-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
14 март 2021, 22:56

Никахлары бриллианттай нык

Кыртүтәл авылында яшәүче Миңлегәрәй һәм Гөлбадиян Әхмәтшиннар бриллиант туйларын билгеләделәрАлтмыш ел буе иңне-иңгә куеп яшәү – тату гаилә гомере кичерүнең матур үрнәге. Билгеле, дөнья булгач, аның бәхетле һәм борчулы мизгелләре дә була, балалары туганын һәм аларның үскәннәрен күрергә туры килә, оныклар һәм оныкчыклар белән аралашу шатлыгын тоялар. 60 яшьлек гаилә юбилее, бриллиант туйларын билгеләүчеләр өчен бөтен тормыш – бер-береңне ярата һәм хөрмәт итә белү, теләсә нинди хәлләрдә дә бер-береңнең кадерен белү һәм ярдәм итә белү ул.

Кыртүтәл авылында яшәүче Миңлегәрәй һәм Гөлбадиян Әхмәтшиннар бриллиант туйларын билгеләделәр
Алтмыш ел буе иңне-иңгә куеп яшәү – тату гаилә гомере кичерүнең матур үрнәге. Билгеле, дөнья булгач, аның бәхетле һәм борчулы мизгелләре дә була, балалары туганын һәм аларның үскәннәрен күрергә туры килә, оныклар һәм оныкчыклар белән аралашу шатлыгын тоялар. 60 яшьлек гаилә юбилее, бриллиант туйларын билгеләүчеләр өчен бөтен тормыш – бер-береңне ярата һәм хөрмәт итә белү, теләсә нинди хәлләрдә дә бер-береңнең кадерен белү һәм ярдәм итә белү ул.
Кыртүтәл авылында никахта яшәүче юбилярлар Миңлегәрәй абый белән Гөлбадиян Әхмәтшиннарның өенә керсәң, анда бәхет яшәвен аңлыйсың. Йорт хуҗалары бәхетле елмаеп каршы алалар.
Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р. С. Игдеев, ветераннар советы рәисе Р. Р. Бәдриев, эшләр идарәчесе З. М. Габдерәхимова , белгеч Э. И. Минһаҗева, авыл китапханәсе китапханәчесе З. М. Хәйруллина аларны шушы матур юбилейлары белән котладылар.
Р. С. Игдеев никахта яшәүче юбилярларны республика Башлыгы Р. Ф. Хәбиров исеменнән тәбрик итте һәм котлау хаты белән истәлекле бүләк тапшырды. Р. Р. Бәдриев бриллиант туйларын билгеләүчеләргә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. З. М. Габдерәхимова шаян формада никах теркәү тантанасы үткәрде. Гөлбадиян Миңлекәй кызы һәм Миңлегәрәй Солтан улы еллар үтү белән бер-берсен яратулары һәм хөрмәт итүләре арта гына баруын йөзләрендә елмаю чаткылары аша тагын бер кабат расладылар.
Олы хезмәт юлы үткән кешеләр турында язу бик җиңел түгел, чөнки аларның бөтен тормышлары турында сөйлисе килә. Миңлегәрәй абый белән Гөлбадиян апаның истәлекләре ерак үткәнгә алып китә. Гөлбадиян апа 1940 елның 1 гыйнварында Кыртүтәл авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә, гаиләдә аннан башка тагын 7 бала үсә. Аның якты һәм шатлыклы балачагын Бөек Ватан сугышы тартып ала. Әтисе Миңлекәй сугышка китә, ул кайтканда Гөлбадиянга 6 яшь була. Сугыш елларындагы ачлыкны күз яшьләре белән искә ала ул. Кече яшьтән үк колхоз басуларында эшләргә туры килә, 16 яшеннән фермада эшли, торф эшләренә дә китәргә туры килә. Яшь кызның нәфис иңнәре бу эшнең бөтен авырлыгын күтәрә.
Миңлегәрәй абый истәлекләре безне аның ерак балачагына алып китә. Ул 1934 елның 11 мартында дөньяга килә. Бик яшьли әтисез кала, иртә олыгайган малайга гаиләнең бөтен терәге һәм таянычы булырга туры килә. Миңлегәрәй абый авиация техникумында бер ел укып, Совет армиясе сафларына алына. Туган ил алдындагы хәрби бурычын лаеклы үти һәм туган якларына әйләнеп кайта. Колхозда кладовщик булып эшли, озак еллар Кыртүтәл авыл мәдәният йортында эшләргә туры килә.
Ике яшь йөрәккә бергә кавышу язган була. Алар 1961 елның 8 февралендә чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Ирле-хатынлы Әхмәтшиннар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Зина бүгенге көндә гаиләсе белән Германиядә яши. Уллары Роберт Туймазы шәһәрендә яши, озак еллар Төньякта эшли. Кече кызлары Наташа да гаиләсе белән Туймазы шәһәрендә гомер кичерә. Миңлегәрәй абый белән Гөлбадиян апа лаеклы кешеләр үстерделәр, аларның һәркайсы тормышта үз юлларын тапты. Ирле-хатынлы Әхмәтшиннар бүгенге көндә биш оныклары, өч оныкчыкларына сөенеп туя алмыйлар.
Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе исеменнән юбилярларны тагын бер тапкыр бриллиант туйлары белән котлыйм! Аларның тормыш юлы – хәзерге яшьләргә чын үрнәк.
Э. Минһаҗева, Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең 1 категорияле белгече.
Ирле-хатынлы Әхмәтшиннар кунаклар белән.
Читайте нас: