-16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
10 апрель 2020, 01:45

Син минем ир-атым (Вәзидә ӘХТӘРИЕВА. Тархан авылы.)

Син минем ир-атым Күзләреңнең нурларындаИркәләндем, назландым.Сихри тылсымлы күзләрдәнКөчләр алдым, аппагым.

Син минем ир-атым
Күзләреңнең нурларында
Иркәләндем, назландым.
Сихри тылсымлы күзләрдән
Көчләр алдым, аппагым.
Гомер юллары бормалы,
Җитәкләдең үрләр менгәндә.
Сыгылмадың, югалмадың,
Язмыш сынауларын кичкәндә.
Тормыш дилбегәсе ныклы кулларыңда,
Бар да яхшы, бар да тәртиптә.
Син минем ир-атым, пар канатым,
Аермасын Ходай мәңгегә.
Җылы карашларың җанымны эретә,
Сөюеңне шуннан аңлыймын.
Ләззәт алып гомер җәйләремнән,
Көзләремә таба атлыймын.
Көн дә күреп кадер-хөрмәтеңне
Елларны без бергә ваклыйбыз.
Суытмыйча мәхәббәт хисләрен,
Күз карасы кебек саклыйбыз.
Вәзидә ӘХТӘРИЕВА. Тархан авылы.
фото интернеттан алынган.
Читайте нас в