Төнге урам буйлап, уйларыма чумып,
Әкрен генә атлап кайтып киләм.
Тәрәзәмдә утым, күңелемне җылытып,
Балкый. Мине әнкәм көтә, беләм.
Ишек ачып керәм, әнкәм дәшә тизрәк:
“Кайттыңмы инде, балам, чәйләр эчәсеңме?”
Күңелемә рәхәт, әнкәй, рәхмәт сиңа,
Кайчан кайтсам да мин, беләм көтәсеңне.
Юлга чыгып китсәм, хәерле юл теләп,
Озагырак торсам, йөрәгеңне сизәм,
Борчылыплар әнкәй бетәсең.
Озакласам да мин, сукранмыйча гына,
Беләм, әнкәй, барлык аналар да шулай,
Менә тагын кайтам, тәрәзәмдә утым,
Җылы биреп балкый күңелгә.
Әнкәм көтә! Шушы уйдан сөенеп,
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.