+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
31 август 2020, 03:16

Чәчәкләр гүзәллек хисләре уята

Нөрәй авыл китапханәсе Торак пунктлар эстетикасы елына багышланган “Безнең ишегалды – иң яхшысы!” флешмобында катнаша.Мин сезгә Нөрәй авылында яшәүче пенсионер Рәйсә Фәткылбаян кызы Газимованың матур чәчкәлеген тәкъдим итәм.Безнең авыл биләмәсендә чәчәккә күмелеп утырган мондый ихаталар бик күп. Олысы да, кечесе дә үз ихатасын төзекләндерергә тырыша.

Нөрәй авыл китапханәсе Торак пунктлар эстетикасы елына багышланган “Безнең ишегалды – иң яхшысы!” флешмобында катнаша.
Мин сезгә Нөрәй авылында яшәүче пенсионер Рәйсә Фәткылбаян кызы Газимованың матур чәчкәлеген тәкъдим итәм.
Безнең авыл биләмәсендә чәчәккә күмелеп утырган мондый ихаталар бик күп. Олысы да, кечесе дә үз ихатасын төзекләндерергә тырыша.
Зиннәтле гөлчәчәк, таң калдыргыч лилия, ялкынланып торган флокс, тыйнак миләүшә чәчәкләре яныннан битараф үтеп китүче юктыр ул, мөгаен. Чәчәкләр күзләрне ягымлы иркәлиләр, кешегә затлылык өстиләр, гүзәллек хисе уяталар, үз көчеңә ышаныч тудыралар. Мин Рәйсә Фәткылбаян кызында кунакта булдым. Аларның уңайлы, матур ишегалдында һәм өйләрендә булу гүзәллек дөньясына чын экскурсия булды. Кечкенә ихатада һәртөрле күпьеллык чәчәкләр үсә. Нинди генә чәчәкләр юк аның участогында: лаләләр, ирис чәчкәләре, лилияләр, хризантемалар, дәлияләр, октябринкалар, ромашкалар!
Рәйсә апаның бөтен хезмәт биографиясе исәп-хисап эше белән бәйле, ул – бухгалтер, хәзерге көндә – бакчачы, чәчәкләр үстерүче.
- Үсемлекләремә бик сакчыл карыйм. Кызганычка каршы, миндә гөлчәчәкләр аз, аларны үстерү күп көч таләп итә, бу чәчәкләр талымлы һәм даими тәрбия таләп итәләр, - ди Рәйсә Фәткылбаян кызы.
Әлбәттә, зәңгәр күзле әлеге ягымлы ханым чәчкәлеген үзе һәм гаиләсе өчен ясый, әмма авылларыбыз нәкъ шундый кешеләр тырышлыгы белән матурлана.
- Кешегә бәхет өчен күп кирәкми: кояш, күк йөзе һәм чәчәк кирәк, дигән бер акыллы кеше. Кеше үз гомерендә бала үстерергә, өй төзергә, агач утыртырга тиеш, диләр. Әгәр һәркем бер генә чәчәк үстерсә дә Җир йөзе матур бакчага әверелер иде. Чәчәкләр –тормыш, гүзәллек ул. Бәлки, бөтен табигать – чәчәкләр дөньясыдыр? – дип фикер йөртә Рәйсә Газимова.
Битараф булмаган һәм тырыш мондый кешеләребезгә рәхмәт әйтәсе килә. Тирә-ягыбызда чәчәкләр үсеп утырганда күңелләр шатлана!
Р. ШАКИРОВА, Нөрәй авылы китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: