+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2019, 11:40

Кем гаепле: укучымы, укытучымы?

Низаг, бәхәсләр – тормышта еш очрый торган күренеш, алар адәм баласын гомере буена озатып бара. Мәктәптәге конфликтлар да шулар исәбенә керә. Соңгы чорда укытучылар һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрнең торган саен катлаулануы җәмгыятьтә бәхәсләр уята... Күптән түгел Уфа мәктәпләренең берсендә укучы малайның укытучысына дәгъва белдереп “Инцидент” системасына, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка язылган шикаяте зур шау-шу куптарган иде. Шикаять төбәктәге балалар хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатовага юнәлтелде. ...Укучы һәм укытучы арасындагы көчергәнешле хәл көзге каникуллар башлану алдыннан була. Узган уку елы барышында ук малай, гаиләдәге проблемалар аркасында, күп дәрес калдырган була. Шул сәбәпле укытучы белән бәхәсләр булып тора. Ә көзге каникуллар башланыр алдыннан укытучы контроль эшне начар эшләгән укучыларны класс җыештырырга алып кала. Яхшы укыган укучыларның чисталык урнаштыруда катнашмавы әлеге малайда ризасызлык тудыра һәм ул укытучыга фикерен белдерә. Малай әйтүенчә, шул чакта укытучы аңа исем атый... Милана Скоробогатова әйтүенчә, ул үсмер белән шәхсән очрашкан һәм әлеге конфликт чишелгән. ...Шулай ук башкала мәктәпләренең берсендә катлаулы чиргә ия укучы кызга укытучы дәрестән чыгарга рөхсәт итми. Нәтиҗәдә кыз дәваханәгә эләгә. Бу хәл дә җәмәгатьчелекне тирән дулкынландырмый калмады... Укучылар һәм укытучылар арасында даими туып торган низагларны ничек чишәргә, мондый конфликтлар ни өчен кабатланып тора һәм аларны ничек булдырмаска? “Башинформ” агентлыгында бу уңайдан “Мәктәптәге конфликтлар: укучы һәм укытучы” дип аталган түгәрәк өстәл үтте. Анда власть вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, блогерлар һәм журналистлар катнашты. -Әгәр укучы һәм укытучы арасында конфликтлы хәл килеп туа икән, “кем гаепле?” дигән урынлы сорау туа. Мин һәрвакыт бер фикерне әйтәм: укытучы гаепле,- дип башлады чыгышын Милана Скоробогатова.- Хәзер ни өчен икәнен аңлатып үтәм. Эш шунда, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, психология, конфликтология, предметны белү кебек һөнәри белемнәрне тик укытучы гына бирә ала. Әти-әни бит “әти-әни” университетларын үтми. Балалар исә, бала булу сәбәпле, әлеге белемнәргә шулай ук ия түгелләр. Шуның өчен белем-тәрбия бирү функциясе физика яки математика фәнен укытуга гына кайтып калмый. Тәрбия функциясен укытучы әти-әниләргә дә, балаларга да бирергә бурычлы. Ул һәрвакыт төрле хәл-вакыйгалардан өстен булырга тиеш. “Медиатив практикада, аеруча мәктәп конфликтларын чишкән вакытта, без һәрвакыт “укытучы – ата-ана – бала” өчпочмагын карарга бурычлы,- диде түгәрәк өстәлдә катнашучылар. - Әгәр өчпочмак сурәтен төшереп карасак, укытучы һәм бала, бала һәм ата-ана, ата-ана һәм укытучы арасында мөнәсәбәтләр булуын күрергә мөмкин. Һәм әлеге параллельләрнең һәркайсының үз конфликтлары, әйтеп бетермәгән дәгъвалары, аңлашылмаучанлыклары булырга мөмкин. Ләкин... һөнәри таләпләрне без тик укытучыга гына куя алабыз”. Чынлап та, әгәр дә ата-ана тиешенчә үз бурычларын үтәми һәм нәрсәнедер аңлап җиткерми икән, әлеге белемне әти-әнигә аңлату, бу эшкә җаваплы кешеләрне (мәсәлән, социаль педагогларны, психологларны, социаль хезмәтләрне, яшьләр сәясәте хезмәткәрләрен) җәлеп итү – укытучының бурычы. “Баланы башкалар алдында макта, үзе генә калган вакытта тәнкыйтьлә” дигән сүзләр һәрберебезгә таныштыр. Шул ук вакытта укучының да үзенә белем-тәрбия бирүче укытучыны хөрмәт итәргә тиешлеге бәхәссез. Кайвакыт балалар укытучыдан көлеп, хәтта мыскыллап, телефоннарына аның ярсуын видеога төшереп утыра, аннан шуны социаль челтәрләргә куярга да күп сорамый. Монда күп нәрсәнең гаиләдән торуы көн кебек ачык. Милана Скоробогатова әйтүенчә, әгәр гаиләдә укытучы турында җылы сүз әйтмиләр, аның бала тормышында мөһим урын алып торуы турында аңлатмыйлар икән, баланың, әлбәттә, мәктәптә укытучыны хөрмәт итүе икеле. “Кайсыбер әти-әниләр баласының тәртип факторын ачыклау өчен педагогик коллектив белән контактка да барырга теләми, алар психолог-медик-педагогик комиссияләр үтүдән баш тарта”,- диде ул. Кайчак бала сыйныфта протест белдерә, үзен башка балалардан аермалы, бик тупас тота. Әнә шундый чакларда ата-аналар белән туры контактка чыгу мөмкин булмауга еш зарлана педагоглар. Соңгы чорда Башкортстанның 700дән артык мәктәбендә “Семьеведенье” предметы, ягъни балаларны гаиләгә, балалар тәрбияләүгә әзерләү дәресләре, кертелә башлау яхшы гамәл. Аның иң мөһим бүлеге – балаларга мөнәсәбәтләрнең ничек төзелүен аңлату һәм моңа аларны аңлы рәвештә алып килү. “Әгәр син мөнәсәбәтләрне дөрес төзи беләсең икән, эшне конфликтка җиткермәскә дә мөмкин бит”, - ди республикада киң билгеле медицина психологы Регина Халфина. БРда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил китергән мәгълүматлар шаккатырлык: мәктәпләрдә конфликтлы хәл-вакыйгалар, узган еллардагы белән чагыштырганда, 4 тапкырга арткан! Бу инде проблема гаять көнүзәккә әверелгән һәм аны чишү белән шөгыльләнү кичекмәстән кирәк дигән сүз. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, югарыда телгә алып үтелгән ике мәктәп конфликты бүген аның “геройларына” нинди дә булса тамга салуны максат итеп куймый. Һәр конфликтта гаеп ике якта да була диде алар. Социаль челтәрләрдә яки телевизор экраннарында мәктәп конфликтлары турында язма караган вакытта без, гадәттә, андагы тавыш-гаугага, ике якның да чамадан тыш ярсуына гына игътибар итәбез. Ләкин башкала хакимиятенең мәгариф идарәсе тәрбия бүлегенең баш белгече Гүзәл Манурова әйтүенчә, теләсә кайсы низаг – ул тирән борчылу һәм күңелләрдә: “ни өчен без моңа килдек соң?” дигән сорау туу. Шуның өчен конфликтта катнашучы һәркем үзе өчен билгеле нәтиҗәләр ясарга бурычлы. Гүзәл Манурова әйтүенчә, Уфа мәктәпләрендә “Мәгариф” милли проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. Ата-аналар җыелышларына психологлар еш чакырыла. Алар әти-әниләр белән аралашалар, укучыларның яшь чорына хас билгеләр турында аңлаталар. Чынлап та, кайчак гаиләдә ата-ана һәм бала арасында тулы аңлашу булмаска мөмкин бит. Һәм кайсыбер бала әти-әнисенә дә сөйләмәгән серләрен, борчуларын тик укытучысы белән генә уртаклаша ала... Шулай ук соңгы чорда фәлән укучысын ниләрдер борчуын, аның тәртибе начар якка үзгәрүен дә еш кына укытучысы гына күрә һәм ярдәм сорап социаль-психологик хезмәтләргә мөрәҗәгать итә аладыр... Гүзәл Манурова Уфа мәктәпләрендә конфликтлы хәлләрнең аз булуы хакында әйтте һәм киләчәктә алар санын тагын да киметү өчен тырышып эшләүләрен белдерде. Балалар конфликтларда гаеплеме? Милана Скоробогатова әйтүенчә, балалар – һәрвакыт өлкәннәрнең чагылышы. -Әгәр дә низаг горизонталь яссылыкта хәл ителми икән, ул һичшиксез вертикаль яссылыкка китә. Телгә алынган беренче очракта да бит малай теләсә кемгә мөрәҗәгать итмәгән, ә республика Башлыгының үзенә мөрәҗәгать иткән. Кызкай белән булган очрак уңаеннан да безгә: “барсы да уңай хәл ителде, бар да яхшы” дип яздылар, ләкин шәхсән үземне мәктәптә конфликтны хәл итү нәтиҗәсе канәгатьләндермәде,- диде ул.- Бала һәрвакыт өлкәннәрнең компетентлы яки компетентлы булмавының көзгесе булып тора. Уңышлы, сәламәт, сәләтле бала – үзе янындагы компетентлы өлкәннәрнең чагылышы. Һәм - киресенчә! Ике очракта да хәлне горизонталь яссылыкта хәл итә алмаганнар һәм ул вертикальга “сикергән”. Әгәр мондый мөрәҗәгатьләр 4-5 тапкырга арта икән, димәк, мәктәп конфликтлы хәлләрне “горизонталь” рәвештә хәл итүгә сәләтсез дигән сүз. Әгәр без моны күрергә һәм проблемаларны хәл итәргә теләмибез икән, буллинг проблемасын ничек хәл итәрбез? “Горизонталь” дип белгечләр укытучының үз укучыларының яшәеше белән таныш булуын, аларның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлавын-ишетүен, алар белән үз итеп аралашырга әзер булуын атый. Әгәр педагогта мондый кызыксыну, кайгырту юк икән, димәк, конфликтлар статистикасы үсә генә барачак. Низаглар, мәктәп кысаларыннан чыгып, “вертикаль” рәвешне алачак. Хәтта эшнең директор кабинетына барып җитүен дә белгечләр вертикаль дип атый. Дөрес, бүген мәктәп укытучысының эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Укыту-тәрбия эшләре белән бергә, өем-өем бюрократик кәгазьләр тутырасы да, ата-аналар белән эшлисе дә, җитмәсә, төрле оештыру эшләрендә дә катнашасы да бар аның. Ләкин нинди генә низаглы хәл килеп туса да, ул адекват булып калырга бурычлы, ди психологлар. Әгәр нинди дә булса укучы аны чыгырыннан чыгара икән, димәк, укытучы баланың нинди дә булса холык фигыльләрен күз уңыннан ычкындырган һәм ул, бала белән ничек тә уртак тел табып, хәлне җайларга бурычлы. Әйе, бу җиңел нәрсә түгел, тик монсыз мөмкин дә түгел! Укытучының әзерлек дәрәҗәсе түбән икән, конфликт сыйныф кысаларыннан чыкмый калмый... Милана Скоробогатова фикеренчә, әгәр кеше укытучы булуны үзенең гомерлек һөнәре итеп сайлаган икән, мәшәкатьләре-бурычлары никадәр генә күп булмасын, ул барыбер үз белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшләргә бурычлы. “Әлбәттә, республикада педагогларның квалификациясен күтәрү өчен махсус курслар эшли, ләкин укытучы туктаусыз үз өстендә эшләмәсә, нәрсәдер көтеп ятса, уңай нәтиҗә булмаячак”,- ди БРда балалар хокукларын яклаучы омбудсмен. Мәктәпләребез үз укучыларын чын шәхесләр итеп күрүче, аларда изгелек-дуслык хисләрен арттырырга омтылучы һәм төпле белем бирергә сәләтле укытучылары белән көчле. Тик шундыйларны гына балалар ярата, аларга ышана һәм үрнәк итеп ала. Үзебезне генә алыйк: мәктәпне тәмамлаганга инде дистәләрчә еллар үтте, яраткан укытучыларыбыз һәрчак күңел түрендә. Бүген дә аларга шалтыратып хәл-әхвәлләр белешәбез, куанычларыбыз беләнуртаклашабыз, киңәшләренә таянабыз. Бүген дә мондый укытучылар күп! Без аларның барсына да изге эшләрендә уңышлар, күркәм сабырлыклар һәм сыйныфларында тик тәрбияле балалар гына телибез. Автор : Арсланова Гулара Фото: smartum.by Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kem-gaeple-ukuchimi-ukituchimi-18184/

Низаг, бәхәсләр – тормышта еш очрый торган күренеш, алар адәм баласын гомере буена озатып бара. Мәктәптәге конфликтлар да шулар исәбенә керә. Соңгы чорда укытучылар һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрнең торган саен катлаулануы җәмгыятьтә бәхәсләр уята...
Күптән түгел Уфа мәктәпләренең берсендә укучы малайның укытучысына дәгъва белдереп “Инцидент” системасына, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка язылган шикаяте зур шау-шу куптарган иде. Шикаять төбәктәге балалар хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатовага юнәлтелде.
...Укучы һәм укытучы арасындагы көчергәнешле хәл көзге каникуллар башлану алдыннан була. Узган уку елы барышында ук малай, гаиләдәге проблемалар аркасында, күп дәрес калдырган була. Шул сәбәпле укытучы белән бәхәсләр булып тора. Ә көзге каникуллар башланыр алдыннан укытучы контроль эшне начар эшләгән укучыларны класс җыештырырга алып кала. Яхшы укыган укучыларның чисталык урнаштыруда катнашмавы әлеге малайда ризасызлык тудыра һәм ул укытучыга фикерен белдерә. Малай әйтүенчә, шул чакта укытучы аңа исем атый...
Милана Скоробогатова әйтүенчә, ул үсмер белән шәхсән очрашкан һәм әлеге конфликт чишелгән.
...Шулай ук башкала мәктәпләренең берсендә катлаулы чиргә ия укучы кызга укытучы дәрестән чыгарга рөхсәт итми. Нәтиҗәдә кыз дәваханәгә эләгә. Бу хәл дә җәмәгатьчелекне тирән дулкынландырмый калмады...
Укучылар һәм укытучылар арасында даими туып торган низагларны ничек чишәргә, мондый конфликтлар ни өчен кабатланып тора һәм аларны ничек булдырмаска? “Башинформ” агентлыгында бу уңайдан “Мәктәптәге конфликтлар: укучы һәм укытучы” дип аталган түгәрәк өстәл үтте. Анда власть вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, блогерлар һәм журналистлар катнашты.
-Әгәр укучы һәм укытучы арасында конфликтлы хәл килеп туа икән, “кем гаепле?” дигән урынлы сорау туа. Мин һәрвакыт бер фикерне әйтәм: укытучы гаепле,- дип башлады чыгышын Милана Скоробогатова.- Хәзер ни өчен икәнен аңлатып үтәм. Эш шунда, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, психология, конфликтология, предметны белү кебек һөнәри белемнәрне тик укытучы гына бирә ала. Әти-әни бит “әти-әни” университетларын үтми. Балалар исә, бала булу сәбәпле, әлеге белемнәргә шулай ук ия түгелләр. Шуның өчен белем-тәрбия бирү функциясе физика яки математика фәнен укытуга гына кайтып калмый. Тәрбия функциясен укытучы әти-әниләргә дә, балаларга да бирергә бурычлы. Ул һәрвакыт төрле хәл-вакыйгалардан өстен булырга тиеш.
“Медиатив практикада, аеруча мәктәп конфликтларын чишкән вакытта, без һәрвакыт “укытучы – ата-ана – бала” өчпочмагын карарга бурычлы,- диде түгәрәк өстәлдә катнашучылар. - Әгәр өчпочмак сурәтен төшереп карасак, укытучы һәм бала, бала һәм ата-ана, ата-ана һәм укытучы арасында мөнәсәбәтләр булуын күрергә мөмкин. Һәм әлеге параллельләрнең һәркайсының үз конфликтлары, әйтеп бетермәгән дәгъвалары, аңлашылмаучанлыклары булырга мөмкин. Ләкин... һөнәри таләпләрне без тик укытучыга гына куя алабыз”.
Чынлап та, әгәр дә ата-ана тиешенчә үз бурычларын үтәми һәм нәрсәнедер аңлап җиткерми икән, әлеге белемне әти-әнигә аңлату, бу эшкә җаваплы кешеләрне (мәсәлән, социаль педагогларны, психологларны, социаль хезмәтләрне, яшьләр сәясәте хезмәткәрләрен) җәлеп итү – укытучының бурычы.
“Баланы башкалар алдында макта, үзе генә калган вакытта тәнкыйтьлә” дигән сүзләр һәрберебезгә таныштыр. Шул ук вакытта укучының да үзенә белем-тәрбия бирүче укытучыны хөрмәт итәргә тиешлеге бәхәссез. Кайвакыт балалар укытучыдан көлеп, хәтта мыскыллап, телефоннарына аның ярсуын видеога төшереп утыра, аннан шуны социаль челтәрләргә куярга да күп сорамый. Монда күп нәрсәнең гаиләдән торуы көн кебек ачык. Милана Скоробогатова әйтүенчә, әгәр гаиләдә укытучы турында җылы сүз әйтмиләр, аның бала тормышында мөһим урын алып торуы турында аңлатмыйлар икән, баланың, әлбәттә, мәктәптә укытучыны хөрмәт итүе икеле. “Кайсыбер әти-әниләр баласының тәртип факторын ачыклау өчен педагогик коллектив белән контактка да барырга теләми, алар психолог-медик-педагогик комиссияләр үтүдән баш тарта”,- диде ул. Кайчак бала сыйныфта протест белдерә, үзен башка балалардан аермалы, бик тупас тота. Әнә шундый чакларда ата-аналар белән туры контактка чыгу мөмкин булмауга еш зарлана педагоглар.
Соңгы чорда Башкортстанның 700дән артык мәктәбендә “Семьеведенье” предметы, ягъни балаларны гаиләгә, балалар тәрбияләүгә әзерләү дәресләре, кертелә башлау яхшы гамәл. Аның иң мөһим бүлеге – балаларга мөнәсәбәтләрнең ничек төзелүен аңлату һәм моңа аларны аңлы рәвештә алып килү. “Әгәр син мөнәсәбәтләрне дөрес төзи беләсең икән, эшне конфликтка җиткермәскә дә мөмкин бит”, - ди республикада киң билгеле медицина психологы Регина Халфина.
БРда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил китергән мәгълүматлар шаккатырлык: мәктәпләрдә конфликтлы хәл-вакыйгалар, узган еллардагы белән чагыштырганда, 4 тапкырга арткан! Бу инде проблема гаять көнүзәккә әверелгән һәм аны чишү белән шөгыльләнү кичекмәстән кирәк дигән сүз.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, югарыда телгә алып үтелгән ике мәктәп конфликты бүген аның “геройларына” нинди дә булса тамга салуны максат итеп куймый. Һәр конфликтта гаеп ике якта да була диде алар.
Социаль челтәрләрдә яки телевизор экраннарында мәктәп конфликтлары турында язма караган вакытта без, гадәттә, андагы тавыш-гаугага, ике якның да чамадан тыш ярсуына гына игътибар итәбез. Ләкин башкала хакимиятенең мәгариф идарәсе тәрбия бүлегенең баш белгече Гүзәл Манурова әйтүенчә, теләсә кайсы низаг – ул тирән борчылу һәм күңелләрдә: “ни өчен без моңа килдек соң?” дигән сорау туу. Шуның өчен конфликтта катнашучы һәркем үзе өчен билгеле нәтиҗәләр ясарга бурычлы.
Гүзәл Манурова әйтүенчә, Уфа мәктәпләрендә “Мәгариф” милли проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. Ата-аналар җыелышларына психологлар еш чакырыла. Алар әти-әниләр белән аралашалар, укучыларның яшь чорына хас билгеләр турында аңлаталар. Чынлап та, кайчак гаиләдә ата-ана һәм бала арасында тулы аңлашу булмаска мөмкин бит. Һәм кайсыбер бала әти-әнисенә дә сөйләмәгән серләрен, борчуларын тик укытучысы белән генә уртаклаша ала... Шулай ук соңгы чорда фәлән укучысын ниләрдер борчуын, аның тәртибе начар якка үзгәрүен дә еш кына укытучысы гына күрә һәм ярдәм сорап социаль-психологик хезмәтләргә мөрәҗәгать итә аладыр...
Гүзәл Манурова Уфа мәктәпләрендә конфликтлы хәлләрнең аз булуы хакында әйтте һәм киләчәктә алар санын тагын да киметү өчен тырышып эшләүләрен белдерде.
Балалар конфликтларда гаеплеме?
Милана Скоробогатова әйтүенчә, балалар – һәрвакыт өлкәннәрнең чагылышы.
-Әгәр дә низаг горизонталь яссылыкта хәл ителми икән, ул һичшиксез вертикаль яссылыкка китә. Телгә алынган беренче очракта да бит малай теләсә кемгә мөрәҗәгать итмәгән, ә республика Башлыгының үзенә мөрәҗәгать иткән. Кызкай белән булган очрак уңаеннан да безгә: “барсы да уңай хәл ителде, бар да яхшы” дип яздылар, ләкин шәхсән үземне мәктәптә конфликтны хәл итү нәтиҗәсе канәгатьләндермәде,- диде ул.- Бала һәрвакыт өлкәннәрнең компетентлы яки компетентлы булмавының көзгесе булып тора. Уңышлы, сәламәт, сәләтле бала – үзе янындагы компетентлы өлкәннәрнең чагылышы. Һәм - киресенчә! Ике очракта да хәлне горизонталь яссылыкта хәл итә алмаганнар һәм ул вертикальга “сикергән”. Әгәр мондый мөрәҗәгатьләр 4-5 тапкырга арта икән, димәк, мәктәп конфликтлы хәлләрне “горизонталь” рәвештә хәл итүгә сәләтсез дигән сүз. Әгәр без моны күрергә һәм проблемаларны хәл итәргә теләмибез икән, буллинг проблемасын ничек хәл итәрбез?
“Горизонталь” дип белгечләр укытучының үз укучыларының яшәеше белән таныш булуын, аларның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлавын-ишетүен, алар белән үз итеп аралашырга әзер булуын атый. Әгәр педагогта мондый кызыксыну, кайгырту юк икән, димәк, конфликтлар статистикасы үсә генә барачак. Низаглар, мәктәп кысаларыннан чыгып, “вертикаль” рәвешне алачак. Хәтта эшнең директор кабинетына барып җитүен дә белгечләр вертикаль дип атый.
Дөрес, бүген мәктәп укытучысының эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Укыту-тәрбия эшләре белән бергә, өем-өем бюрократик кәгазьләр тутырасы да, ата-аналар белән эшлисе дә, җитмәсә, төрле оештыру эшләрендә дә катнашасы да бар аның. Ләкин нинди генә низаглы хәл килеп туса да, ул адекват булып калырга бурычлы, ди психологлар. Әгәр нинди дә булса укучы аны чыгырыннан чыгара икән, димәк, укытучы баланың нинди дә булса холык фигыльләрен күз уңыннан ычкындырган һәм ул, бала белән ничек тә уртак тел табып, хәлне җайларга бурычлы. Әйе, бу җиңел нәрсә түгел, тик монсыз мөмкин дә түгел! Укытучының әзерлек дәрәҗәсе түбән икән, конфликт сыйныф кысаларыннан чыкмый калмый...
Милана Скоробогатова фикеренчә, әгәр кеше укытучы булуны үзенең гомерлек һөнәре итеп сайлаган икән, мәшәкатьләре-бурычлары никадәр генә күп булмасын, ул барыбер үз белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшләргә бурычлы. “Әлбәттә, республикада педагогларның квалификациясен күтәрү өчен махсус курслар эшли, ләкин укытучы туктаусыз үз өстендә эшләмәсә, нәрсәдер көтеп ятса, уңай нәтиҗә булмаячак”,- ди БРда балалар хокукларын яклаучы омбудсмен.
Мәктәпләребез үз укучыларын чын шәхесләр итеп күрүче, аларда изгелек-дуслык хисләрен арттырырга омтылучы һәм төпле белем бирергә сәләтле укытучылары белән көчле. Тик шундыйларны гына балалар ярата, аларга ышана һәм үрнәк итеп ала. Үзебезне генә алыйк: мәктәпне тәмамлаганга инде дистәләрчә еллар үтте, яраткан укытучыларыбыз һәрчак күңел түрендә. Бүген дә аларга шалтыратып хәл-әхвәлләр белешәбез, куанычларыбыз беләнуртаклашабыз, киңәшләренә таянабыз. Бүген дә мондый укытучылар күп! Без аларның барсына да изге эшләрендә уңышлар, күркәм сабырлыклар һәм сыйныфларында тик тәрбияле балалар гына телибез. Автор : Арсланова Гулара Фото: smartum.by Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Kem-gaeple-ukuchimi-ukituchimi-18184/
Читайте нас: