+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
4 Май 2020, 01:44

Агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәт итә

Тархан авылында яшәүче хезмәт ветераны Н. З. Сабировка бүген 70 яшь тулаГүзәл табигатьле Сөн елгасы буена урнашкан Тархан авылында яшәгән Зариф һәм Бибиҗамал Сабировлар гаиләсендә 1950 елның 24 апрелендә өченче уллары Наил дөньяга килә. Бала туу авылда һәрвакыт зур вакыйга. Әти-әнине котларга барлык авылдашлар җыела. Ничек шатланмыйсың ди! Әлеге гаилә авылдашлары арасында зур хөрмәт һәм ихтирамга лаек була. Әти-әниләреннән балалары игелеклелек, өлкәннәрне хөрмәт итү, кечеләрне кече итә белү кебек яхшы сыйфатларны алалар.

Тархан авылында яшәүче хезмәт ветераны Н. З. Сабировка бүген 70 яшь тула
Гүзәл табигатьле Сөн елгасы буена урнашкан Тархан авылында яшәгән Зариф һәм Бибиҗамал Сабировлар гаиләсендә 1950 елның 24 апрелендә өченче уллары Наил дөньяга килә. Бала туу авылда һәрвакыт зур вакыйга. Әти-әнине котларга барлык авылдашлар җыела. Ничек шатланмыйсың ди! Әлеге гаилә авылдашлары арасында зур хөрмәт һәм ихтирамга лаек була. Әти-әниләреннән балалары игелеклелек, өлкәннәрне хөрмәт итү, кечеләрне кече итә белү кебек яхшы сыйфатларны алалар.
Зариф абый Бөек Ватан сугышы катнашучысы. Фронттан күкрәге тулы орденнар һәм медальләр белән кайта. Немец басып алучыларына каршы яуларның берсендә аягы каты яралана һәм беренче группа инвалид булып демобилизацияләнә. Инвалидлыгына карамастан, гомере буе колхозда, аннары совхозда атлар караучы булып эшли. Бибиҗамал апа гомере буе колхозда хезмәт куя.
Авылда мәктәп булмаганлыктан, Наил яшьтәшләре белән бергә Базгыя мәктәбенә йөреп укый. Белем алу өчен кышкы салкыннарда да, көчле яңгырларда, пычракларда да биш километрлык юлны җәяүләп үтәләр. Ул елларда мәктәп автобуслары турында хыялланырга да туры килми. Наил Сабиров мәктәпне “яхшы”, “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый, һәм яше җитү белән, Совет Армиясе сафларына алына. Намуслы хезмәт итә. Часть командованиесе яшь яугирне туган якларына кайту өчен кыска сроклы отпуск белән бүләкли.
Тиешле срогын хезмәт итеп, чыныккан һәм ныгыган егет өенә кайта, һәм, озак уйлап тормыйча, Шаран совхозы Наратасты бүлекчәсенә электромонтер булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта Аксеново авыл хуҗалыгы техникумында укый. Шул вакыттан алып лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Наил Зариф улының тормышы авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйле. Аның хезмәт стажы кырык елдан артык тәшкил итә.
Техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, совхоз җитәкчелеге яшь белгеч Н. З. Сабировны Тархан бүлекчәсе зоотехнигы итеп тәгаенли. Берничә елдан соң ул шушы бүлекчә управляющие була. Наил Зариф улы механизаторлар, савымчылар һәм терлек караучылар белән уртак тел таба, һәм Тархан бүлекчәсе ашлык җитештерү һәм терлекчелек продукциясе алу буенча совхозда ныклы икенче урынны алып тора. Мисал өчен, савымчы Әкълимә Мөхәммәткамал кызы Җамалиева сөт савып алу буенча дүрт ел рәттән беренче урынны алып тора һәм дүрт тапкыр район чемпионы була.
1998 елда Н. З. Сабировны Шаран авылы 148 санлы һөнәр училищесының укыту хуҗалыгы управляющие итеп билгелиләр, ул анда ун елдан артык эшли.
- Училищеның ашлык һәм терлек азыгы җитештерү буенча ярдәмче хуҗалыгы бар иде, - дип искә ала әңгәмәдәшем, район халкына кулай бәяләрдән йөзләгән центнер ашлык һәм печән сата идек. Кешеләр безне әлегә кадәр җылы сүзләр белән искә алалар. Ә училище тәмамлаучылар үз һөнәрләре буенча беренче класслы белгечләр булдылар.
Наил Зариф улы кайда гына эшләмәсен, нинди генә вазыйфа биләмәсен, коллективта һәм район халкы арасында һәрвакыт олы ихтирамга, абруйга һәм мактауга лаек була. Ул тыйнак, кешелекле, әдәпле кеше. Совхоз производствосында намуслы хезмәте өчен Н. З. Сабиров дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Агросәнәгать комплексындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде.
Октябрьский медицина училищесын тәмамлагач, Яңа Каръяуды авылында туып үскән Клара Хәбибрахманова район дәваханәсе юлламасы буенча Тархан авылына фельдшер булып эшкә кайта. Зифа буйлы, тыйнак, калын чәчле сөйкемле кызга күп авыл егетләренең күзләре төшә, әмма кыз ашыкмый. Тиздән авыл халкы агроном Наил һәм фельдшер Клараның бер-берсенә битараф булмауларын күрә башлый. Комсомол җыелышларында, кичләрен клубта һәм башка чараларда яшьләр һәрчак бергә булалар. Шулай итеп мәхәббәт уты кабына. Бер елдан соң Наил белән Клара гаилә коралар.
Тормыш иптәше сөекле иренә ике кызлары - Лилия белән Иринаны, уллары Раилне бүләк итә. Барлык балалары тиешле белем алалар һәм тормышта үз юлларын табалар. Тиздән алар үз гаиләләрен коралар, хәзер биш оныклары дәү әни белән дәү әтиләрен уңышлары белән сөендерәләр.
Клара Хәбибрахман кызы 35 ел буе авылда фельдшер булып эшли, Тархан авылы халкының ихтирамын яулый. Ул кешеләрне дарулар белән генә түгел, ә ягымлы карашы, шифалы сүзләре белән дә дәвалый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга ярдәм итәргә ашыга. Аның намуслы, игелекле хезмәтен лаеклы бәялиләр. Ул дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Бүген Наил Зариф улы Сабиров 70 яшьлек юбилеен билгели. Балалары, оныклары, туганнары һәм якыннарының котлауларына мин дә кушылам. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер телим.
Ф. ГАЗИЗОВ. Фото гаилә альбомыннан алынды.
Ирле-хатынлы Сабировлар.
Читайте нас: