+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
27 июль 2020, 12:50

Чыдамлыгы, зур хезмәт сөючәнлеге кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә

Түбән Заит авылыннан Мөсәббиха Хуҗиәхмәт кызы Закирова чирек гасыр дуңгызчылык фермасында эшлиУл сугыш чоры балалары буыныннан. Язмам герое Мөсәббиха Закированың язмышы Бөек Ватан сугышы чорындагы күп кенә авыл балаларының язмышларыннан берни белән дә аерылмый. Ул 1929 елның 1 ноябрендә дөньяга килә.

Түбән Заит авылыннан Мөсәббиха Хуҗиәхмәт кызы Закирова чирек гасыр дуңгызчылык фермасында эшли
Ул сугыш чоры балалары буыныннан. Язмам герое Мөсәббиха Закированың язмышы Бөек Ватан сугышы чорындагы күп кенә авыл балаларының язмышларыннан берни белән дә аерылмый. Ул 1929 елның 1 ноябрендә дөньяга килә. Сугыш башланганда әле аңа 12 яшь тә тулмаган була. Сугыш вакытында барлык яшүсмерләр кебек үк колхозда хезмәт куя. Беркемгә дә ташламалар булмый. Ул вакытта “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дигән девиз гына була. Ә җиңү өчен карты да, кечесе дә кулыннан килгәннең барысын да эшләделәр: мөмкин булганын да, булмаганын да.
Сугышның беренче көннәреннән үк Мөсәббиха апасы белән бергәләп басулар утауда, урып-җыю эшләрендә бер-берсе белән узыша-узыша эшлиләр, әниләренә көлтә бәйләүләрдә ярдәм итәләр.
Авыру сәбәпле, әтиләрен сугышка алмыйлар. Хуҗиәхмәт фин сугышында катнаша, әсирлеккә эләгә. Аны һәм иптәшләрен төн буе яланаяк карда йөртәләр, салкын су белән коялар. Аларны әсирлектән Кызыл Армия азат итә. Шул вакытларда Хуҗиәхмәт абыйның үпкәләренә салкын тия. Берничә ел чирдән интегә, әмма савыга алмый. 1943 елда, балаларын ятим калдырып, үлеп китә.
1943 елдан, инде яшүсмер Мөсәббиха, авыррак эшләрдә эшли башлый. Язгы чәчү башланганчы, яшь кызлар, җәяүләп, арбалар белән Туймазы шәһәре тимер юл станциясеннән чәчү өчен орлык ташыйлар. Ә бу исә бер якка гына да 35 чакрым!
“Иртә таңнан кырык кыз, бер-бер артлы тезелеп, арба белән Туймазыга китәбез. Көне буе барабыз. Кичкә станциягә килеп җитәбез, фатирларда төн кунабыз да, иртән ашлык тулы арбалар белән кире авылга кайтып китәбез. Ә без кайтканның икенче көнендә, шундый ук юлны өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлардан торган бригада үтә. Һәм шулай берничә тапкыр кабатлана”, - дип искә ала Мөсәббиха Хуҗиәхмәт кызы.
Ул вакытта ач-ялангач булалар. Яз көне бакчадан кәлҗәмә җыеп көлчә әзерлиләр, яшь кычыткан һәм башка үләннәрдән аш пешерәләр. Җәй көне җиләк җыялар. Эш көннәре өчен бераз ашлык бирәләр. Шулай итеп исән калалар.
Сугыштан соң ул 1949 елдан 1952 елга кадәр торф эшләрендә эшли. Аннары дус кызы Сәкинә белән бергә кояшлы Үзбәкстанга китә. Башта мамык җыюда эшли, аннан соң хезмәт сөючән кызны цехка җеп чорнаучы итеп алалар. Аның фотосурәте һәрвакыт Мактау тактасында эленеп тора.
1959 елда туган авылына ялга кайткач, ул зәңгәр күзле Мөкатдискә кияүгә чыга. Тату гаиләдә бер-бер артлы өч бала – уллары Фәнүр, кызлары Фәнисә белән Гүзәлия туа. Әмма, кызганычка каршы, олы улына унбиш, кече кызына нибары биш яшь булганда ирен җирли ул. Мөсәббиха апа башкача бер кеше белән дә язмышын бәйләми, балаларын аякка бастыра, лаеклы кешеләр итеп тәрбияли.
М. Х. Закирова “Ык” колхозының дуңгызчылык фермасында 25 ел эшли. Озак еллар хезмәт эшчәнлеге чорында Мөсәббиха Хуҗиәхмәт кызы һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. М. Х. Закировагаң чыдамлыгы һәм ныклыгы кыенлыкларны җиңеп чыгарга һәрвакыт ярдәм итә. Аның буыны күп һәм авыр хезмәт куя, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны үтә. Әмма кешеләр зарланмыйлар. Сирәк һәм кечкенә шатлыкларга, үз өлешләренә төшкән яхшылыкларга сөенеп яши беләләр. Без, мул һәм төзек чорда яшәүчеләр, тормыш вак-төякләренә, кечкенә шатлыкларга, бәхеткә шулай сөенеп яши алырбызмы?
Г. НУРИЕВА, Түбән Заит авыл мәдәният йорты директоры.
М. Х. Закирова.
Фотолар гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: