Сагышларыма түзәлми, килдем әле,
Күз алдымда йөри синең сының,
Көзге җилгә ачынып шаулый урман,
Кыр казлары саубуллашып китә,
Озатып кала кызыл офыклар.
Көзләр җитте, алда озын кышлар,
Күңел ярсып көтә язларны.
Язлар саен кабатланса иде,
Бергә узган яшьлек еллары.
Сине бик еш төшләремдә күрәм,
Тибешеннән туктап ала йөрәк,
Учак урынында көлләр генә,
Очып уйный искән җилләрдә,
Вакыт үтә, гомер көзе җитә,
Кайтып булмый үткән көннәргә.
Вәзидә ӘХТӘРИЕВА. Тархан авылы.