+12 °С
Облачно
Новости
18 Февраля 2020, 06:09

Анализлар нәтиҗәләрен онлайн белеп булачак

Башкортстанда лаборатор хезмәтне реорганизацияләү, бердәм компетенцияләр булдыру буенча проект старт алды. Ул “Сәламәтлек” милли проекты, Башкортстан сәламәтлек саклау системасы үсеше программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.Беренче компетенцияләр үзәге Уфаның 13 санлы клиник дәваханәсендә ачылды. Алдагы, 2021 елда стационарлардагы лабораторияләрне дә этаплап тоташтыру күзаллана. Шул ук вакытта стационарларда экспресс-лабораторияләр калачак. План буенча эш яисә планлы тикшеренүләр үзәкләштерелгән лабораторияләргә караячак.Белгечләр фикеренчә, заманча лабораторияләр процесслар фабрикасын хәтерләтә. Бу очракта аппарат бер мизгел эчендә эшнең 1 циклында берничә меңгә кадәр тикшерүләр ясаячак. Икътисади нәтиҗәлелек, җитештерүчәнлек һәм бюджет чыганакларын грамоталы тотыну сизелеп тора.“Пациент үзенең анализлары нәтиҗәләрен онлайн-режимда күрә алачак. Гаджетлардан, электрон почта, дәүләт хезмәтләре порталындагы кабинет аша. Иң мөһиме – оператив, кыска вакыт эчендә. Бу анализларның югалу ихтималы бөтенләй юк дигән сүз”, - дип билгеләде БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Автор : Әлфия ШакирҗановаЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Analizlar-n-ti-l-ren-onlayn-belep-bulachak-126442/Фото: sibneiromed.ru

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда лаборатор хезмәтне реорганизацияләү, бердәм компетенцияләр булдыру буенча проект старт алды. Ул “Сәламәтлек” милли проекты, Башкортстан сәламәтлек саклау системасы үсеше программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Беренче компетенцияләр үзәге Уфаның 13 санлы клиник дәваханәсендә ачылды. Алдагы, 2021 елда стационарлардагы лабораторияләрне дә этаплап тоташтыру күзаллана. Шул ук вакытта стационарларда экспресс-лабораторияләр калачак. План буенча эш яисә планлы тикшеренүләр үзәкләштерелгән лабораторияләргә караячак.
Белгечләр фикеренчә, заманча лабораторияләр процесслар фабрикасын хәтерләтә. Бу очракта аппарат бер мизгел эчендә эшнең 1 циклында берничә меңгә кадәр тикшерүләр ясаячак. Икътисади нәтиҗәлелек, җитештерүчәнлек һәм бюджет чыганакларын грамоталы тотыну сизелеп тора.
“Пациент үзенең анализлары нәтиҗәләрен онлайн-режимда күрә алачак. Гаджетлардан, электрон почта, дәүләт хезмәтләре порталындагы кабинет аша. Иң мөһиме – оператив, кыска вакыт эчендә. Бу анализларның югалу ихтималы бөтенләй юк дигән сүз”, - дип билгеләде БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Analizlar-n-ti-l-ren-onlayn-belep-bulachak-126442/
Фото: sibneiromed.ru
Читайте нас