+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 август 2020, 12:10

Гаиләбез көчле һәм тату

Сөекле әти-әниебез Илзия Мирзасалих кызы белән Нурмөхәммәт Бикмөхәммәт улы алтын юбилейларын билгелиләрГаилә, туганнар һәм якыннар янәшәдә булу – безнең һәркайсыбыз өчен дә иң кыйммәтлесе. Ә әти-әни – һәркем өчен дә иң кадерле һәм газиз кешеләр.

Сөекле әти-әниебез Илзия Мирзасалих кызы белән Нурмөхәммәт Бикмөхәммәт улы алтын юбилейларын билгелиләр
Гаилә, туганнар һәм якыннар янәшәдә булу – безнең һәркайсыбыз өчен дә иң кыйммәтлесе. Ә әти-әни – һәркем өчен дә иң кадерле һәм газиз кешеләр.
Әти-әнием - Илзия Мирзасалих кызы белән Нурмөхәммәт Бикмөхәммәт улы Күчмөхәммәтовлар Ярәмкә авылында яшиләр. Шушы көннәрдә алар никахта яшәүләренең алтын юбилеен билгелиләр.
Нәкъ 50 ел элек Ярәмкә авылының иң чибәр һәм лаеклы егете Түбән Ташлы авылының эш сөючән, тырыш кызына өйләнә. Юкка гына сайлап алмый ул аны – әниебез иң чибәр кызларның берсе, шуның өстенә һөнәре буенча фельдшер да була. Кияүгә чыгуының беренче көннәреннән үк Ярәмкә авылы фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлый. Авыл халкы аны тышкы матурлыгы өчен генә түгел, ә күңел сафлыгы, профессиональ белеме, мәрхәмәтлелеге һәм шәфкатьлелеге өчен дә ярата һәм хөрмәт итә. Әнигә авылда юл да, техника да булмаган иң авыр вакытларда эшләргә туры килә. Ә ул тәүлек әйләнәсенә һәм ялларсыз авыруларны дәвалый. Иң беренче диагнозны ул куя. Һәм ялгышмый! Аңа күп тапкырлар төрле шартларда бала тудыруда ярдәм итәргә туры килә. Әни хезмәт кенәгәсендә бер язма белән медицина өлкәсендә 37 елдан артык хезмәт куя. Һәм бүген дә авыл халкы аңа киңәшләр сорап мөрәҗәгать итә, кайгыртуы һәм акыллы киңәшләре өчен рәхмәт белдерә.
Ул “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы” исеменә лаек була. Шуның өстенә, балаларының яраткан әнисе. Ул безне хезмәткә җаваплы, гаиләгә тугры булырга өйрәтте, гаилә учагына мәхәббәт уятты.
Әтиебез белән бергә авылда беренчеләрдән булып зур йорт төзиләр, анда һәрвакыт үз балаларының гына түгел, ә күрше балаларының да көлүе яңгырап тора. Авылдашлар өебезгә теләсә кайсы вакытта киңәш сорап килә алалар. Дуслары һәм туганнары өчен ишекләре һәрвакыт ачык.
Безнең гаилә – бик көчле һәм тату. Ә гаиләбез башлыгы - бүген дә көчле рухлы, тормыш авырлыкларына бирешмәүчєн, мәрхәмәтле кеше – әтиебез!
Ул – гаҗәеп кеше. Мондый кешеләр җирдә аз. Карап торуга усал, ә күңеле бик нечкә һәм мәрхәмәтле! Авылда барлык башлангычларда озак еллар дәвамында нәкъ Нурмөхәммәт Бикмөхәммәт улы инициатор һәм энтузиаст булып тора. Хезмәт юлын шофер буларак башлый ул, товарлыклы-сөтчелек фермасын җитәкли, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Сөн буе урман хуҗалыгында урманчы булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык тәшкил итә. Әти өчен гаилә кыйммәтләре барыннан да өстен һәм кадерле, шулай да авылыбыз горурлыгы – мәчетне беренчеләрдән булып төзегән кеше дә ул, районда башка мәчетләр төзелешенә дә ярдәм итә һәм без моның белән горурланабыз. Мәчет авыл башында урнашкан һәм халыкның рухын, статусын, авылның намусын билгели. Азан тавышы яңгыраганда бөтен авыл тынып кала, күңел ләззәтләнә, ә урындагы балалар мәчет янына җыелалар, рухи бердәмлек барлыкка килә.
Ул районда беренчеләрдән булып зиратларны төзекләндерү эшен башлады. Ярәмкә авылында Салих Сабитовның тууына 100 ел тулу хөрмөтенө аллея, “Мәңгелек хәтер! Мәңгелек дан!” мемориал комплексы аның идеясе буенча барлыкка килде. Күптән түгел аңа 75 яшь тулды. Ул әле дә физик яктан көчле, күтәренке рухлы. Аны Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге территориясендә агач утыртканда да, зират территориясендә эшләгәндә, урамнарда чүп үләннәре чабуда яки якыннарына ярдәм иткәндә дә очратырга мөмкин. Авылдашларын хезмәттә һәм ялда нәкъ ул берләштерде!
Туган җиренә патриотик мөнәсәбәте, үзара ярдәмләшү, җаваплылык, бирелгәнлек хисе безгә - улы Илһамга, кызлары Гөлназга һәм миңа да күчкән. Һәм бүген без, балалары – тормышта шактый уңышлы өлкән кешеләр. Һәркайсыбызның яхшы йорты, яраткан эше, әти-әнинең гаилә кыйммәтләрендә, ныклы әхлак нормаларында төзелгән лаеклы гаиләсе бар.
Бүген әти-әниебез 7 оныклары һәм 1 оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.
Кадерлеләребез зур хөрмәт һәм ихтирамга лаеклар. Алар авырлыкларга зарланмыйлар, һәр яңа туган көнгә шатланып яшиләр.
Илле ел ул илле көн түгел, ул - үзе бер гомер. Әмма, һәрвакыттагыча, ул сизелми дә үтеп китә. Аларга аның һәр мизгеле кадерле, якын. Һәм тормышта әти-әниебезнең иңне-иңгә терәп, бергә җиңгән кайгылары, авырлыклары һәм проблемалары читтә калып, тик бәхетле, якты моментлары гына истә кала. Ә тормыш аларны бер генә тапкыр сынамый. Алар бергә күпне кичерәләр һәм күп эшләр башкаралар.
Әти-әниебез безгә гомер бүләк иттеләр, ә ул бик кадерле һәм газиз. Безне мәхәбәттә кадерләп үстерделәр. Һәм без моңа чиксез рәхмәтлебез.
Гадәттә,әти-әниләргә аларны ничек яратуыбызны, рәхмәтебезне белдерергә еш онытабыз, алар безнең өчен күп көч куйдылар һәм әле дә ярдәм итәләр. Гомер бүләк иткәннәре, балачагыбыз, һәм гомумән, булганнары өчен, без, балалары, сөекле әтиебез һәм әниебезгә “рәхмәт” дибез һәм түбәнчелек белән башларыбызны иябез! Әти-әниебез нәкъ сез булуы белән горурланабыз.
Кадерле һәм сөеклеләребез, сезгә озын гомер, бәхет һәм шатлык, уңыш һәм иминлек, тыныч тормыш һәм якты өметләр, уңайлы йорт һәм сүнмүс мәхәббәт телибез. Зинһар өчен, безне шатландырып, озак яшәгез!
Ихлас яратып, балалары, туганнары, якыннары исеменнән кызлары Ләйсән ГИБАТОВА. Ярәмкә авылы.
Күчмәхәммәтовларның тату гаиләсе.
Читайте нас: