+2 °С
Облачно
Төрле мәкаләләр
6 Июля 2021, 04:00

Республикадан дүрт проект тәкъдим ителде

"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты бизнеска, төбәкләргә һәм гражданнарга ярдәм итү чараларын үз эченә ала - монда Башкортостан инвесторлары гариза биргән "Туризм.РФ" корпорациясе тарафыннан инвестиция проектларын финанслау керә.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

title
Республикадан дүрт проект тәкъдим ителдеРеспубликадан дүрт проект тәкъдим ителде
Республикадан дүрт проект тәкъдим ителде

"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты бизнеска, төбәкләргә һәм гражданнарга ярдәм итү чараларын үз эченә ала - монда Башкортостан инвесторлары гариза биргән "Туризм.РФ" корпорациясе тарафыннан инвестиция проектларын финанслау керә.

"Туризм.РФ" корпорациясенә җибәрелгән гаризалар арасында - "Мраткино" бөтен сезонлы гаилә курорты, "Павловкада ял йорты" Павловка сусаклагычы ярында заманча туристик комплекс, "Красноусольск Премиум" сәламәтләндерү комплексы, "Кунак-Тур" бренды астында пейзаж-отельләр төзү. Әлеге проектлар "Зур Урал" макротөбәген үстерү кысаларында туристларны җәлеп итү ноктасы булачак, дип күздә тотыла.

"Гомумдәүләт проектында тармакта беркайчан да кулланылмаган төп чара - аерым кластерлар түгел, ә тулы бер территорияләрнең туристик мастер-планнарын төзү салынган. Без илгә туризм күзлегеннән бербөтен буларак карыйбыз - туристка субъектларның чикләре кайда башланганлыгы һәм кайда тәмамлануы мөһим түгел, шуңа күрә безнең алым экстерриториаль һәм төбәкара булуны күздә тота", - дип билгеләп үтте элегрәк "Ростуризм" башлыгы Зарина Догузова.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Республикадан дүрт проект тәкъдим ителде
Республикадан дүрт проект тәкъдим ителде
Читайте нас