+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
29 октябрь 2020, 15:34

Эшнең тәмен, тормышның ямен белеп яши

Шаранбаш Кенәз авылында яшәүче Нурмөхәммәтовлар гаиләсе өч юбилей билгеләдеШаранбаш Кенәз авылы үз вакытында районда иң зур авыллардан исәпләнә. Монда урта мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, машина-трактор паркы, ашлык склады эшли. Товарлыклы-сөтчелек фермасында 500 баштан артык сыерлар һәм яшь терлекләр була.

Шаранбаш Кенәз авылында яшәүче Нурмөхәммәтовлар гаиләсе өч юбилей билгеләде
Шаранбаш Кенәз авылы үз вакытында районда иң зур авыллардан исәпләнә. Монда урта мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, машина-трактор паркы, ашлык склады эшли. Товарлыклы-сөтчелек фермасында 500 баштан артык сыерлар һәм яшь терлекләр була.
Авыл гаҗәеп яхшы кешеләр үстерә. Берничәсен генә санап үтәм. Мәснәви Кәшфелмәган Әхмадуллин Мәскәү финанс-икътисади институтын тәмамлый. Һәртөрле җитәкче вазифаларда эшләп, 1973 елда Башкортстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары итеп сайлап куела. Туган авылы, хезмәт кешеләре турында берничә китап бастырып чыгара.
Рим Лотфулла улы Габидуллин Урал политехник институтын тәмамлый. Ун елга якын “Блокжилкомплект” җәмгыяте генераль директоры булып эшли. Аның хезмәте хөкүмәтебезнең югары бүләкләре белән билгеләнде. Ул “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе”, “Роснефтегазстрой” җәмгыятенең почетлы хезмәткәре”, “Шаран районының почетлы гражданы” исемнәрен йөртә.
Аргент Хәмит улы Дәүләтшин Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң СССР Эчке эшләр министрлыгы Югары мәктәбендә укыта. Полковник званиесендә лаеклы ялга чыга.
Ринат Мөдәрис улы Зәйнуллин Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм сәүдә буенча Дәүләт комитеты рәисе булып эшли башлый. Бу исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин, әмма Шаранбаш Кенәз авылының нинди лаеклы кешеләр үстергәнен аңлар өчен, җитәрлектер, дип уйлыйм.
Язмышын авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйләгән һәм Мичурин совхозы үсешенә лаеклы өлеш керткән кешеләр арасында Әсгать Динмөхәммәт улы Нурмөхәммәтовны билгеләп үтми мөмкин түгел. Әсгать Динмөхәммәт белән Рәхимә Нурмөхәммәтовлар гаиләсендә алты бала арасында икенче бала булып дөньяга килә. Әти-әниләре биш ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, тиешле белем алырга ярдәм итәләр. Барлык балалары да ягымлы, хезмәт сөючән булып үсәләр һәм тормышта үз урыннарын табалар.
Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларның барлык балалары кебек, Әсгать крестьян хезмәтен бик иртә таный. Беренче хезмәт хакын туган “Интернационал” колхозында сабанчы булып эшләп ала.
Туган авылында сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Әсгать ФЗӨ мәктәбенә (фабрика-завод өйрәнүләре) укырга керә һәм “җир асты нефть скважиналары операторы” белгечлеге ала, ике ел әлеге һөнәре буенча эшли.
Егет туган йортын, дусларын сагына һәм, тиешле срогын эшләп, туган якларына кайта. Озак уйлап тормый, Бакалы техник училищесына укырга керә һәм киң профильле тракторчы-машинист һөнәре ала. Укуын тәмамлаганнан соң аны Михайловка авылы “Большевик” колхозына эшкә җибәрәләр, монда ул колхоз басуларын эшкәртә.
Ул елларда механизаторлар арасында социалистик ярыш киң үсеш алган була. Әсгать Нурмөхәммәтов беренче урынны ала һәм Мәскәү шәһәренә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә делегат итеп сайлана. Өенә кайтуына аны сюрприз көтә – аңа барлык механизаторларның хыялы булган яңа “Беларус” тракторы бирәләр.
Әсгать Динмөхәммәт улы производстводан аерылмыйча гына еллык шоферлар курсларын тәмамлый һәм социалистик ярышларда һәрвакыт беренчелекне алып килә.
- Туймазы элеваторына икмәк белән 3 – 4 рейс ясый идек, - дип искә ала әңгәмәдәшем, - берәү дә вакыт белән исәпләшмәде, һәр шофер үстергән икмәкне сакларга омтылды.
Ә. Д. Нурмөхәммәтов кайда гына эшләмәсен, коллективта, авылдашлары арасында һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирамга лаек була. Аңа тыйнаклык, кешелеклелек, әдәплелек кебек сыйфатлар хас. Колхоз һәм совхоз производствосындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен дистәләгән мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Әсгать үзенең тәүге һәм бердәнбер мәхәббәте Лера Шәйгардан кызы Вәлиуллинаны Мичурин совхозында очрата. Яшьләр бер күрүдән үк бер-берсенә гашыйк булалар һәм, озак уйлап тормыйча, туй ясыйлар. Ничек инде гашыйк булмыйсың! Әсгать оста баянчы, клубтагы бер генә кичә дә аннан башка үтми. Авылның беренче егете дияргә мөмкин. Аңа авылның күп кызларының күзе төшеп йөри, әмма Әсгать Лерага тугры кала. Тиздән яшь парның уллары Ирек һәм кызлары Эльвира туа. Алар югары белем алалар, ә Эльвираның улы Марсель ике югары белемгә ия.
Күптән түгел ирле-хатынлы Нурмөхәммәтовлар өч юбилей билгеләделәр: Әсгать Динмөхәммәт улына - 85 яшь, Лера Шәйгардан кызына 80 яшь тулды, ә аларның бергә гомер итүләренә 60 ел булды.
Юбилярларны әлеге истәлекле көннәре белән чын күңелдән котлыйм, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге телим.
Ф. ГАЗИЗОВ, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
Ирле-хатынлы Нурмөхәммәтовлар.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: