0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
13 март 2020, 17:12

Калфак тегү буенча осталык дәресе үткәрделәр

Калфак – татар хатын-кызларының чибәрлек һәм күңел сафлыгы билгесеНаратасты мәктәбендә “Ак калфак” район татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы утырышы булдыРайон татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе З. З. Сәләхов чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

Калфак – татар хатын-кызларының чибәрлек һәм күңел сафлыгы билгесе
Наратасты мәктәбендә “Ак калфак” район татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы утырышы булды
Район татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе З. З. Сәләхов чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
- Татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларын саклау, хатын-кызның гаиләдәге ролен үстерү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларда һәм яшьләрдә башка халыкларга карата толерантлы мөнәсәбәт уяту әлеге иҗтимагый оешманың төп максатлары булып торалар.
Наратасты мәктәбе 8 сыйныф укучысы Эльмира Фәттахова “Әбиемнең серле сандыгы” проекты белән чыгыш ясады һәм борынгы чигүле сөлгеләрне, яулыкларны, кадерләп сакланган изге Коръән китабын (гаилә реликвиясе) күрсәтте. Эльмира шулай ук үзе чиккән калфак үрнәген дә тәкъдим итте.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәистәше Г. М. Ишмиева Туймазы шәһәрендә “Төмәнәк” татар иҗтимагый оешмасында татар хатын-кызларының баш киеме – калфак тегү буенча осталык дәресендә булуы турында сөйләде һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән дә шундый ук осталык дәресе күрсәтте.
Хатын-кызлар зур теләк белән эшкә тотындылар. Билгеле, әлеге җентекле хезмәт күп вакыт таләп итә, шуңа күрә күпләр татар хатын-кызларының матурлык һәм күңел сафлыгы символы булган калфак тегү эшен өйләренә алдылар.
Чарада катнашучылар “Ак калфак” оешмасының алга таба мәдәни чаралар үткәрү буенча планнарын да тикшерделәр
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Э. Фәттахова...
Г. М. Ишмиева чыгыш ясый.
Автор фотолары.
Читайте нас: