Сарсаз авылы мәдәният йорты Торак пунктлар эстетикасы елына багышланган “Безнең ишегалды – иң яхшысы!” флешмобында катнаша
Йорт яны участокларында үскән чәчәкләр тормышыбызны бизи, кәефне яхшырта. Чәчәкләр үстерергә, аларны карарга яратучыларның күңелләре, уйлары чиста. Авылдашларыбызның каралган ишегалларын күреп, күңелгә шундый уйлар килә.
Тат. Көчек авылында яшәүче Фәнүзә Дәүләтгәрәй кызы Закирова, олы яшьтә булуына карамастан (аңа 80 яшь), үз ихатасында чәчәкләр үстерә. Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк монда – күзләр камашырлык! Иртә яздан алып кара көзгә кадәр чәчәкләр Фәнүзә Дәүләтгәрәй кызын гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрне дә матурлыклары белән сөендерәләр. Кышын да ул яраткан шөгыленнән баш тартмый –өенең тәрәзә төпләрен чәчәкләр бизи.
Фәнүзә апа 1939 елның 5 ноябрендә Сарсаз авылында дөньяга килә. Тат. Көчек авылы егете Айрат Закировка кияүгә чыга һәм гаилә шунда төпләнеп кала. Фәнүзә Дәүләтгәрәй кызы пенсиягә чыкканчыга кадәр фермада эшли. Ире Айрат Кәрим улы белән 58 ел бергә яшиләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, актив тормыш алып баралар – шәхси ярдәмче хуҗалыклары бар, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр, әмма Фәнүзә Дәүләтгәрәй кызы барыннан да бигрәк чәчәкләр үстерергә ярата.
Менә шундый ул Фәнүзә Дәүләтгәрәй кызы – гомер көзенә җитсә дә, күңелендә һәрчак яз.
З. ВАСИЛЬЕВА, Сарсаз авылы мәдәният йорты мәдәни эшләр оештыручысы.