+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2020, 14:38

“Тиле яшьлек” безнең көннәрдә дә актуаль

Күренекле якташыбыз әсәрләре буенча спектакльләр бүген дә сәхнәдәАлар тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булуы һәм үзенчәлеге белән аерылып торалар.Ибраһим Абдуллинның 1972 елда язылган “Тиле яшьлек” пьесасы – башкорт драматургының иң популяр һәм күренекле комедияләренең берсе. Бу пьесаны Советлар Союзының барлык почмакларында яраткан пьесаларның берсе дияргә була, өлкән яшьтәгеләрдә үткәннәрне сагыну хисләре уята.

Күренекле якташыбыз әсәрләре буенча спектакльләр бүген дә сәхнәдә
Алар тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булуы һәм үзенчәлеге белән аерылып торалар.
Ибраһим Абдуллинның 1972 елда язылган “Тиле яшьлек” пьесасы – башкорт драматургының иң популяр һәм күренекле комедияләренең берсе. Бу пьесаны Советлар Союзының барлык почмакларында яраткан пьесаларның берсе дияргә була, өлкән яшьтәгеләрдә үткәннәрне сагыну хисләре уята.
Пьесаның сюжет нигезендә – авылның өч ахирәте язмышы. Кызу холыклы, шаян Зөлкарнәй, тыныч Хәниф, хыялый Бытбылдык. Яхшы дусларның совет чорындагы тыныч авыл тормышына Сандугач исемле чибәр кызның яшь агроном булып эшкә килүе зур үзгәрешләр кертә. Шушы кызның мәхәббәтен яулар өчен егетләр хәтта начар гадәтләреннән дә арыналар. Егетләр ярдәмгә Шифабикәне чакыралар, әмма кыю чибәркәй ашыкмый, чөнки аның төп теләге авыл егетләрен белемле итү була. Комедиядә кызыклы һәм көлкеле күренешләр күп. “Тиле яшьлек” – мәхәббәт, дуслык, хисләр сафлыгы, җаваплылык һәм тугрылык темалары күтәрелгән комедия. Әлеге пьеса буенча спектакль яшь буынга аларның дәү әтиләре һәм карт бабаларының нәрсәгә ышанулары һәм омтылуларын күрсәтә. Ул вакытларда совет кешеләрендә бөтенләй башка кыйммәтләр була: якты киләчәккә ышану, ныклы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр, хезмәттә ярыш рухы.
Башкорт академия драма театрының күренекле артисты Фидан Гафаров белән турыдан-туры әңгәмәләрнең берсендә “Сезне кайсы роль күренекле итте?”, дигән соравыма ул: “Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” комедиясендәге Зөлкарнәй образы”, дип җавап бирде. 1968 – 1970 елларда театр тормышында түбәнлек чоры була. Шл чорда мин үзем җырлап, үзем тальян гармунда уйнап сәхнәгә чыктым. Тамашачыга бу бик ошады”.
Башкорт театры тарихында бу спектакль үзенчәлекле була. Тамашачы сораулары буенча комедияне сәхнәдә атнага ике тапкыр куялар, ул 15 ел буена, 1987 елга кадәр, сәхнәдән төшми. Ә инде 1987 еллардан соң Мәҗит Гафури исемендәге драма театрында “Тиле яшьлек” пьесасы куелмый башлый. Мөгаен, бу артистларның өлкәнәюе, ә аларны алыштырырдай яшьләр булмагангадыр. Берничә елдан соң гына комедияне Стәрлетамак яшьләр драма театры сәхнәсендә күрсәтәләр.
Уфада “Нур” татар драма театры ачылгач, монда талантлы яшь артистлар килә. Марат Хөсәенов (Зөлкарнәй), Риф Гобәйдуллин (Хәниф) һәм Вильдан Мисбахов (Бытбылдык) совет чорындагы авыл тормышы белән таныш булмауларына карамастан, “Тиле яшьлек” спектаклендә үз рольләрен оста башкаралар.
2018 елда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының бер төркем студентлары “Тиле яшьлек” комедиясен бик яхшы башкаралар.
Шулай итеп, Ибраһим Абдуллинның легендар комедиясе бүгенге көндә дә сәхнәдән төшми, актуальлеген югалтмый.
Р. ГАЗИЗОВ, хезмәт ветераны. Шаран авылы.
Фидан Гафаров катнашкан спектакльдән күренеш.
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: