+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
5 сентябрь 2020, 16:02

Игелекле һөнәр ияләре

Шаран районы ветеринария хезмәте югары профессиональлеге белән аерылып тораВетеринар һөнәре күп вакытлардан бирле билгеле, ә менә һөнәри бәйрәм күптән түгел – 2014 елдан гына бәйрәм ителә башлый. Шул вакыттан бирле Русиядә 31 августта Ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Шаран районы ветеринария хезмәте югары профессиональлеге белән аерылып тора
Ветеринар һөнәре күп вакытлардан бирле билгеле, ә менә һөнәри бәйрәм күптән түгел – 2014 елдан гына бәйрәм ителә башлый. Шул вакыттан бирле Русиядә 31 августта Ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләнә. Яшь булуына карамастан, бәйрәмнең инде кызыклы традицияләре дә бар. Ул аңлашыла да – ветеринар һөнәре игелекле һөнәрләрнең берсе булып исәпләнелә. “Табиб кешене, ә ветеринар – кешелекне дәвалый” – әлеге гыйбарә юкка гына канатлы сүзләргә әйләнмәгән инде. Һәм чыннан да, ветеринария хезмәте алдында мөһим максатлар тора. Болар эпизоотик иминлекне саклау, хәвефсез терлекчелек продуктлары һәм чималы җитештерү, халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан, шулай ук территорияне хайваннарның йогышлы авырулары керүдән саклау.
Район ветеринария хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессиональлекләре, теләсә нинди шартларда да кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә килергә әзер булулары, ветеринария хезмәткәрләренең үз һөнәрләренә бирелгәнлекләре белән аерылып торды һәм тора да.
Район ветеринария хезмәте 104 торак пункт белән 13 муниципаль берәмлекне, җаваплылыгы чикләнгән 2 җәмгыятьне, 2 крестьян (фермер) хуҗалыгын, 16 шәхси эшкуарны, 37 фермер хуҗалыгын һәм 8656 шәхси ярдәмче хуҗалыкны хезмәтләндерә. Милекнең барлык формалары буенча терлекләрнең баш саны 12705 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5440 баш сыер, 764 баш ат, 452 баш дуңгыз, 12510 баш сарык һәм кәҗәләр, 57527 кош-корт, 3874 умарта тәшкил итә. Районда биологик калдыкларны үтилләштерүнең ветеринария-санитария кагыйдәләренәє җавап бирүче 13 үләт базы эшли.
Районда ветеринария станциясе, ветсанэкспертиза лабораториясе, ветеринария лечебницасы, ветеринария пункты һәм 6 ветеринария участогы дәүләт ветеринария хезмәтләре күрсәтә. Район ветеринария станциясе кадрлар белән тулысынча комплектланган. Бүген ветеринария станциясе һәм структур бүлекчәләрендә 33 кеше эшли, бер кеше “Шаранагрогаз” җәмгыяте ит комбинатын хезмәтләндерә. Хезмәткәрләрнең 23е ветеринария белгече, шулардан 11е югары ветеринар белемгә, 12се – урта махсус белемгә ия.
Ветеринария кадрлары әзерләүгә зур игътибар бүленә.
Башкорт дәүләт аграр университеты ветеринария факультетының 4 курсында ике студент, 3 курсында бер студент белем ала, 1 студент 2020 елда укырга керде.
Учреждениедә һөнәр стандартларын үзләштерү буенча эш алып барыла. Белем буенча һөнәр стандартларына ярашлы булу өчен 5 ветеринар белгеч читтән торып Кушнаренково авыл хуҗалыгы колледжында укый.
Ветеринария участоклары һәм пунктлары биналар белән тәэмин ителгән. Дмитриева Поляна ветеринария участогы район ветеринария станциясе бинасында урнашкан. Зирекле ветеринария лечебницасы 1979 елда төзелгән. 2018 елда Мичурин һәм Базгыя ветеринария участоклары өчен ике мобиль бина сатып алынды. Калган 5 ветучасток һәм 1 ветпункт авыл биләмәләре һәм предприятиеләре биналарындагы бүлмәләрдә урнашкан.
Район ветеринария станциясе коллективы БР Ветеринария идарәсенең эпизоотик, диагностик, ветеринария-санитария чаралары планнары түләүсез һәм түләүле нигездә уңышлы үти. Районда эпизоотик иминлек елдан-ел сакланып килә. Терлекләрне идентификацияләүгә аеруча игътибар бүленә: 2020 елның 1 августына 14614 баш мөгезле эре терлек, 719 баш ат, 10765 баш сарыклар һәм кәҗәләр, 370 баш дуңгыз биркаланды һәм Рег-Агро системасына кертелде. 1011 эт, 24 песи, 186 умарта чипланды.
Ветеринария документларын Меркурий Федераль дәүләт мәгълүмат системасында электрон юл белән бирү буенча эш алып барыла. Ел дәвамында белгечләр тарафыннан барлыгы 30000нән артык электрон ветеринария документы бирелә.
Территорияне, район ветеринария станциясен төзекләндерү буенча күп эш башкарыла. Агымдагы елда Зирекле ветеринария лечебницасында һәм Дмитриева Поляна ветеринария участогында капиталь ремонт үткәрелде. Шулай ук ветеринария станциясе җылыту системасына җылыту казаннарын алыштыру белән капиталь ремонт эшләре башкарылды. Базгыя ветринария участогында мобиль бинаны төзекләндерү эшләре: агачлар һәм чәчәкләр утыртылды, җиһазлар һәм инвентарь бүлеп бирелде.
Районда эпизоотик хәлнең иминлеге белемнәре, тәҗрибә һәм осталыкларын игелекле эшләренә бирүче ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан тәэмин ителә. Алар эпизоотиягә каршы эш буенча бүлек мөдире Р. М. Нурмөхәммәтов, участок ветеринария лечебницасы мөдире Э. А. Шәйхелисламов, ветеринария участоклары мөдирләре З. З. Мөхәммәтгалин, Р. Р. Гәрәев, Р. С. Бәдретдинов, Д. М. Сабанаев, А. В. Галимов, А. А. Харисов, ветеринария пункты мөдире И. В. Афанасьев, ветеринария табиблары Л. Р. Әхмәдиева, И. М. Мөхәммәдиев, А. А. Хисамова, И. В. Николаева, Ф. Ф. Шакиров, ветеринария фельдшерлары Р. Ә. Якупов, В. Т. Танылбаев, Ш. Р. Әхмәдишов, А. Ф. Бәдретдинова, В. М. Әгълиуллин, М. М. Гәриев, Р. М. Сабиров, И. А. Миңнебаев, ветеринария санитарлары Д. А. Исәнбаев, А. А. Вахитова. Ф. Ф. Вахитова район ветеринария станциясен чисталыкта һәм тәртиптә тота.
Инде 20 елдан артык шофер Н. Н. Толстогузов белгечләрнең “уң кулы” булып тора. Баш бухгалтер Л. А. Газизова, әйдәүче бухгалтер А. Н. Якупова, кадрлар буенча инспектор Л. Х. Сәхапова ветстанция җитәкчелегенә эшне оештыруда зур ярдәм күрсәтәләр.
Барлык ветеринария хезмәткәрләрен һәм хөрмәтле ветераннарыбызны чын күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Профессионализмыгыз ветеринария эшенең чәчәк атуына булышлык итсен, ә гаиләләрегездә иминлек, муллык һәм үзара аңлашу булсын!
Р. ТАЮПОВ, район ветеринария станциясе начальнигы.
Район ветеринария станциясе коллективы.
Мичурин авылы ветеринария участогы мөдире Р. С. Бәдретдинов һәм ветеринария фельдшеры А. Ф. Бәдретдинова.
Читайте нас: