәһәрләрендә булдык. Совет солдатлары күмелгән туганнар каберлекләренә чәчәкләр салдык. Өйгә кайткач, әтигә күргәннәрем турында сөйләдем. Ул миңа: “Икенче тапкыр барырга туры килсә, Польшага бар. Анда минем абыем ятып калды,” – диде.
Хәзер инде әтием дә исән түгел. Әмма аның бу сүзләре күңелемдә, йөрәгемдә уелып калды. Күп еллар үтте, без ныклап эзли башладык һәм күп мәгълүматларны ачыкладык. Борис абыем чыннан да Польшада Гарволин районы Стодзив авылында туганнар каберлегендә җирләнгән. 1949 – 1952 елларда каберлекләрне Гарволин шәһәре Костюшко урамындагы каберлеккә күчергәннәр. Борис Андреевич Сидоров 80нче каберлектә ята.
Кызганычка каршы, соңгы елларда Польша белән сәяси мөнәсәбәтләр киеренке. Барып булмаячагы көн кебек ачык, әмма абыебызның каберен барып күрергә дигән өмет, барыбер, юк түгел.
Кадерле Борис абыебыз! Япь-яшь килеш гомерең чит җирләрдә өзелде. Быел сиңа 9 Майда 95 яшь тулган булыр иде. Без сине һич онытмабыз. Синең хакта горурланып сөйләрбез. Ил азатлыгы өчен көрәшкән батырлар мәңге онытылмасын!
А. РОМАНОВА. Базгыя авылы.