+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
9 февраль 2021, 16:08

Ягымлы әни, игелекле дәү әни, үз эшенең остасы

Әлфинә Миңлеәхмәтова 20 елдан артык мәктәп укучылары өчен тәмле ашлар пешерәПешекче һөнәре – ул шактый катлаулы һәм җаваплы эш. Пешекче күпсанлы кешеләргә беренче, икенче һәм өченче ризыкларны әзерләү өчен бик күп төрле эшләр башкара. Мәсәлән, плитәдә кастрюльдә аш пешә, табада кыздырма әзерләнә, ә өстәлдә яшелчәләр турала, чәйнектә чәй кайнап утыра.

Әлфинә Миңлеәхмәтова 20 елдан артык мәктәп укучылары өчен тәмле ашлар пешерә
Пешекче һөнәре – ул шактый катлаулы һәм җаваплы эш. Пешекче күпсанлы кешеләргә беренче, икенче һәм өченче ризыкларны әзерләү өчен бик күп төрле эшләр башкара. Мәсәлән, плитәдә кастрюльдә аш пешә, табада кыздырма әзерләнә, ә өстәлдә яшелчәләр турала, чәйнектә чәй кайнап утыра.
Әлфинә Ләбиб кызы Миңлеәхмәтова 22 ел инде Чалмалы мәктәбендә пешекче булып эшли. Ул үзенең көндәлек эшен бик тыныч һәм кабаланмыйча гына башкара, һәр нәрсәне үз чираты белән җайлап кына эшли. Мәктәптә йөздән артык укучыга тәмле ашлар пешерә.
Ул 1966 елның 17 декабрендә Таң авылында Ләбиб Нуриәхмәт улы белән Вәсилә Сәлихҗан кызы Мөхәммәтовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Дүрмән башлангыч мәктәбендә белем ала, аннары Чалмалы мәктәбендә сигез сыйныф тәмамлап, Собханкул авылы һөнәр училищесында пешекче һөнәре ала. Укулар тәмамлангач яшь кызларны Татарстанга, нефтьчеләр ашханәсенә эшкә җибәрәләр. Аннары Әлфинә Ләбиб кызы өенә кайта һәм Туймазы шәһәре җәмәгать туклануына эшкә урнаша. “Башавтотранс” җәмгыяте ашханә системасында эшләгән елларында кияүгә чыга. Кызлары туа. 1994 елда икенче кызлары дөньяга килә. Декрет ялыннан соң Әлфинә Ләбиб кызы Дүрмән авылына кайта, авыл балалар бакчасында пешекче булып эшли, шулай ук җәйге отпусклар чорында башка хезмәткәрләрне дә алыштыра.
1999 елда ул Чалмалы мәктәбендә пешекче булып эшли башлый. Ул эшләгән чорларда әлеге мәктәптә башта мин укыдым, ә хәзер инде оныкларым укый. Мин аның сабырлыгына, җитезлегенә сокланып бетә алмыйм. Әлфинә Ләбиб кызы балалар белән ягымлы итеп сөйләшә, ул пешергән ризыкларны балалар яратып ашыйлар. Табын яныннан киткәндә “Рәхмәт, апа, тәмле булды”,- диләр. Бу сүзләрне ишетү ашарга пешергән һәр кешенең йөрәгенә ятадыр. Шунысы кызык, иртән мәктәпкә килгән балалар, еш кына ашханәгә кереп: “Апа, бүген нәрсә пешерәсез?” – дип сорыйлар. Әйтерсең, мәктәпкә тәмле аш ашар өчен генә киләләр.
Язмам героеның язмышы бик җиңелдән булмый. Ике кызы белән тол калып, Дүрмән авылында ике бала белән ялгыз яшәгән Зәйтүн Миңлеәхмәтовка кияүгә чыга, аның улы һәм кызына ана назы һәм мәхәббәте бүләк итә ул. Бу 2000 елда була. Шуннан бирле ирле-хатынлы Миңлеәхмәтовлар кулга-кул тотынышып, бер-берсенә таяныч һәм терәк булып яшиләр. Хәзер инде дүрт балалары да тормышта үз урыннарын таптылар, эшлиләр, гаилә кордылар, аларның җиде оныклары бар.
Ял көннәрендә туган йортта кеше күп җыела – балалары, оныклары кунакка кайталар. Ә уңган һәм тырыш хуҗабикә Әлфинә Ләбиб кызы тәмле ашларын пешерә.
Менә шундый ул безнең игелекле һәм тыныч, үз эшенең остасы булган Әлфинәбез. Балаларның сәламәтлеге, сыйфатлы ризыклар белән туклануы, кәефләре пешекченең нинди ризык белән сыйлавына да бәйле.
З. ХАННАНОВА. Чалмалы авылы.
Ә. Миңлеәхмәтова мәктәп ашханәсендә.
Читайте нас: