+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2020, 11:29

Балалар техника белән кызыксына

Бүген республика Хөкүмәте Президиумы утырышында "Башкортстан Республикасында мәгарифне үстерү" дәүләт программасына үзгерешләр кертелде.– "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында без барлык юнәлешләрдәге өстәмә гомум үсеш программаларын гамәлгә ашыру өчен төрле типтагы мәгариф оешмаларында яңа урыннар булдыруга шәһәр һәм районнарга субсидияләр бирү һәм бүлү тәртибен әзерләдек, – дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Бүген республика Хөкүмәте Президиумы утырышында "Башкортстан Республикасында мәгарифне үстерү" дәүләт программасына үзгерешләр кертелде.
– "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында без барлык юнәлешләрдәге өстәмә гомум үсеш программаларын гамәлгә ашыру өчен төрле типтагы мәгариф оешмаларында яңа урыннар булдыруга шәһәр һәм районнарга субсидияләр бирү һәм бүлү тәртибен әзерләдек, – дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Быел бу максатларга - 30 миллион сум тирәсе, киләсе елда тагын 75,9 миллион сум бүленәчәк.
Шул ук вакытта мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының өстәмә белем бирүнең техник төрләре белән кызыксынуы да исәпкә алынды. Шуңа күрә гамәли инженер-техник белгечлекләргә акчаларның яртысын диярлек юнәлтү планлаштырыла.
Президиум утырышында "Башкортстан Республикасында юстицияне үстерү" дәүләт программасы эшләп бетерү өчен кире кайтарылды.
– Безнең министрлыкларның һәм ведомстволарның максатлы эш күрсәткечләре эшне "начарайтуга" китерергә тиеш түгел, – дип нәтиҗә ясады беренче вице-премьер Андрей Назаров. - Көн саен без Хөкүмәт эшендә барлык күрсәткечләрне яхшыртуга гына ирешергә тиеш.
Фото: gazeta.ru
Автор: Резеда Галикәева
Чыганк. https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Balalar-tehnika-bel-n-kiziksina-182671/
Читайте нас: