+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2020, 11:24

Иң яхшыларның берсе дип саналган маммограф Нефтекама дәваханәсенә кайтты

Шушы көннәрдә Президент Путин май указында билгеләгән «Сәламәтлек» милли проектының «Онкологик авырулар белән көрәш» федераль проекты кысаларында Нефтекаманың үзәк шәһәр дәваханәсенә яңа маммограф кайтты.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, маммограф скрининг һәм диагностика тикшеренүләре үткәрү өчен тәгаенләнгән.
Хәзерге вакытта инженерлар аны урнаштыру, сынау һәм файдалануга тапшыру белән шөгыльләнә.
Дәваханә табиблары мондый аппарат сатып алуга бик шат. Медиклар әйтүенчә, бу шәһәрнең гинекологларына, маммологларына зур ярдәм күрсәтәчәк. Ул хатын-кызларны сыйфатлы диагностик тикшеренүләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Киләсе атнада Нефтекама табиблары дәваханә карамагына яңа флюорография җиһазы кайтуны көтә.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: