+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
31 август 2020, 01:54

“Бер күрешү үзе бер гомер”

Район кулланучылар җәмгыятенең элекке хезмәткәрләре матур очрашу кичәсе үткәрделәрБер күрешү үзе бер гомер, диләр. Элек бергә эшләгән хезмәттәшләрең белән очрашулар бик күңелле һәм файдалы, чөнки аралашу – кеше өчен бик кадерле. Шаран кулланучылар җәмгыятенең элекке хезмәткәрләре очрашуы да нәкъ шулай күңелле һәм матур булды.Чарада санитария-эпидемиология нормалары үтәлде. Очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, әлеге юллар авторы кооператив хәрәкәтенең халыкара тарихы турында сөйләде. Июльнең беренче һәр шимбәсендә Кооперация көне билгеләнә.

Район кулланучылар җәмгыятенең элекке хезмәткәрләре матур очрашу кичәсе үткәрделәр
Бер күрешү үзе бер гомер, диләр. Элек бергә эшләгән хезмәттәшләрең белән очрашулар бик күңелле һәм файдалы, чөнки аралашу – кеше өчен бик кадерле. Шаран кулланучылар җәмгыятенең элекке хезмәткәрләре очрашуы да нәкъ шулай күңелле һәм матур булды.
Чарада санитария-эпидемиология нормалары үтәлде. Очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, әлеге юллар авторы кооператив хәрәкәтенең халыкара тарихы турында сөйләде. Июльнең беренче һәр шимбәсендә Кооперация көне билгеләнә. Безнең Шаран кулланучылар җәмгыяте республикада иң яхшыларның берсе булып исәпләнеп килде. Район кулланучылар җәмгыятенең куәтле матди-техник базасы бар, барлык авылларда диярлек заманча кибетләр эшли иде. Кулланучылар җәмгыяте ныклы, керемле иде, ә аның уңышлары сатучылар, шоферлар, җәмәгать туклануы, пекарня хезмәткәрләренең һәм һәр сәүдә предприятиесе җитәкчесенең яхшы һәм җиңел булмаган эшеннән төзелде, аларның күбесе “Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы” югары исеменә лаек булды.
Н. Ш. Солтанов, И. С. Мосифуллин, Р. Җ. Тимеркәев рәис булып эшләгән елларда Шаран кулланучылар җәмгыяте аеруча зур уңышлар яулады. Ул елларда авылларда кибетләр, Шаран авылында заманча универмаг (хәзерге “Магнит у дома” бинасы) төзелде, лимонад, кондитер изделиеләре җитештерелә башлады. Район универмагы комсомол-яшьләр коллективы аеруча зур уңышларга иреште. Берничә ел рәттән коллектив “Башпотребсоюз” җәмгыяте күчмә байрагын кулдан ычкындырмады. Хәзерләүчеләр дә кулланучылар җәмгыяте казанышларына зур өлеш керттеләр – “Коопзаготпром” коллективын озак еллар “СССР кулланучылар кооперациясе отличнигы” М. М. Насыйбуллин җитәкләде.
- Кызганычка каршы, райпо таркалды, ә кулланучылар җәмгыятенең безнең пай взносларыннан җыелган милке урланып һәм сатып бетерелде. Әмма сез, хезмәттәшләрем, югалып калмадыгыз, күпләрегез тормышта яңа юлыгызны таптыгыз һәм район халкын кирәкле товарлар белән тәэмин итү эшен дәвам иттерәсез. Сезнең барыгызга да уңышлар һәм сәламәтлек телим! – дип билгеләде Н. Г. Габдуллина.
Очрашуда катнашучыларның күбесе хезмәт елларын, төрле вакыйгаларны искә алдылар.
Элекке хезмәттәшләрен Зилә Латыйп кызы Таҗетдинова сәламләде, ул озак еллар райпо кадрлар бүлеген җитәкли. Кулланучылар җәмгыяте системасына эшкә килгән 17-18 яшьлек кызлар аны “әни” дип атыйлар, чөнки ул аларны тормышка, эшкә өйрәтә. Узган гасырның 60нчы елларында кулланучылар җәмгыяте системасында хезмәт куйган ветераннар Риза Мәннанова, Фәһимә Ихсанова, Сания Шакирова истәлекләре белән уртаклаштылар. Аларның истәлекләре буенча, кибетләргә товарларны атларда һәм трактор чаналарында ташырга туры килгән. Товар белгечләре Людмила Демина, Гүзәл Нәбиуллина, сатучылар Наталья Грачева, Галина Рассказованың, икмәк комбинаты шоферы Нурфаяз Гыйльфановның сабантуй көннәрендә сату өчен туңдырма алып кайтулары турында хатирәләрне тыңлавы кызыклы булды.
Түбән Заит авылы сәүдә предприятиесе директоры Фәнит Шакиров, шофер Альберт Галимов кулланучылар җәмгыятендә эшләгән елларын җылылык белән искә алдылар. Фәнит Шакиров очрашуда катнашучыларның барысын да моңлы җырлары белән котлады һәм дәртле итеп биеде дә.
Кичәгә җыелучылар әлеге чараны оештыручылар Галина Аккузинага, Зөлфирә Моратшинага рәхмәт белдерделәр. Чараны Зилә Адеева алып барды, Андрей Соловьев очрашуны матур җырлары белән бизәде. Һәм без һәммәбез дә: “Бер очрашу - үзе бер гомер!” – дигән фикердә калдык.
Н. ГАБДУЛЛИНА, элекке район кулланучылар җәмгыяте рәисе, совет кулланучылар кооперациясе отличнигы.
Читайте нас: