+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2020, 11:38

Миллионлыларга - салым

Керемгә 13 процент салым кертүгә ничек карыйсыз?

Керемгә 13 процент салым кертүгә ничек карыйсыз?
РФ Президенты Владимир Путин аерым кешеләрнең саклыкка салынган акчаларыннан һәм кыйммәтле кәгазьләреннән төшкән керемгә 13% салым салырга тәкъдим итте.
Бу салымнар ил буенча якынча 1 процент кешегә генә кагыла. Чөнки салым гражданинның шундый гомум активлары 1 миллион сумнан артык булган очракта гына салына.
"Гомум банк вкладлары яки кыйммәтле кәгазьләргә салынган инвестицияләре 1 миллион сумнан артык булган кешеләргә карата керем өлешенә 13 процент салым кертергә тәкъдим итәм”, - диде президент.
Ил башлыгы башка илләрдә процент керемнәренә салым салынуын, әлегәчә Русиядә бу эшнең булмавын белдерде.
Бу тәкъдимгә карата төрле фикерләр бар. Әмма аналитиклар аның уңай якларын гына билгели. Бу, үз чиратында, банкларга процент ставкаларын арттыру мөмкинлеген бирәчәк, ди алар.
Чыганак: РИА Новости
Фото: ТАСС
Читайте нас: