Әни һәр кеше өчен дә иң кадерле, газиз кеше дисәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Безнең әниебез Чакмагыш районы Бәйки авылында дөньяга килә. Аның әтисе Тимерхан Сәлимов авыл мулласы вазифаларын башкара һәм үз заманы өчен укымышлы кеше була. Беренче бөтендөнья сугышы елларында немецларга әсирлеккә төшә һәм җиде ел буе Германиядә була. Анда аларны авыл хуҗалыгында эшче көчләр буларак файдаланалар, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнәләр һәм яшелчә үстерәләр. Бу эш аңа помидор, кыяр һәм башка яшелчә культуралары үстерү серләренә төшенергә ярдәм итә.
Туган якларына кайткач яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлый һәм моңа авылдашларын да өйрәтә. Моннан тыш, Германиядән ул Зингер тегү машинасы алып кайта, кызы, ягъни әниебез анда тегәргә өйрәнә. Бераз алга китеп шуны да әйтим, бу тегү машинасы аңа бөтен гомере буена хезмәт итә һәм ачлык елларында чын коткаручыбыз була.
Әти-әниебез 1930 елда гаилә коралар. Шул ук елда әтиебез Галихан Бакалы районы Иске Корыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Ике елдан соң аны Шаранбаш Кенєз авылына күчерәләр, яшь гаилә шунда төпләнеп яши башлый. Монда аларның балалары Фина, Фидрат һәм Фәнил (әлеге юллар авторы) дөньяга килә. Әмма тормыш бераз җайга салынгач, яңа проблемалар барлыкка килә. 1939 елда инде өч баласы булган әтине Кызыл Армия сафларына алалар. Әни берсеннән-берсе кечкенә өч бала, өлкән яшьтәге каенанасы һәм каенатасы белән кала.
Тиешле срогын хезмәт итеп, әти демобилизацияләнергә тиеш була, әмма Бөек Ватан сугышы башланып китә, һәм ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була.
Сугыш елларында әниебез тылда хатын-кызлар җилкәсенә төшкән барлык авырлыкларны һәм югалтуларны кичерә. Иртәдән кичкә кадәр колхозда эшли. Нигездә, аны ат һәм кул эшләренә билгелиләр. Ашлыгын да, утынын да, мичкәләрдә суын да ташырга туры килә. Бервакыт ул зур бәлага дучар була. Көзге яңгырлы көндә басудан ашлык ташый ул. Ындыр табагына кайткан юлда тирән чокыр аша чыгарга кирәк. Капчыклар төялгән арба юлдан чыгып китә һәм үзе белән бергә бөтен йөкне дә тартып ала. Ат мондый авырлыкны тарта алмый, һәм аска төшеп китә. Әни исән кала, ә ат һәлак була. Шушы хәлдән соң әни авырый, әмма дәваланырга ирек бирмиләр һәм янәдән эшкә чакыралар. Шуныңөстенә, атның үлеменә дә аны гаеплиләр һәм килгән зыянны түләтәләр.
Апам һәм абыем истәлекләре буенча, 1943 ел ахырында әни үзенең тегү машинасын кул чанасына салып, күрше авылларга юл тота. Бер атнадан соң бер капчык азык-төлек белән кайтты, шатлануыбызның чиге булмады.
Әниебез бик игелекле һәм юмарт кеше иде. Күрше хатынын өйдә булган ризыклар белән чәй эчермичә чыгармады. Хәтта хәер сорашучыларны да, ә ул елларда алар бик күп иде, беркайчан да буш кул чыгарып җибәрмәде.
1944 елда дәү әтиебез вафат булды, ике улын сугыштан көтеп ала алмады. Кабере башкалар арасында югалмасын өчен, ә ул елларда еш үләләр һәм шуңа күрә дә калку җирләр күп иде, әни урманнан чана белән усак бүрәнәләре алып кайтып, бура бурады, шулай итеп чардуган ясады.
Сугыш тәмамланды. Әмма 1939 елда хәрби хезмәткә алынган әти хезмәтен дәвам иттерде һәм 1946 елның 16 ноябрендә генә кайтты, ягъни без аны җиде елдан артык күрмәдек.
Әни балаларын да тәрбияләде, хуҗалык эшләренә дә өлгерде, шуның өстенә колхозда да эшләде. Әлбәттә, авыр физик хезмәт, җиңел булмаган тормыш шартлары, йокы туймау, кияргә юньле кием булмаганлыктан салкын тиереп авырулар аның сәламәтлегендә эзсез калмады. 1968 елның җәендә 58 яшендә якты дөньяны калдырып китте. Аңа хәтта үлем дә кинәттән генә килде: кичтән йокларга ятты, ә иртәнгә инде уянмады. Әниебезне озатырга бөтен авыл җыелды. Аны һәркем җылы сүзләр белән искә алды, һәм бу аңлашыла да, чөнки ул кешеләргә күп игелекләр эшләде.
Әниебезнең арабыздан китүенә 50 елдан артык вакыт үтеп китте. Әмма мин аның ягымлы елмаюын, игелекле күзләрен, сөялле булса да, йомшак кулларын оныта алмыйм.
Без, балалары, оныклары, оныкчыклары аны соңгы көннәребезгә кадәр онытмаячакбыз, һәм ул безгә чын хатын-кыз-ана үрнәге булып торачак.
Ф. ГАЗИЗОВ, БР, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.