+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 март 2021, 09:18

Авыл укытучылары матди ярдәм алачак

Программада катнашу өчен гаризалар кабул ителә.Конкурста катнашу өчен 15 апрельгә кадәр “Земский учитель” федераль порталында теркәлергә кирәк, шуннан соң дәгъвачыларның документлары кәгазь вариантта төбәк операторына — Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтына тапшырыла. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Программада катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен 15 апрельгә кадәр “Земский учитель” федераль порталында теркәлергә кирәк, шуннан соң дәгъвачыларның документлары кәгазь вариантта төбәк операторына — Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтына тапшырыла.
Билгеле булуынча, “Авыл укытучысы” программасы Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланып, 2020 елның гыйнварында илнең барлык төбәкләрендә дә эшли башлады.

Авылга һәм кечкенә шәһәрләргә (халкы 50 меңгә кадәр булган) эшкә кайтучы укытучыларга, гомуми белем бирү оешмасы белән 5 еллык хезмәт килешүе шартларында, бер миллион сум күләмендә акча биреләчәк.

2020 елда “Авыл укытучысы” программасында катнашу өчен конкурс илдә бер урынга 17 кеше тәшкил иткән — 1803 вакансиягә 32 мең гариза бирелгән. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләрнең күпчелеге 35 яшькә кадәрге белгечләр дип билгеләнә. Барлык укытучылар да диярлек югары педагогик белемгә ия, программада катнашучылар арасында — һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар, фән кандидатлары да бар.

“Программада катнашучы барлык педагоглар - 1әр миллион сум, ә Ерак Көнчыгыштагы мәктәпләрне сайлаучылар 2 шәр миллион сум (НДФЛ түләмичә) акча алган. Кайбер төбәкләрдә педагогларга төрле ташламалар бирелде, шул исәптән торак яки торак өчен аренда түләвен компенсацияләү, коммуналь хезмәтләрне компенсацияләү, югары оклад”, — диелә хәбәрдә.

"Авыл укытучысы" программасы тагын өч ел тормышка ашырылачак: 2021 елда — 1167, 2022 елда — 1123, 2023 елда тагын 1113 вакансия тәкъдим ителгән.
Фото: ilishmayak.rbsmi.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: