-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
21 июнь 2021, 09:09

Иң яхшы әтиләр бүләкләнәчәк

Республикада яшәүче 27 әти югары исемгә лаек. Республиканың Иҗтимагый палата советы "Ата батырлыгы"

Иң яхшы әтиләр бүләкләнәчәк
Иң яхшы әтиләр бүләкләнәчәк

Республикада яшәүче 27 әти югары исемгә лаек.

Республиканың Иҗтимагый палата советы "Ата батырлыгы" иҗтимагый бүләген бирү конкурсында җиңүчеләрне билгеләде. Бүләкне республикада яшәүче 27 әти алачак.

«Ата батырлыгы» билгесе балалар тәрбияләүче, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм яңарту өчен шартлар тудыручы, муниципаль берәмлектә һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы, җәмгыятьтә әхлакый атмосфераны яхшырту өчен шартлар тудыручы әтиләргә тапшырыла. Конкурс 2020 елның февраленнән 2019-25 елларга Башкортстан Республикасы территориясендә республиканың гаилә сәясәте концепциясенең икенче этабын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кысаларында уздырыла.

Әлеге конкурс - "Демография" гомумдәүләт проектының республикада нәтиҗәле гамәлгә ашырылуының да бер күрсәткече ул.

Фото: mintrud.bashkortostan.ru

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Иң яхшы әтиләр бүләкләнәчәк
Иң яхшы әтиләр бүләкләнәчәк
Читайте нас: