-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2020, 11:34

Һәр объект вакытында сафка кертеләчәк

Башкортстанда төзелештә өзеклеккә юл куелмаячак.Гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда 9,5 миллиард сумга 641 дәүләт контракты төзелгән.Вице-премьер, Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов сүзләренчә, бу - агымдагы елда контрактация өчен каралган акчаның гомум күләменең өчтән ике өлеше.

Башкортстанда төзелештә өзеклеккә юл куелмаячак.
Гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда 9,5 миллиард сумга 641 дәүләт контракты төзелгән.
Вице-премьер, Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов сүзләренчә, бу - агымдагы елда контрактация өчен каралган акчаның гомум күләменең өчтән ике өлеше.
2020 елга планда - 14,3 миллиард сумлык меңнән артык проект каралган.
«Республикада гомумдәүләт проектлары буенча барлыгы 62 объект төзелә һәм реконструкцияләнә, шуларның 47сен быел файдалануга тапшыру планлаштырыла», - дип билгеләп үтте вице-премьер Министрлар кабинетында үткән оператив киңәшмәдә.
Фото: “Башинформ”.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: