+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель 2020, 11:12

Йомышың төшсә, башта рөхсәт кәгазе ал!

Башкортстанда РФ президенты В.В. Путинның “Русия Федерациясендә санлы икътисад” милли проектын тормышка ашыру уңаеннан республикада “Санлы дәүләт идарәсе” проекты эшли. 8 апрельдән Башкортстанда dorogа02.ru порталы эшли башлавы — шуның чираттагы уңай күрсәткече.

Республика халкы бу сервис ярдәмендә гамәлдәге тулы үзизоляция режимы шартларында шәхси транспортында йөрүгә рөхсәт ала алачак. Гражданнар иң башта үзизоляциядә яшәү урынын һәм автомобиль номерын күрсәтеп теркәлергә тиешләр. Форма визит максатын да сораячак. Рөхсәт кәгазен, ДПС инспекторына күрсәтү өчен, йә чыгарып алырга, йә электрон рәвештә сакларга мөмкин.
Машинада йөрү көненә бер тапкыр 90 минутка рөхсәт ителә.
dorogа02.ru порталында үзизоляция режимы вакытында шәхси автомобильдә өйдән чыгу өчен рөхсәт кәгазе алуга инструкция урнаштырылган.
Машинада йөрү өчен рөхсәт ителгән 11 очрак:
*якын туганнарда бәби туу;
*якын туганның вафаты;
*башка торак урыннан өйгә кайту;
*якын туганнарга дару, азык-төлек яки мөһим кирәкле куллану товарларын илтү;
*авыр чирле яисә ярдәмгә мохтаҗ туган-тумачаларга булышу;
*алдан язылу буенча дәваханә яисә поликлиникага бару;
*МФЦга мөрәҗәгать итү;
*банкларга һәм башка финанс оешмаларына йомыш булганда;
*элемтә салоннарына йомыш төшкәндә;
*шәхси җитештерү азыкларын сату;
*10 апрельдән бакча һәм дача участокларына барырга кирәк булганда.
Автор : Кадикова Резида
Читайте нас: