Яңавыл авылында яшәүче Л. М. Шамыкаева матур юбилеен билгели
Авыл хатын-кызы. Күпчелек кешедә әлеге сүзтезмә яулык бәйләгән, алъяпкыч япкан, кош-корт һәм терлек арасында йөргән яшь булмаган хатын-кызны күз алдына китерә. Ә бит бу бөтенләй башкача. Бүген авылда заманча, уңышлы хатын-кызлар яши. Һәм мин бүген шундыйларның берсе турында сөйләргә булдым.
Людмила Морзабай кызы Шамыкаева 1965 елның 3 августында Яммәт авылында дөньяга килә. Нөрәй мәктәбен тәмамлаганнан соң Благовещенск педагогия училищесына укырга керә. 1985 елда аны Яңавыл мәктәбенә эшкә җибәрәләр. 1993 елда Л. М. Шамыкаева “башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы” белгечлеге буенча читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый, “башлангыч сыйныфлар укытучысы” квалификациясе бирелә, ул югары категорияле педагог.
“Районка” гәзите укучыларының һәркайсы диярлек Яңавыл мәктәбенең 35 еллык стажга ия булган башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Морзабай кызы Шамыкаева белән таныштыр, дип уйлыйм. Ул Шаран районы муниципаль район хакимияте каршындагы иҗтимагый совет рәисе, район хатын-кызлар советы рәисе урынбасары, участок сайлау комиссиясе рәисе, Акбарыс авыл Советы хатын-кызлар советы рәисе булып тора. Ул бик күп эшли, әмма һәрвакыт матур. Аның кирәгеннән артык косметика белән бозылмаган табигый матурлыгы һәм ягымлы елмаюы үзенә тартып тора.
Туган авылы турында Людмила аеруча җылылык һәм наз белән сөйли, чөнки аның балалык, үсмерлек, яшьлек еллары шунда үткән. Тормышының әлеге чоры турында искә алырдай, сөйләрдәй нәрсәләре бар аның.
- Кечкенәдән безне йорт хуҗалыгы эшләренә өйрәттеләр – әти-әнигә ихата җыештырырга, бакчада эшләргә ярдәм иттек һәм өлкәннәр белән бергә басуда чөгендер утадык, җәен фермада савымчы булып эшләдек. Авылда барысы да шулай яшәде, һәм бу батырлык булып түгел, ә яшәү рәвеше итеп кабул ителгән иде. Һәм безне тагын әти-әниләрне, өлкәннәрне һәрвакыт тыңларга һәм хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Мөгаен, шуңа күрә дә авыл кешеләре бер-берсенә карата җылы һәм ачык мөнәсәбәттәдер.
Бер минут та эшсез тормый
Людмила Морзабай кызы, барлык авыл хатын-кызлары кебек үк, тыйнак һәм хезмәт сөючән, чөнки крестьян хуҗалыгы ялкауларны яратмый. Барысына да өлгерер өчен, иртә таңнан торырга, хуҗалык эшләрен башкарырга, һәм мәктәпкә эшкә йөгерергә кирәк. Һәм болар һәммәсе дә гади булмаган авыл шартларында, йорт мәшәкатьләрен үз җилкәңә алып. Әмма Людмила Морзабай кызы барысына да өлгерә, өендә һәрвакыт уңайлы, чисталык, тәртип һәм ниндидер үзенчәлекле кунакчыл атмосфера. Боларның һәммәсендә Людмила Морзабай кызына зур һәм тату гаиләсе ярдәм итә. Әле тагын авылда яки авыл биләмәсендә һәр чара да аның турыдан-туры катнашлыгында үтә. Ул “Ош пеледыш” халык мари фольклор ансамбленең 30 ел алыштыргысыз художество җитәкчесе булып тора. Быел ансамбльгә 30 ел була.
Ә боларның һәммәсеннән тыш, ул әле сөекле хатын, әни, өч оныгының яраткан дәү әнисе дә. Людмила Морзабай кызы һәм аның ире үзләренең өч улларын хезмәт сөючән, игелекле һәм максатчан кешеләр итеп тәрбиялиләр, лаеклы белем дә бирәләр.
Ирле-хатынлы Шамыкаевлар 34 ел бергә гомер итәләр. Шатлыгын да, кайгысын да бергә бүлешәләр. Эдик Морзагәрәй улы йорттагы терлекләрне карауның төп авырлыгын инде күптән үз җилкәсенә алды, ә алар һәрвакыт ихатада малны күп асрыйлар. Өйне тәртиптә тотуны, чәчәккә күмелгән өй алды, төрле яшелчәләргә бай бакча, теплицаны Людмила Морзабай кызы карый. Һәм эшнең шулай бүленеше аларга яраткан шөгыльләренә буш вакыт табарга ярдәм итә. Хуҗабикә чәчәкләр үстерергә генә түгел, гәзит һәм журналлар укырга, яраткан кул эше – чәчәкләр бәйләү белән дә шөгыльләнергә ярата.
Әлеге тынгы белмәс ханым кайдан көч ала соң?
- Мәхәббәттәндер, мөгаен, - ди Людмила Морзабай кызы, - гаиләңне, балаларыңны яратудандыр. Үземнең туган һәм яшәгән җиремә мәхәббәттән. Тормышымның һәр көне кемгәдер кирәк булуымны аңлау мөмкинлеге бирә. Авылдашлар, танышларым күп тапкырлар минем ярдәмемә мохтаҗ булдылар, һәм аларга ярдәм итә алсам, бик сөендем. Мин әле дә иремә, балаларыма, хәзер оныкларыма да, дусларыма кирәк. Бәхет түгелмени бу?
Людмила Морзабай кызына карап, аның никадәр ачык, игелекле һәм ярдәмчел кеше булуын аңлыйсың, авылда мондый кешеләр турында “ачу саклый белми”, диләр. Гомере буе авылда яшәсә дә, һәм ял көннәрендә театрларга йөрмәсә дә, ә куллары крестьян хезмәтен аз татымаса да, ул барыбер бәхетле, тормышында күп нәрсәләргә ирешә алды һәм кайчандыр сайлаган юлы – авылда укытучы булуына үкенми.
Л. М. Шамыкаева һәр елны “Хатын-кыз – милләт анасы” республика конкурсында “Хатын-кыз - педагог” номинациясе җиңүчесе була.
Людмила Морзабай кызы җитәкчелегендә Яңавыл башлангыч мәктәбе мәктәп яны участогы бизәлеше буенча үрнәк булып тора. Җәен ул яраткан эше – чәчәкләр үстерүгә күп вакытын бирә һәм мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча һәр елны призлы урыннар ала. Аның мәктәп яны участогында чәчәкләрнең иң яхшы һәм яңа сортлары үсә.
Людмила Морзабай кызы – хатын-кыз зирәклеге, әдәплелеге, түземлелеге һәм көче хәзинәсе. Ул тәрбияләнүчеләренең һәркайсына җылы, матур сүзләр таба белә, кирәк булганда ярдәм кулын суза, әниләр киңәше һәм үгет-нәсыйхәт бирә, кирәк булса, тиргәп тә алырга мөмкин.
Аның укучылары бөтенрусия, республика конкурсларында, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнашалар һәм һәрвакыт җиңүчеләр булалар.
Игелеклелеге, активлыгы, максатка омтылучанлыгы, ару-талуны белмәслеге өчен ул коллегалары, Яңавыл авылы һәм район халкы арасында ихтирамга ия. Аның тормыш юлы район, республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге күп санлы рәхмәт хатлары һәм мактау грамотлары белән билгеләнде. Ә 2012 елда аңа “Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы” исеме бирелде, 2017 елдан Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең почетлы хезмәткәре булып тора, әмма һәрвакыт чын хатын-кыз, бәхетле әни һәм дәү әни булып кала.
Яраткан эшенә һәм өй мәшәкатьләренә бөтенләе белән бирелсә дә, ул беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый, алдына кешеләргә һәм авылына хезмәт итү максатын куя. Нәкъ менә Л. М. Шамыкаева кебек кешеләр ярдәмендә авылда башлангыч мәктәп һәм мәдәни мирас, гореф-гадәтләр һәм гаилә кыйммәтләре саклана.
Шушы гаҗәеп матур көндә Людмила Морзабай кызын чын күңелдән юбилее белән котлыйм һәм аңа һәртөрле киртәләрне, барлык катлаулыкларны җиңәргә, теләсә нинди сынауларны үтәргә һәм шул ук вакытта нәфис һәм ягымлы хатын-кыз булып калырга көч табуын телим. Гади Хатын-кыз булып, әмма баш хәрефтән.
Галина ӘХМӘТШИНА. Акбарыс авылы.
Фотолар гаилә альбомыннан алынды.
Ирле-хатынлы Шамыкаевлар.