+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 февраль 2021, 16:21

Сугышларда күрсәткән батырлыклар онытылмый

Анисимова Поляна мәктәбен тәмамлаган ике егет Әфганстанда хезмәт итәХәрби бурычларын Туган илдән читтә үтәгән русиялеләр турында Хәтер көне 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган. Әлеге вакыйгалар ерак тарихка кереп баралар, әмма алар беркайчан да онытылмыйлар. Сугышларда күрсәткән батырлыклар онытылырга тиеш түгел.Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә хәрби хезмәт үткән 620 мең хәрбиләр арасында Анисимова Поляна мәктәбен тәмамлаган ике егет тә була. Алар 5 ел ара белән чакырылалар, сугышның төрле этапларында хезмәт итәләр, әмма икесе дә хәрби антларына тугры калалар, хәрби бурычларын намус белән үтиләр.

Анисимова Поляна мәктәбен тәмамлаган ике егет Әфганстанда хезмәт итә
Хәрби бурычларын Туган илдән читтә үтәгән русиялеләр турында Хәтер көне 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган. Әлеге вакыйгалар ерак тарихка кереп баралар, әмма алар беркайчан да онытылмыйлар. Сугышларда күрсәткән батырлыклар онытылырга тиеш түгел.
Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә хәрби хезмәт үткән 620 мең хәрбиләр арасында Анисимова Поляна мәктәбен тәмамлаган ике егет тә була. Алар 5 ел ара белән чакырылалар, сугышның төрле этапларында хезмәт итәләр, әмма икесе дә хәрби антларына тугры калалар, хәрби бурычларын намус белән үтиләр.
Фоат Гыйкрам улы Гыйләҗев 1971-1975 елларда 5нчедән 8нче сыйныфка кадәр Анисимова Поляна мәктәбендә укый. Ул Бакалы районы Яңа Шуган авылыннан урман сукмагы буйлап 4 километр араны үтеп, теләсә нинди һава торышында һәр көнне мәктәпкә килә. Ә мәктәпне тәмамлаганнан соң 3 ел үткәч – армия. Илдә тыныч октябрь һәм сәяси тотрыклылык. Аны 1979 елның 18 октябрендә армиягә озаталар. Нәкъ ике елдан, 1981 елның 18 октябрендә, хәрби ант кабул итеп күп тә үтмичә башланган сугышта һәлак булыр дип кем уйлаган соң?
Хәрби конфликт 25 декабрьдә, рәсми рәвештә сугыш игълан итмичә башлана, “Правда” гәзитенең ахыргы битендә СССРның Әфганстанга чикләнгән күләмдә совет гаскәрләре кертүе турында берничә юл белән генә хәбәр ителә. Бу Яңа ел алдыннан була, ике ел элек үсешкән социализм Конституциясе кабул иткән ил Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә тиздән коммунизм төзиячәгенә ышана.
Әлеге игълан ителмәгән сугыш безнең яшьлегебезгә туры килде, анда туганнарыбыз, сыйныфташларыбыз, дусларыбыз катнашты. Әфганстан белән Русия арасында Йөрәк ярасы дип аталган киңлек барлыкка килде.
Соңрак Хәтер китабының 21нче өстәмә томы чыга, анда мәңге сафта калган, Әфганстан Демократик Республикасында һәлак булган 18 – 20 яшьлек егетләрнең исемнәре языла. Шушы китапның 589нчы битендә Фоат турында язма да бар: “Гыйләҗев Фоат Гыйкрам улы, 1960 елның 4 гыйнварында Бакалы районы Яңа Шуган авылында туган, рядовой, укчы-гранатометчы, 1981 елның 18 октябрендә һәлак була. Җирләнгән: Башкортстан АССР, Бакалы районы, Яңа Шуган авылында”.
Солдатның ничек һәлак булуы турында берни дә сөйләмиләр, хәрбиләр озатуында ябык табутта җирләргә алып кайткач кына, Фоат өенә кайтыр юлга чыккач, ул очкан вертолетны шартлаталар, диләр. Ике ел буена кайтуын көткән әти-әнисе, дәү әниләре, дәү әтиләре, туганнары, дуслары аның “Мин кайттым!” дигән сүзләрен ишетә алмыйлар. Ә дәү әнисе Гакыйфә Нуретдин кызын тагын бер сынау көтә - оныгы Фоат һәлак булганнан соң нәкъ 4 ел үткәч, икенче оныгы, Фоатның ике туган энесе Рабис Гыйләҗев әфган сугышына китә. Һәм тагын озак 2 ел буена зарыгып көтү. Әмма бу юлы шатлыклы хәбәр – Рабис 1985 елның отябрендә чакырылып, 1988 елның февралендә өенә кайта.
Фоат Гыйләҗев һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта аның исеме мәңгеләштерелгән – туган җире Яңа Шуган авылындагы бер урам аның исемен йөртә. Апасы Клара һәм энесе Фәрит бүгенге көндә Бакалы авылында яшиләр. Ике туган сеңлесе, минем сыйныфташым Римма Гыйләҗева Караидел районында гомер кичерә. Ул аның хатларын кадерләп саклый. Фоат турында искә алып, ул болай дип яза: “Инде күп еллар үтсәләр дә – быел 40 ел була – без аны онытмыйбыз һәм юксынабыз. Аллаһка шөкер, энем Рабис Гыйләҗев исән-сау әйләнеп кайтты. Һәлак булганнарга мәңгелек хәтер! Исәннәргә мәңгелек дан!”
Анисимова Поляна мәктәбен тәємамлаган тагын бер егет – Сергей Михайлович Митяшкин 1984 елда безнең гаскәр составында Әфганстанда хезмәт итә башлый. Ул Анисимова Поляна авылында Лидия Ивановна һәм Михаил Павлович Митяшкиннар гаиләсендә 1966 елның 2 гыйнварында дөньяга килә. 1973 – 1981 елларда сигезьеллык мәктәптә укый. Аны тәмамлагач Писарево мәктәбендә урта белем ала, аннары Октябрьский шәһәренә ДОСААФка шоферга укырга бара.
1984 елда Сергей Совет Армиясе сафларына алына. Әрмәнстанда Октемберян шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтә, аннары алга таба хезмәт итү өчен Әфганстан Демократик Республикасына җибәрелә, Шинданд провинциясендә (Иран чигендә) хезмәт итә, залп белән ату реактив системасы “Град” хәрби машинасы шоферы була. “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Туганнары һәм дуслары шатлыгына, Сергей, ике ел хезмәт итеп, өенә исән-сау әйләнеп кайта. 1987 елда өйләнә, ике балалары – Татьяна белән Иванны тәрбияләп үстерәләр. Гаиләсе белән Октябрьский шәһәренә китә, заводка эшкә урнаша. Анда ике ел эшләгәннән соң, ведомстводан тыш сак хезмәтенә эшләргә күчә, анда 1999 елга кадәр эшли.
Әмма, аның башлангыч сыйныф укытучысы Лидия Алексеевна Кириллова әйткәнчә: “Аңарда сугыш эзе калган...”. Яралар үзләрен сиздерәләр – Гератта рейд вакытында контузия ала – һәм Сергей 1999 елның 10 июлендә 33 яшендә якты дөньяны калдырып китә.
Сергейны белгән һәркемнең хәтерендә ул яшь, якты, игелекле, ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше булып саклана. Туганы Вера Пронина болай дип яза: “Ул минем кадерле һәм сөекле агам иде. Якты дөньядан бик иртә китте, ә яра мәңгелеккә калды... Аның турында якты хәтер йөрәгемдә мәңге сакланыр!” Дусты Алексей Шибеев: “Шундый кешеләр була, алар безнең арабызда юк, ә күңелләрдә яшиләр”, - ди.
Әфган сугышында һәлак булганнарга – мәңгелек хәтер, ә исәннәрне – бәйрәм белән! Яшьлек батырлыгы үлемсез булсын! Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яшьләре түкмәсеннәр иде. Бу дөньяга кеше иҗат итәр өчен, җирне ямьләр өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!
Т. КУДРЯШОВА. Яңа Юзәй авылы.
Фоат Гыйләҗев.
Фоат (16 яшь) әнисе Рәхимә Муллагали кызы һәм апае Эльза белән.
Ф. Гыйләҗевның пуля тишкән хәрби билеты.
С. Митяшкин хәрби ант кабул иткәндә.
Сергей Митяшкин.
Читайте нас: