+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
9 февраль 2021, 14:30

Туган җирдә җыр да моңлырак...

Район мәдәният йортында Русия Федерациясендә Фән һәм технологияләр, Башкортстан Республикасында Сәламәтлек һәм актив озын гомер елын ачуга һәм Шаран районы төзелүнең 86 еллыгына багышланган тантаналы чара булдыТантаналы чарада барлык санитария-гигиена нормалары үтәлде, анда районның почетлы гражданнары, муниципаль район Советы депутатлары, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, авыл биләмәләре башлыклары чакырылды.

Район мәдәният йортында Русия Федерациясендә Фән һәм технологияләр, Башкортстан Республикасында Сәламәтлек һәм актив озын гомер елын ачуга һәм Шаран районы төзелүнең 86 еллыгына багышланган тантаналы чара булды
Тантаналы чарада барлык санитария-гигиена нормалары үтәлде, анда районның почетлы гражданнары, муниципаль район Советы депутатлары, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, авыл биләмәләре башлыклары чакырылды.
Бәйрәм чарасы “Барысы да үзебездән тора” дип аталган вокаль-хореография композициясе белән башланып китте, анда сәхнәдә “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле (җитәкчесе А. Сидоров), “НОН-стоп”бию һәм фитнес студиясе (җитәкчесе И. Галимов), Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгеннән “Волейбол. Баскетбол” берләшмәсе (җитәкчесе И. Тимофеев), ГТФ тхэквондо берләшмәсе (җитәкчесе Р. Идиятов), “Спорт гимнастикасы” берләшмәсе (җитәкчесе Е. Әхтәмова) ритмик хәрәкәтләр калейдоскобында балкыдылар.
Наталья Кадыйрова, Алия Төхвәтуллина, Анастасия Потрясова җыр башкардылар.
Чараны рус телендә - Илһам Күчмөхәммәтов, башкорт телендә – Гүзәл Хәлилова алып барды.
Тантаналы чарада катнашучылар алдында муниципаль район хакимияте башлыгы Ф. Ишемгулов чыгыш ясады. Фидан Әлфир улы узган елга нәтиҗә ясап, Шаран районы халкына районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.
- Миңа һәр кешенең хезмәте кадерле, - дип билгеләде ул үз чыгышында. – Күп шаранлылар хезмәте ярдәмендә узган елда уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Агымдагы елда РФда Фән һәм технология һәм БРда Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы кысаларында районда күп чаралар планлаштырылды. Мәсәлән, Ф. Ишемгулов сүзләренчә, Шаран авылында физкультура-савыктыру комплексын төзү эшләре янәдән башланачак, 1санлы Шаран мәктәбендә 250 укучыга 250 урынга исәпләнгән ашханә белән янкорма төзелеше тәмамланачак. Шаран авылы “Төньяк” микрорайоны урамнарына һәм Новопетровка авылына газ кертелә. Районда күпләгән республика, федераль программалар һәм “Анык эшләр” партия проекты тормышка ашырыла, белем бирү учреждениеләрендә ремонт эшләре башкарыла. Болар һәммәсе Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, БР Хөкүмәте, РФ Дәүләт Думасы, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары корпусы ярдәмендә эшләнә.
“Киләчәктә дә тырышачакбыз, районга инвесторлар җәлеп итү өчен фермерларны, эшкуарларны активрак булырга чакырам”, - диде Фидан Әлфир улы.
“Берләшмәләр конструкторы” төбәкара проект кысаларындагы чараларны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен муниципаль район хакимиятенә Уфа социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш Фонды Дипломы һәм Рәхмәт хаты, районнан проект активистлары Л. М. Шамыкаевага, Р. М. Зәйдуллинага, Н. М. Дәүләтовага, Р. М. Якуповага Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты И. М. Усманов та сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул хезмәт һәм патриотизмы өчен Шаран районы халкына рәхмәт белдерде. Ирек Марс улы 2020 елның шактый катлаулы ел булуын, агымдагы ел эшләргә өлгермәгән эшләрне тормышка ашыру мөмкинлекләре бирер, дип өметләнүен билгеләп үтте.
“Шаран районы белем бирү процессында уңышлары, спорт казанышлары, үзешчән сәнгать талантлары белән данлы. Әйдәгез, яңа казанышлар өчен үзебезне һәм бер-беребезне саклыйк”, - дип билгеләде ул чыгышы ахырында.
Чарада катнашучыларны берсе артыннан берсе барган концерт номерлары шатландырды. Сәхнәдә “Ялкын” үрнәкле халык бию ансамбле (җитәкчесе А. Сидоров) дәртле казах биюе, башкорт лирик биюе һәм “Язгы юа” башкорт биюләре белән балкыды, ә “НОН-стоп” бию һәм фитнес студиясе кызлары заманча тиз ритмнарда биеделәр. Шаран авылы Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары вокаль ансамбле (җитәкче һәм солист Е. Базитова) башкаруында җыр, яшь скрипкачылар ансамбле (җитәкчеләре Е. Солтанова, А. Әмирова) башкаруындагы җиңел көй барысының да күңелләренә хуш килде.
Ләйсән Әсмандиярова Шаран җире турында татарча, Алия Төхвәтуллина ак болытлар турында башкортча җыр башкардылар. “Ош пеледыш” мари халык фольклор ансамбле барабан тавышы астында мари такмаклары бүләк итте. Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге “Звонкие голоса” иҗат берләшмәсе тәрбияләнүчесе Гөлназ Прокопьева (җитәкчесе Г. Хөснуллина) коронавирус инфекциясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә барлык шаранлылар исеменнән рәхмәт белдереп, җыр башкарды.
Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгенең тәҗрибәле тренеры Р. Идиятов тәрбияләнүчеләренең күргәзмә чыгышы бик матур булды. Балалар көч, җиңүгә омтылыш һәм көндәшлек рухын күрсәттеләр.
“Родные узоры” халык вокаль ансамбленең (җитәкчесе З. Даутова) җыры Русия турында иде.
“Нагыштар” башкорт халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Дәүләтова) башкаруындагы башкорт халык җыры күңелләргә хуш килде.
Тантаналы чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре хоры башкаруында (дирижер А. Әхмадуллина) Шаран районы Гимны (Лилия Сәгыйдуллина сүзләре, Н. Нурмөхәммәтов көе) белән тәмамланды. Тамашачы залы гимнны баскан килеш тыңлады.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Автор фотолары.
Ф. Ә. Ишемгулов бүләкләнүчеләр белән.
“Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле башкаруында башкорт биюе.
Яшь тхэквондочылар чыгышы.
Читайте нас: