+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2020, 11:42

Яшь әниләрне укытуга акча бүленә

Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында яшь аналарның квалификациясен күтәрү темасы каралды.Утырышта катнашучылар юридик берәмлекләргә һәм шәхси эшкуарларга өч яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларны яңадан укытуны оештыруга республика бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслады.Укыту "Демография" гомумдәүләт проектының "Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру" төбәк проектында каралган.– Өч яшькә кадәрге балаларны карау буенча отпускта булган хатын-кызларны укыту механизмнары халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары юлламасы буенча яңадан укытуны һәм квалификацияләрен күтәрүне, белем бирү сертификатларын бирүне һәм эш бирүчеләрне субсидияләүне күз уңында тота, – дип аңлата Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова. - Былтыр төбәк бюджеты акчалары исәбенә 545 хатын-кыз белем алды.Быел яшь әниләрне укытуга 75,8 миллион сум юнәлтеләчәк, шуларның 72,6 миллион сумы - федераль бюджеттан, 3,2 миллионы - республика казнасыннан. Фото: mk.ruАвтор: Резеда ГаликәеваЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yash-nil-rne-ukituga-akcha-b-len-120463/

Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында яшь аналарның квалификациясен күтәрү темасы каралды.Утырышта катнашучылар юридик берәмлекләргә һәм шәхси эшкуарларга өч яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларны яңадан укытуны оештыруга республика бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслады.Укыту "Демография" гомумдәүләт проектының "Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру" төбәк проектында каралган.– Өч яшькә кадәрге балаларны карау буенча отпускта булган хатын-кызларны укыту механизмнары халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары юлламасы буенча яңадан укытуны һәм квалификацияләрен күтәрүне, белем бирү сертификатларын бирүне һәм эш бирүчеләрне субсидияләүне күз уңында тота, – дип аңлата Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова. - Былтыр төбәк бюджеты акчалары исәбенә 545 хатын-кыз белем алды.Быел яшь әниләрне укытуга 75,8 миллион сум юнәлтеләчәк, шуларның 72,6 миллион сумы - федераль бюджеттан, 3,2 миллионы - республика казнасыннан.
Фото: mk.ru
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yash-nil-rne-ukituga-akcha-b-len-120463/
Читайте нас: