Ничек кенә тырыш, ашык, йөгер
Җитәлмисең дөнья артыннан.
Куып тотып булмый, дөнья кала,
Гомер калган яше-картыннан.
Дөнья куам, тотам барыбер дип,
Күпме кеше башын югалткан.
Көнен –төнгә, төнен-көнгә ялгап,
Кайберәүләр авыр чир тапкан.
Нәрсә җитеп бетми яшәгәндә,
Бирәчәкне бер дә уйламыйбыз,
Кыйммәт безгә бүген аласы.
Байлык мөһим, калганы кирәкми,
Кояш төшкән җирдә - күләгә.
Күң(е)лебезнең нуры, назы бетте,
Тик кемнәргә байлык эләгә?
Булганына шөкер итә белик,
Кеше булып кал син азаккача,
Артык кеше - “адәм актыгы”.
Матур яшәп, матур китә дә бел,
Байлык белән генә танытма!
Кемнәр генә булма, фанилыкта
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
фото интернеттан алынган.