+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2020, 11:20

Бәрәңгенең уңдырышлы сортлары

Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре бәрәңгенең югары уңыш бирә торган өч сортын уйлап таптылар. Аларга "Эрвел", "Агата НС" һәм "Ирәндек"дигән атамалар бирелгән. Яңа сортлар Идел буе федераль округы климатына җайлаштырылган һәм төрле авыруларга да чыдамлы. «Эрвел» сортының төп өстенлекләре - куәтле тамыр системасы, шуңа күрә дә ул корылыкка һәм корткычларга да бирешми. "Агата НС" һәм "Ирәндек" сортлары крахмал проценты һәм С витамины югары булуы белән аерылып тора. «Агата»ның уңдырышлылыгы гектарыннан 20 тоннага кадәр җитә икән.Университетның баш фәнни хезмәткәре Денис Андрианов сүзләренчә, бу ике сорт механик һәм җылылык белән эшкәртүдән соң да үзләренең башлангыч үзенчәлекләрен саклап кала. Селекционерлар белдерүенчә, яңа сорт орлыклары, чит ил орлыкларына караганда, 12 процентка арзанрак. Бу импорт алмаштыру дәрәҗәсен сизелерлек күтәрергә һәм бәрәңгенең элиталы орлык материалын җитештерүне ел саен 30 мең данәгә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта "Эрвел" сорты патент алырга әзерләнә, ә "Агата НС" һәм "Ирәндек" селекция казанышларының дәүләт реестрына кертү өчен тапшырылган. Хәзерге вакытта аграр университет галимнәренең тагын дүрт бәрәңге сорты дәүләт сорт сынаулары уза.Әлеге ачышлар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Фән” милли проекты кысаларында башкарыла. Автор : Фаткуллин РәдифФото: Галина БахшиеваЧыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/B-r-gene-u-dirishli-sortlari-109632/

Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре бәрәңгенең югары уңыш бирә торган өч сортын уйлап таптылар. Аларга "Эрвел", "Агата НС" һәм "Ирәндек"дигән атамалар бирелгән. Яңа сортлар Идел буе федераль округы климатына җайлаштырылган һәм төрле авыруларга да чыдамлы. «Эрвел» сортының төп өстенлекләре - куәтле тамыр системасы, шуңа күрә дә ул корылыкка һәм корткычларга да бирешми. "Агата НС" һәм "Ирәндек" сортлары крахмал проценты һәм С витамины югары булуы белән аерылып тора. «Агата»ның уңдырышлылыгы гектарыннан 20 тоннага кадәр җитә икән.
Университетның баш фәнни хезмәткәре Денис Андрианов сүзләренчә, бу ике сорт механик һәм җылылык белән эшкәртүдән соң да үзләренең башлангыч үзенчәлекләрен саклап кала. Селекционерлар белдерүенчә, яңа сорт орлыклары, чит ил орлыкларына караганда, 12 процентка арзанрак. Бу импорт алмаштыру дәрәҗәсен сизелерлек күтәрергә һәм бәрәңгенең элиталы орлык материалын җитештерүне ел саен 30 мең данәгә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта "Эрвел" сорты патент алырга әзерләнә, ә "Агата НС" һәм "Ирәндек" селекция казанышларының дәүләт реестрына кертү өчен тапшырылган. Хәзерге вакытта аграр университет галимнәренең тагын дүрт бәрәңге сорты дәүләт сорт сынаулары уза.
Әлеге ачышлар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Фән” милли проекты кысаларында башкарыла.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Фото: Галина Бахшиева
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/B-r-gene-u-dirishli-sortlari-109632/
Читайте нас: