-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
2 февраль 2021, 17:31

Фән Вәлиәхмәтов: “Җырланасы җырлар бар әле...”

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Шаран районының почетлы гражданы, җырчы һәм тальянчы Фән Гафис улы Вәлиәхмәтовка 18 гыйнварда 70 яшь тулдыӘлеге истәлекле көн алдыннан Фән Гафис улы үзенең иҗат юлы турында истәлекләре белән уртаклашты.- Табигать бүләгемә – тавышыма – тиздән 70 яшь тула, - дип елмайды халык артисты Фән Вәиәхмәтов, - ерак 1951 елда дөньяга килгәндә, үзем турында белдереп, көчле аваз салганмын. Һәм шуннан бирле тавышым үземә дә, кешеләргә дә яхшы хезмәт итә. Шундый тембр бүләк иткәннәре өчен әтиемә һәм әниемә рәхмәтлемен, табигый сәләтемне саклап үстергәне өчен Уфа сәнгать училищесының вокал буенча педагогы Джон Мирзаәхмәт улы Мусинга да бик рәхмәтлемен. Шуңа күрә тавышым әле дә нык һәм көчле. Тавышым булганда, музыкага, эстрадага, тыңлаучыларыма хезмәт итәчәкмен. Җырланасы җырлар бар әле.

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Шаран районының почетлы гражданы, җырчы һәм тальянчы Фән Гафис улы Вәлиәхмәтовка 18 гыйнварда 70 яшь тулды
Әлеге истәлекле көн алдыннан Фән Гафис улы үзенең иҗат юлы турында истәлекләре белән уртаклашты.
- Табигать бүләгемә – тавышыма – тиздән 70 яшь тула, - дип елмайды халык артисты Фән Вәиәхмәтов, - ерак 1951 елда дөньяга килгәндә, үзем турында белдереп, көчле аваз салганмын. Һәм шуннан бирле тавышым үземә дә, кешеләргә дә яхшы хезмәт итә. Шундый тембр бүләк иткәннәре өчен әтиемә һәм әниемә рәхмәтлемен, табигый сәләтемне саклап үстергәне өчен Уфа сәнгать училищесының вокал буенча педагогы Джон Мирзаәхмәт улы Мусинга да бик рәхмәтлемен. Шуңа күрә тавышым әле дә нык һәм көчле. Тавышым булганда, музыкага, эстрадага, тыңлаучыларыма хезмәт итәчәкмен. Җырланасы җырлар бар әле.
Фрезерлы станоклар симфониясе
Җыр һәм музыка белән чынлап мавыгуым нәрсәдән башланды, дип сорасалар, Зирекле мәктәбендә укыган еллар искә төшә, анда мин беренче тапкыр халык каршына чыгып, фермада терлекчеләр һәм савымчылар алдында җырладым. Әмма бу әле балачак мавыгуы гына иде. Музыкага мәхәббәт Туймазы шәһәре геофизик җиһазлар заводында фрезерчы булып эшли башлагач керде, дип уйлыйм, кичләрен Мәдәният сараена үзешчән сәнгать түгәрәге репетицияләренә йөрдем. Мин эшләгән цехта дүрт станок тора иде, һәм аларның һәркайсы үзенчәлекле тавыш белән эшли. Аларга кушылып үземнән-үзем көйләп, җырлый башладым, үзенә күрә бер авазлар һәм көйләр симфониясе барлыкка килде. Мине читтән күзәтеп торуы кызык, хәзерге яшьләр әйткәнчә “прикольно” булгандыр, мөгаен. Бер станок янына киләм дә, аның ноталарына кушылып җырлыйм, икенчесендә – инде бөтенләй башка тембрда.
Шушы “концертны” күзәтеп йөргән өлкән яшьтәге фронтовик – хезмәттәшем миңа бервакыт болай диде:
- Син, энем, җырчыга укы әйдә, урының сәхнәдә синең...
Билгеле, сәхнә юлы һәм сәхнә гөлләрдән генә тормый иде. Начар ниятле һәм ачыктан-ачык дошманнар да җитәрлек булды.
Артист язмышы интригалар, гайбәтләр, төрле аңлашылмаучанлыклардан тора дисәләр дә, аларның сәламәтлектә чагылуын һәм гаилә хәлләренә йогынты ясавын да истә тотарга кирәк. Бу яклап мин тормыш иптәшем Светланага рәхмәтлемен, ул акыл белән һәм аңлап эш итте, дөреслек һәм гаделлекне ялганнан аерырга өйрәнде.
Кызыклы хәлләрдән еш кына юмор белән чыктым, кайчакларда “яхшылык теләүчеләрне” урыннарына утырттым. Әмма чын дусларым, иҗатымны бәяләүчеләр күбрәк булды. Алар миңа яшәргә дә, иҗат итәргә, сәхнәдә уңышларга ирешергә дә ярдәм иттеләр. Күп тырышырга, тавышым, башкару манерасы, музыкага, җырга керү, башкару осталыгы өстендә эшләргә туры килде. Тальянда уйный белүем иҗатымның бөтенләй яңа этабы булды. Инде аңа кадәр танылган җырчы булсам да, татар халкының әлеге уен коралы чын биеклеккә күтәрелергә ярдәм итте.
Иҗатымны сөючеләр үз гаиләләрендә минем җырларыма мөнәсәбәтләре турында еш сөйләделәр. Радио яки телевидение буенча минем җырларымны тапшырганда, өйдә сөйләшергә, тавышланырга ярамаган. Тирән эчтәлекле, югары әхлаклы, матур көйле җырлар башкаруны яраткан аудиториямә рәхмәтлемен. Тамашачылар җырларымның шатлыклы мизгелләрдә дә, авыр вакытларда да яшәргә ярдәм итүе турында белдерәләр.
Күп кенә яшьләргә дә минем репертуарым ошый. Аларның кайберләре җырларымны әтиләре һәм әниләре яратканга күрә үз итәләр. Ә өлкән яшьтәге тыңлаучыларым – халыкның аерым бер категориясе ул, аларга мин зур ихтирам белән, хезмәтләре, яшәгән еллары өчен хөрмәт белән карыйм.
Шаран – иҗатым бишеге
Тәүге адымнарымны мин Хафизовка авылында ясадым (кызганычка каршы, Шаран районы Дүртөйле авыл Советы картасында хәзер бу авыл юк). Шундагы матур табигать кочагында саф һава сулап үстем, чыныктым, шәхес булдым. Аннары Зирекле мәктәбе, ул миңа белем биреп кенә калмады, ә сәхнә иҗатына да этәргеч бирде. Шулай итеп иҗатка юлым кече туган илемнән башланды, шуңа да Шаран һәр җырымда урын алган.
Әти-әнием артист һөнәре алуыма риза булды дип әйтә алмыйм. Ала җир кешеләре иде, колхозда эшләделәр, әни данлыклы комбайнчы иде. Алар фикеренчә, җәмгыятькә файдалы шәхес булсын өчен, кеше я җирдә, я производствода эшләргә тиеш. Әмма инде мин танылган җырчы булгач һәм кешеләр әти-әниемә улларын тыңларга яратулары турында сөйли башлагач, фикерләрен үзгәрттеләр һәм сәхнә һөнәремне таныдылар. Шул чагында әни:
- Җырлавың кешеләргә ошый икән, димәк, кирәк, ләкин исеңдә тот: бу юлда каршылыклар, авырлыклар күп, - диде.
Башкортстан, Татарстан, Русия һәм күп илләр буйлап озак йөргәннән соң, кабат кече туган илемә кайтып “сыендым”. Бу да очраклы түгел. Ерак бала чакта, үсмер елларда әни, әти, туганнар һәм якын кешеләр канаты астында үткәргән бәхетле минутларның ниндидер магниты барыбер шул якларга тарта. Туган якка, аның кешеләренә булган мәхәббәт хисләре күңелемдә тирән урын алган.
Билгеле, кайтуымны барысы да колач җәеп каршы алмады. Монда төзелешкә ачыктан-ачык комачауларга теләүчеләр дә булды, үз нигеземне төзү процессын җиңеләйтү мөмкинлеге булып та, ярдәм итүдән баш тарттылар. Нәрсә эшлисең, тормышта мондый хәлләр еш була. Әмма яхшы кешеләр дә җитәрлек. Шушы барлык авырлыкларга карамастан, мин монда, үземнең туган җиремдә яшим. Ә миңа таяныч кирәк чагында ярдәм итәргә теләмәүчеләр үзләре беләләрдер.
Миндә күп нәрсә әнидән
- Музыкага сәләт әтидән, ул гармунда уйный иде. Әнием Галимә (Лотфулла кызы) тарихи исәпләүләр буенча – батыр шәхес. Производствода эшче куллар җитешмәгән сугыштан соңгы авыр елларда ул ирләр белән беррәттән комбайн руле артына утыра. Шуны да әйтергә кирәк, ул чагындагы “кыр кораблары” комбайнчы өчен уңайлыклары белән аерылып тормый. Бу чиктән тыш авыр физик хезмәт була. Әмма ул, колхоз кырларында урып-җыю чорында, өйгә кайтып та кермичә, тырышып эшли. Шуның өстенә оптимист булып кала, тормыштан зарланмый. Бар җирдә гаделлек ярата, ялагайлануны җене сөйми, һәр нәрсә турында үз исемнәре белән әйтә. Коммунист буларак, җыелышларда гади колхозчыларга һәм җитәкчеләргә карата да тәнкыйть белән актив чыгыш ясый. Аның үткен акылына, зирәклегенә әлегә кадәр шаккатам. Зур белеме булмаса да, ул тормышка аек акыл белән дөрес карады, сәясәтне аңлады, төпле киңәшләр бирә белде. Аның канатлы сүзләре тормышымда дөрес юл күрсәтәләр. Мәсәлән:
- Укуың беләнмени, хәреф танымагач – гади генә мәсьәләләрне аңламаган дипломлы белгечләр турында;
- Буш башак булма – арыш басуында буш башакның, гадәттә, башкалардан югары булуы турында, чөнки ул җиңел, файдасыз, ә өлгергән тулы башак җиргә иелә. Мин башкалардан яхшырак, өстенрәк, дип күкрәк какма, һәрвакыт тыйнак бул, күңел биреп эшлә, дип өйрәтте;
- Шул ук ыштан булыр инде ул, төймәсе генә тыштан – республикада һәм илдә бәйсезлек игълан иткәннән соңгы хәл турында, ул гади кешеләр тормышын яхшы якка әллә ни үзгәртмәде шул...
Минем уйлар һәм сүзләрдә турылыгым әнидән, бер нәрсә уйлап, икенче төрле сөйләү – минем өчен түгел.
Алар минем язмышымда зур роль уйнадылар
Гомер юлымда күп кешеләр белән янәшә атларга туры килде. Аларның кайберләре миңа зур йогынты ясадылар. Бала чагымда – бу, әлбәттә, әти, әни, якын туганнар. Аннары мәктәп, укытучылар. Туймазы геофизик җиһазлар заводында өлкән яшьтәге хезмәттәшем турында сөйләдем инде.
Башкорт эстрадасының күренекле шәхесләре Бәхти Гайсин белән Фәридә Кудашева минем профессиональ артист булып китүемдә хәлиткеч роль уйнадылар, кичә генә музыка училищесын тәмамлаучыдан заманча һәм халык җырлары башкаручысы “ясадылар”. Шулай ук эстрада артисты Әхәт Уразмәтов (“Кәтүк”) зур роль уйнады (аның белән бергә бөтен республиканы йөреп чыктык). Татарстаннан язучы-тикшеренүче Шаһинур Мостафиннан кешеләр арасында ничек яшәргә, яхшы мөнәсәбәтле һәм рәхмәтле булырга өйрәндем. Дустым, Татарстанның дәүләт эшлеклесе Вәгыйзь Минһаҗевны билгеләп үтмичә калдыра алмыйм, тормышта күп нәрсәләрне аның аша аңладым. Җырчы, композитор, җәмәгать эшлеклесе Фәнир Галимов белән иҗат дуэтыбыз нәтиҗәле булды, аңа бик рәхмәтлемен. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм башка күренекле эстрада артистлары белән бергә эшләргә туры килде, алар белән аралашу һәм бергә сәхнәдә эшләү миңа рәхәтлек бирде һәм иҗатка стимул булып торды.
Тормыш иптәшем Светланага рәхмәтлемен, аның белән бергә өч ул тәрбияләп үстердек, ул миңа һәрвакыт ярдәм итте, яңа җырларымны беренче тыңлаучым, яхшы киңәшчем булды.
Һәм, әлбәттє, йөзләгән, меңләгән тамашачыма рәхмәт, алар минем җырларымны, тальянда уйнавымны яраталар. Алар арасында хезмәт ветераннары, өлкән яшьтәгеләр күп, аларның мине хуплаулары аерата кыйммәткә ия.
Иҗатында Актаныш “эзләре”
Данлыклы якташыбыз иҗатында Татартстан Республикасы Актаныш районы әһәмиятле роль уйный. Фән Гавис улы искә алганча, училищеда укыганда, шушы районда туып-үскән Джон Мусин, аның уникаль, кабатланмас табигый тавышының бәрхет тембрын саклап калып, аңа сәхнә тавышы куя. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев (ул да шушы районнан) Фән Вәлиәхмәтовка биш тапкыр республика дәүләт бүләкләрен тапшыра. Халык артисты Актаныш авылы Ык буе авыллары Сабантуенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин кулыннан өч ел рәттән Рәхмәт хаты ала.
Әйтергә кирәк, Сөн елгасы үзенең башлангычын Шаран районы территориясендә ала һәм Актаныш районы аша ага. җырларында Сөн елгасының гүзәллеген җырлаган Фән Гавис улының иҗат язмышы аңа күзгә күренми торган җепләр белән бәйле. Бала чагында ул һәр җәйне районыбызның Каракүл авылында яшәүче туганнарында үткәрә, әнисе Галимә Сөн елгасыннан ерак булмаган Түбән Ташлы авылында озак еллар яши, танылган артист улы аның янына еш кунакка кайта. Актаныш районы Джон Мусин аша сәхнә осталыгы үрләренә менәргә ярдәм итә һәм якташыбыз иҗатына югары бәя бирә. Менә шундый ул Сөн елгасы энергетикасы.
Шаран җиренең горурлыгы
Фән Гавис улы, сәнгать эшлеклесе, җырчы һәм тальянчы буларак, үз иҗатында һәрвакыт туган як матурлыгы турында җырлый, районыбызны данлый. Аның бәрхет тавышы тугандаш ике республика – Башкортстан һәм Татарстанны гына түгел, ә бөтен Русияне, элекке СССР республикаларын, Кытай Халык Республикасын, Австралияне таң калдыра. Аның башкару осталыгы һәм тальян гармуны бөтен дөнья татарларын илһамландыра.
Ул үзенең бөтен иҗатын татар һәм башкорт җырына багышлый, халык җырларын башкарып, ата-бабаларыбызның уникаль иҗади мирасына мәхәббәт уята, халык мәдәниятен үстерә.
Фән Вәлиәхмәтов татар җырларын башкаручыларның “Сөн сандугачы” Төбәкара конкурсына нигез салынган көннән аның жюри рәисе булып тора. Әлеге фестивальне оештыруда һәм үткәрүдә аның турыдан-туры катнашуы ярдәмендә Шаран районына бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән көчле, талантлы башкаручылар, сәхнәнең яшь “йолдызлары” җыела. Яшь талантлар, мәдәният хезмәткәрләре белән аралашуы аларга зур йогынты ясый.
Фән Вәлиәхмәтов оештырган “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара конкурсы, аның сәхнә иҗаты, башкару осталыгы мәктәбе сәләтләр фабрикасына әйләнә. Соңгы елларда Шаран егетләре һәм кызларының тамашачы симпатиясен яулап эстрадага чыгуы очраклы гына түгел. Фән Вәлиәхмәтов башкаруындагы “Шараным” җыры шаранлылар йөрәгенә үтеп керә. Якташыбыз, төрле сәхнәләргә чыгып, туган як турында җырлый, шуның белән Шаран районын данлый.
Фән Гавис улы “Шаран районының почетлы гражданы” исеменә лаек булды.
Бүләкләре:
Русия Федерациясенең “Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2010 ел);
“Башкортстан АССРның атказанган артисты” мактаулы исеме (1989 ел;
“Татарстан Республикасының атказанган артисты” мактаулы исеме (1994 ел);
Татарстан Республикасы Мактау грамотасы (2002 ел);
“Татарстан Республикасының халык артисты” мактаулы исеме (2007 ел);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты (2010 ел);
“Башкортстан Республикасының халык артисты” мактаулы исеме (2011 ел);
“Башкортстан Республикасы Шаран районының почетлы гражданы” Мактаулы исеме.
Юбиляр белән Р. МУСИН әңгәмәләште.
Ирле-хатынлы Вәлиәхмәтовлар.
Читайте нас: