+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 декабрь 2021, 09:06

Тормыш – диңгез, гомер – аккан су

Әлеге язмамда шундый акъәбиләребезнең берсе Наҗия апа турында сөйлим. Ул Туймазы районы Татар Олканы авылында Галиулла һәм Сания Ибәтуллиннарның күп балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Авыл мәктәбендә дүрт сыйныф тәмамлый, барлык яшьтәшләре кебек хезмәт юлын иртә башларга туры килә.  Егерме сигез яшендә Ямадыбаш авылына, яшьләй тол калып, ике бала атасы булган Сгут Әхмәтнәкый улы Шагалиевка кияүгә чыга. 

Тормыш – диңгез, гомер – аккан су
Тормыш – диңгез, гомер – аккан су

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Аларның гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да 80, 90яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Тормышның ачысын-төчесен татысалар да, Аллаһ биргән гомерне матур итеп уздыралар алар.

Әлеге язмамда шундый акъәбиләребезнең берсе Наҗия апа турында сөйлим. Ул Туймазы районы Татар Олканы авылында Галиулла һәм Сания Ибәтуллиннарның күп балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Авыл мәктәбендә дүрт сыйныф тәмамлый, барлык яшьтәшләре кебек хезмәт юлын иртә башларга туры килә. Туган колхозында бозаулар карый, аннары 3 ел Свердловск якларында торф чыгару эшләрендә катнаша. Авылга кайткач савымчы булып эшли. Егерме сигез яшендә Ямадыбаш авылына, яшьләй тол калып, ике бала атасы булган Сгут Әхмәтнәкый улы Шагалиевка кияүгә чыга. “Мине тарантас белән алырга килделәр. Авылга килгәндә басуда чөгендер утаучы хатын-кызлар кызыксынып карап калдылар”, - дип җылы искә ала Наҗия апа килен булып төшкән чакларын. Аннары үзе дә колхозда чөгендер утый, төрле эшләрдә эшли, намуслы хезмәт куя. Ул килен булып төшкән өйдә иренең 2 яшь тә 8 айлык һәм бер яшьлек ике баласы, каенанасы һәм дүрт туганы да була. Яши торгач бер-бер артлы уртак өч балалары да дөньяга килә - уллары Наилгә, кызлары Зәлифә һәм Наиләгә гомер бүләк итәләр. Биш баланы лаеклы үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар.

Гаилә башлыгы Сгут Әхмәтнәкый улы 1931 елның 23 мартында Ямадыбаш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. “Марс” колхозы рәисе булган әтисе Әхмәтнәкыйны 1942 елда сугышка алалар һәм ул кире әйләнеп кайта алмый. 14 яшеннән колхозда тимерчелектә эшли башлый, аннары 28 ел тракторчы булып хезмәт куя. Намуслы, фидакарь хезмәте өчен дистәләгән мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр, “Фидакарь хезмәте өчен” медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы Сгут агай  илле биш яшендә бакыйлыкка күчә. Наҗия апага тирән югалтуын кичерергә балалары ярдәм итә.

Шагалиевларның олы уллары Нурфаяз гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә яши. Әмма ул да ике баласын - улы Роберт белән кызы Ильвираны, сөекле тормыш иптәшен калдырып, кырык сигез яшендә авыр чирдән якты дөньяны калдырып китә.

Кызлары Филүзә дә Нефтекама шәһәрендә яши. Тормыш иптәше белән бергә ике бала тәрбияләп үстерделәр, уллары Айдар һәм кызлары Айгөлнең хәзер үз гаиләләре бар.

Зәлифә кызы да Нефтекама шәһәрендә гаиләсе белән матур гомер итә. Ике улларын - Айрат белән Маратны тәрбияләп үстерәләр.

Уллары Наилнең язмышы әтисенекенә охшашрак булды. Утыз биш яшендә ике улын – Динар белән Илдарны, яраткан ире Наилне, туганнарын, әнисен утларга салып, хатыны Лүзия  якты дөньядан китеп бара. Наил бик сабыр һәм тырыш булды. Балаларга әни, үзенә тиң булырдай кешене – Яңа Тамьян авылы кызы Гүзәлне очратып, яңадан гаилә корды. Уртак сөю җимешләре – ике кызларына гомер бүләк иттеләр. Шулай итеп ике егет һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде уллары Динар белән Илдар, кызлары Эльвина үз гаиләләрен кордылар, кызлары Гөлназ мәктәптә укый. Авыл булгач, андагы кешеләрнең язмышы, тормышлары күз алдында бит. Әнисез калган малайлар өчен Гүзәл кадерле һәм хәстәрлекле әни, тормыш иптәше өчен сөекле хатын була белде. Туймазыда яшәсәләр дә, әниләре янына һәрдаим кайтып, һәр эштә ярдәмләшеп торалар. Кызлары Филүзә һәм Зәлифә дә әниләрен ташламыйлар, һәрчак кайтып, ярдәмләшеп, туганнары белән аралашып яшиләр. Алар хәзер үзләре дә дәү әниләр һәм дәү әтиләр. Әмма туган авыллары, әниләре янына юлны суытмыйлар.

Наҗия апаның кече кызы Наилә авылда яши. Ул Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң туган колхозы идарәсендә бухгалтер булып хезмәт юлын башлый. Авылның уңган егетләренең берсе Роберт Галләмовка кияүгә чыга. Тату гаиләдә кызлары Ләйсәнне һәм уллары Русланны тәрбияләп үстерделәр. Хәзер аларның үз гаиләләре бар. Ләйсән сабакташы Фаил Сәгъдәтов белән кавышып, Казан шәһәрендә яши, ике ул үстерәләр. Руслан гаиләсе белән Туймазы шәһәрендә яши һәм эшли.

Наҗия апа балаларыннан бик уңды. Һәркайсының уңышларына сөенеп, аларның игътибарын, ихтирамын тоеп, игелекләрен күреп гомер кичерә. Аның яшәү рәвеше олы мактауга лаек. Үзенең дөньясын гөл итеп тота, тәмле ашлар пешереп, балаларын каршы ала. Аның 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар һәм ул аларның һәрьяклы ярдәмен күреп яши. Чисталыгы һәм пөхтәлеге белән балаларына, оныкларына олы үрнәк ул. Авылда гомер итүче кызы Наилә аңа зур терәк һәм ярдәмче дә. Һәрвакыт хәлен белешеп тора, үзе пешергән тәмле ризыклары белән сыйлый. Олы кешегә күп кирәкми бит. Газиз баласының җылы сүзен ишетү, хәстәрлекле карашын тою бәхет түгелмени!

Өлкән яшьтә булса да, һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыша, күршеләре белән матур аралашып гомер кичерә. Йорты, каралты-курасы төзек, тавыклар асрый, бакчасында бер чүп үләне күрмәссең. Өй эченә керсәң, аннан гади матурлык, әбиләрчә тәмле хуш ис бөркелә. Наҗия апа һәркемгә ачык йөзле, кунакчыл кеше. Авылыбыз нәкъ менә шундый өлкәннәре белән матур да ул!

Язмамны тәмамлап, Наҗия Галиулла кызын ихлас күңелдән олы юбилее белән котлыйм һәм алдагы гомеренең саулыкта, сәламәтлектә үтүен телим. Балаларының олы киңәшчесе, терәге булып гомер итәргә насыйп итсен.

Д. ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.

Наҗия апа балалары, оныклары белән.

Тормыш – диңгез, гомер – аккан су
Тормыш – диңгез, гомер – аккан су
Тормыш – диңгез, гомер – аккан су
Автор:Рамзиля Латыпова
Читайте нас: