+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2020, 11:03

“Мәктәп — сәламәтлек территориясе" Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Алар арасында Башкортстанның Бөре коррекцион интернат-мәктәбе дә бар.“Мәктәп – сәламәтлек территориясе” IV Бөтенрусия конкурсының онлайн-форматта беренче тапкыр узган финалында илнең 46 төбәгеннән 660тан артык кеше катнашты.

Алар арасында Башкортстанның Бөре коррекцион интернат-мәктәбе дә бар.
“Мәктәп – сәламәтлек территориясе” IV Бөтенрусия конкурсының онлайн-форматта беренче тапкыр узган финалында илнең 46 төбәгеннән 660тан артык кеше катнашты. Финал Мәскәү Халыкара белем бирү салоны кысаларында трансляцияләнде. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Конкурсантлар өч номинациядә ярышты: "Иң яхшы сәламәтлек саклау мәктәбе", “Сәламәтлек саклау технологияләрен кулланып иң яхшы дәрес конспекты", "Тематик дәреснең иң яхшы конспекты".
"Иң яхшы сәламәтлек саклау мәктәбе" номинациясендә Башкортстанның Бөре коррекцион интернат-мәктәбе призлы урынга лаек булды.
Фото: education.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: