+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2020, 11:38

Төбәк операторларына саллы ярдәм

Төбәк операторларына ярдәм итү өчен бюджетара трансфертларны бирү һәм бүлү кагыйдәләре расланды. Шуңа ярашлы карарга РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Әлеге документ коронавирус инфекциясе таралуына юл куймау максатыннан төбәк операторларына ярдәм итү өчен әзерләнгән.

Төбәк операторларына ярдәм итү өчен бюджетара трансфертларны бирү һәм бүлү кагыйдәләре расланды. Шуңа ярашлы карарга РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Әлеге документ коронавирус инфекциясе таралуына юл куймау максатыннан төбәк операторларына ярдәм итү өчен әзерләнгән.
Калдык-постыкларны җыю һәм чыгарудан тыш, төбәк операторларының РФ президенты Владимир Путинның “Экология” милли проектының “Каты коммуналь калдык-постыклар белән комплекслы идарә итү системасы” программасы максатына һәм күрсәткечләренә ирешү төбәк операторларының тотрыклы эшләвеннән тора.
Кагыйдәләргә ярашлы, федераль үзәк РФ субъектларына субсидия бүләчәк, алар исә төбәк операторларына бирәчәк. Чыганаклар төбәк операторлары адресына 3 ай дәвамында түләнеләчәк. Ил хөкүмәте моның өчен 8,977 млрд. сум бүләчәк.
Башкортстан хөкүмәтендә исә каты коммуналь калдыклар белән мөрәҗәгать итү өлкәсендәге мәсьәләләр тикшерелде. БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Андрей Назаров рәислегендәге киңәшмә видеоэлемтә режимында үтте.
“Югары әзерлек” режимында үткән киңәшмәдә каты коммуналь калдык-постыклар белән мөрәҗәгать итү буенча гражданнарның акча түләү дәрәҗәсе тикшерелде. Шулай ук 2024 ел ахырына кадәр төбәктә санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү мәсьәләсе тикшерелде. Республика территориясендә калдык-постыклар кадастрында 2581 чүплек теркәлгән. Шуларның 1730ы — бер гектардан кимрәк мәйданлы.
Муниципаль берәмлекләр хакимиятләре санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү буенча юл карталарын әзерләгән. Шуңа ярашлы, 2020 елга 495 чүплекне (418е бер гектардан кимрәк мәйданлы) юк итү планлаштырылган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: