+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
13 декабрь 2020, 02:37

Шәфкатьле һөнәргә багышланган гомер

Дмитриева Поляна ветеринария участогы мөдире З. З. Мөхәммәтгалин 60 яшьлек юбилеен билгелиВетеринария табибы – игелекле һәм шәфкатьле һөнәрләрнең берсе. Ул һәр торак пунктта авылдашлары арасында аерым ихтирамга лаек, һәм бу аңлашыла да. Соңгы елларда җәнлекләргә караш шактый үзгәрде. Ветеринар табиб хезмәтенә һәрвакыт ихтыяҗ зур, чөнки хәзер йорт хайваннары яныбызда гына яшәми, ә гаиләләребезнең тулыкыйммәтле әгъзаларына әйләнәләр.

Дмитриева Поляна ветеринария участогы мөдире З. З. Мөхәммәтгалин 60 яшьлек юбилеен билгели
Ветеринария табибы – игелекле һәм шәфкатьле һөнәрләрнең берсе. Ул һәр торак пунктта авылдашлары арасында аерым ихтирамга лаек, һәм бу аңлашыла да. Соңгы елларда җәнлекләргә караш шактый үзгәрде. Ветеринар табиб хезмәтенә һәрвакыт ихтыяҗ зур, чөнки хәзер йорт хайваннары яныбызда гына яшәми, ә гаиләләребезнең тулыкыйммәтле әгъзаларына әйләнәләр. Кайчакта һөнәрне кеше сайламый, ә еш кына һөнәр аны үзе эзләп таба. Зәбир Зәки улы Мөхәммәтгалин ветеринария табибы булуны планлаштырмый, әмма язмыш кушуы буенча хезмәт эшчәнлеге шушы хезмәткә бәйле була. Зәбир Зәки улы ветеринария табибына сиземләү һәм интуиция кирәк, дип ышана. Чөнки хайваннарның телләре юк, алар бу җирем авырта, дип зарлана алмыйлар, әмма тәҗрибәле белгеч характер билгеләре буенча дөрес диагноз куя һәм дәвалый.
Ветеринария хезмәтендә күпьеллык намуслы эшләве белән Зәбир Зәки улы Шаран районында киң танылган кеше. Аны җаваплы, ярдәмчел, белемле һәм тәҗрибәле, ихтирамга лаек ветеринария табибы буларак беләләр.
Зәбир Мөхәммәтгалин 1960 елның 13 декабрендә Шаран районы Тархан авылында дөньяга килә. Армиядә хезмәт итеп кайтып, Башкорт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамлаганнан соң Зәбир Зәки улы хезмәт эшчәнлеген Шаран совхозында баш ветеринария табибы булып башлый. Эш күп була – ул вакытларда совхозда товарлыклы-сөтчелек, дуңгызчылык фермалары гөрләп эшли. Һәм терлекләрнең баш саны да хәзерге кебек түгел, ә күпкә артык була. Үз сүзендә нык торучан, эшсөяр яшь ветеринария табибы эшен яхшы башкара, өлкән хезмәттәшләреннән тәҗрибә туплый. Совхозда ул 9 елдан артык эшли, җитәкчелек аның теоретик белемнәрен эштә куллана, кешеләр белән аралаша белүен билгели. 1995 елда Зәбир Зәки улы ул еллардагы эре хуҗалык “Шаранагрогаз” җәмгыятендә ветеринария табибы булып эшли башлый, монда ул 7 ел хезмәт куя.
2002 – 2010 елларда “Шаранагрогаз” җәмгыятенең ит комбинаты начальнигы, 2010 – 2011 елларда – “Шаранагрогаз” җәмгыяте директорының урынбасары булып эшли. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр район ветеринария станциясе Дмитриева Поляна ветеринария участогы мөдире булып хезмәт куя.
Зәбир Зәки улы хезмәт эшчәнлеген терлекләр белән эшләүгә багышлый, зур эш тәҗрибәсенә һәм практик белемгә ия, көндәлек эшендә аларны уңышлы файдалана. Малларны дәвалау гына түгел, ә терлекләр авыруларын профилактикалау, хуҗалыклар, терлек хуҗалары белән тыгыз эшләү дә аның хезмәт бурычларына керә. З. Мөхәммәтгалин ике авылны хезмәтләндерүче Дмитриева Поляна ветеринария участогын 9 елдан артык җитәкли, анда мөгезле эре терлек үстерү буенча бер зур хуҗалык, биш крестьян (фермер) хуҗалыгы бар. Дмитриева Поляна ветеринария участогы хезмәтләндерүендә барлыгы 2253, шул исәптән җәмәгать секторында 1363 баш мөгезле эре терлек, 931 баш, шул исәптән җәмәгать секторында – 130 баш сарык һәм кәҗәләр, 171 ат, 229 эт, 301 песи, 144 баш умарта, 2678 баш кош-корт исәпләнә. Барлык төр йорт хайваннары идентификацияләнгән яки чипланган.
Ветеринар хезмәте – катлаулы һәм күпкырлы. Зәбир Зәки улы вакыт белән исәпләшмичә эшли торган кешеләрнең берсе. Ул план буенча билгеләнгән барлык вакцинацияләр схемасын төгәл үтәүне катгый күзәтә, эшне яхшы планлаштыра, эш вакытын дөрес бүлә, ветеринария участогы белгечләренең эшен җайга салуны оста оештыра. Зәбир Зәки улы югары профессиональлегеннән тулысынча файдалана.
Эштә югары казанышлары һәм ветеринарияне үстерүдә актив катнашканы өчен 2017 елда ул Башкортстан Республикасының иң яхшы ветеринария лечебницасы мөдире дип танылды. Нәтиҗәле эше өчен ул җитәкләгән участок берничә ел рәттән призлы урыннарны алып килә. Ул район һәм ветеринария станциясенең җәмәгать тормышында, гражданнар җыеннарында актив катнаша, халык арасында ветеринария белемнәрен пропагандалый. Зәбир Зәки улы яхшы ветеринар гына түгел, ә гаилә җанлы кеше дә, тормыш иптәше Илүзә һәм ике улы – Альберт белән Илнур аңа ныклы таяныч булып торалар. Илүзә Нигъмәтҗан кызы “Росгосстрах” җәмгыятендә экономист булып эшли. Улы Альберт Уфа шәһәрендә яши, тормыш иптәше белә бергә кызлары Юлиананы һәм уллары Әмирне тәрбиялиләр. Илнур Октябрьский шәһәрендә яши һәм эшли.
Зәбир Зәки улы эшен бүген дә дәвам иттерә һәм яшь буын ветеринария табиблары белән бай тәҗрибәсен уртаклаша.
Табиблар кешеләрне, ә ветеринарлар кешелекне дәвалый, диләр. Чыннан да, без яратып ашый торган сөт-май, ит ризыклары – барысы да терлекчелек продукциясе. Шуңа күрә З. З. Мөхәммәтгалинны җаваплылык хисе беркайчан да ташламый. Хезмәтен яратканы, күңелен биреп эшләгәне һәр сүзеннән аңлашылып тора.
Р. НУРМӨХӘММӘТОВ, ветеринария табиб-эпизоотигы.
Ә. Газизуллина фотосы.
Читайте нас: