+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 июль 2021, 10:15

Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә!

Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары компаниянең гомумдәүләт проектында ярты еллык катнашу нәтиҗәләрен бәяләде. Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләде.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә!
Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә!
Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары компаниянең гомумдәүләт проектында ярты еллык катнашу нәтиҗәләрен бәяләде. Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләде.

– «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру өчен пилот участок итеп вак ташны сортларга аеру һәм агарту линиясен сайладылар. Анализ барышында агымда берничә потенциаль югалтулар ачыкланды: болар - смена башында җиһазларның тигезсез эшләве, иләкләрне озак алмаштыру, җиһаз ватылу, материалларны артык күчереп йөртү, - дип хәбәр итте Айрат Фәхретдинов.

Сакчыл җитештерү буенча экспертлар җиһазлар йөкләнешен оптимальләштерергә, аның эш нәтиҗәлелеген арттырырга, персоналны укытырга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, процессның агымы - 18, төгәлләнмәгән җитештерү дәрәҗәсе 38 процентка кимегән, ә җитештерүчәнлек 14 процентка арткан.

Гомумдәүләт проекты чаралары предприятиедә 2023 елга кадәр планлаштырылган. Комплекслы проект берничә юнәлешне үз эченә ала: алар - җитештерү агымнарын һәм ярдәмче процессларны оптимальләштерү; персоналны укыту; проект белән идарә итү һәм максатларны композицияләү.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

 

Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә!
Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә!
Автор:
Читайте нас: