РАЙОН ТАРИХЫ – КЕШЕЛӘР ЯЗМЫШЫНДА
Степан Николаевич Соловьевның табиб булу хыялын балалары тормышка ашырдылар
Соловьевлар династиясенең гомуми медицина стажы 115тән артык ел тәшкил итә
Кайбер кешеләр белән аралашу күңелгә рәхәтлек бирә, алар белән үзеңне ышанычлы һәм иркен хис итәсең, алар сине тыңлый һәм аңлый, ярдәм кулы суза беләләр. Степан Николаевич Соловьев нәкъ шундый кеше, күптән түгел ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләде.
Ул Наратасты авылында Николай Назарович һәм Нина Кузьминична Соловьевлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе хәзерләүче булып хезмәт куя, ә әнисе колхозда төрле эшләрдә эшли. Николай Назарович – Беренче бөтендөнья сугышы катнашучысы. Узган гасырның 30нчы елларында репрессиягә дучар була һәм Новосибирск шәһәренә сөргенгә озатыла. Ирсез һәм әтисез калган ишле гаилә ике ел буе кечкенә сарайда яшәргә мәҗбүр була.
Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга карамастан, Степан Соловьев Шаран урта мәктәбен тәмамлый һәм 1946 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. Ул бала чагыннан ук табиб булырга хыяллана.
Ләкин 1947 елда С. Н. Соловьев Совет армиясе сафларына алына, анда очучы гаскәрләрендә радиомеханик булып 4 ел хезмәт итә. Хезмәтен тәмамлап, медицина институтында укуын дәвам итү теләге белән өенә кайта, әмма, гаилә хәлләренә бәйле, укуын калдырырга мәҗбүр була. Аның каравы, Степан Николаевичның табиб булу хыялын балалары тормышка ашыралар. Алар өчесе дә укуларын тәмамлаганнан бирле шаранлылар сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертеп, район сәламәтлек саклау системасында хезмәт куялар. Быел Соловьевлар гаилә хезмәт династияләрен саклау һәм үстерү максатларында оештырылган “Хезмәт династиясе” республика конкурсында катнаштылар. Соловьевлар династиясенең гомуми медицина стажы 115 елдан артып китә.
Степан Николаевич үзенең беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен туган авылында очрата һәм менә 60 ел инде алар тормыш иптәше Мелания Игнатьевна белән тату гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы бөтен гомерен “Башпотребсоюз” җәмгыятендә эшләүгә багышлый – 48 ел хәзерләүче булып эшли, ә Мелиния Игнатьевна лаеклы ялга чыкканчыга кадәр район көнкүреш хезмәтендә тегүче-мастер булып хезмәт куя. Ирле-хатынлы Соловьевлар халык арасында ихтирам казандылар. Алар гаделлек, әдәплелек һәм тырышлыклары белән аерылып торалар. Степан Николаевич җиде чакырылыш урындагы Советка депутат булып сайлана, ул “Башпотребсоюз” җәмгыяте отличнигы, дистәләгән почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. Мелания Игнатьевнаның да бүләкләре аз түгел.
Балалар туган йортка зур табын артына еш җыелалар. Дәү әти белән дәү әни сигез оныгы һәм бер оныкчыкларының уңышларына сөенеп бетә алмыйлар. Ә төпчек уллары Андрей кулына баянын алып моңлы җырларын җырлап җибәрсә, әти-әниләренең йөзләре бәхет һәм шатлыктан балкый, аны юкка гына “Шаран сандугачы” димиләр бит.
Әйткәнемчә, Степан Николаевич белән Мелания Игнатьевна менә дигән өч бала тәрбияләп үстерделәр һәм тиешле белем алырга ярдәм иттеләр. Менә нәрсә ди 1 санлы Шаран мәктәбенең физика укытучысы, 40 ел эш стажы булган Гөлфирә Разетдин кызы Газизова: “Шушындый ягымлы өч бала тәрбияләгәннәре өчен Степан һәм Мелания Соловьевларга зур рәхмәт белдерәм. Алар мәктәбебез горурлыгы һәм башкаларга лаеклы үрнәк булдылар. Хөрмәтле Степан Николаевич! Сезнең 90 яшьлек юбилеегыз һәм Мелания Игнатьевна белән 60 ел бергә гомер итүегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз Сезне яңа уңышлары белән сөендереп торсыннар!”
Ф. ГАЗИЗОВ, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
Ирле-хатынлы Соловьевлар балалары һәм оныклары белән.