+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2020, 11:40

Һәркайда – югары тизлекле интернет

Башкортстанда «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү дәвам итә.Проектның операторы булган «Башинформсвязь» җәмгыяте 2020 елда республиканың 536 торак пунктында 888 социаль әһәмияткә ия объектны интернентка тоташтыру планлаштыра. Бу хакта Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеше министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителе.

Башкортстанда «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү дәвам итә.
Проектның операторы булган «Башинформсвязь» җәмгыяте 2020 елда республиканың 536 торак пунктында 888 социаль әһәмияткә ия объектны интернентка тоташтыру планлаштыра. Бу хакта Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеше министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителе.
Интернет-порталларны үстерү бүлегенең мәгълүмати алга китеш секторы мөдире, матбугат секретаре Алевтина Даутова аңлатканча, югары тизлекле интернетка социаль учреждениеләр, шул исәптән 431 уку йорты, 354 фельдшер-акушерлык пункты, 79 урындлагы хакимият, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 22 бүлекчәсе һәм 4 сайлау комиссиясе керә. Ул челтәргә керү тизлеге 10-100 Мбит/с тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтте.
Башкортстан санлы үсеш министры Геннадий Разумихин республиканың социаль әһәмияттәге объектларын интернет челтеренә тоташтыру – «Русия Федерациясе санлы икътисады» гомумдәүләт проектының иң масштаблы проектларының берсе, дип исәпли. Аның сүзләренә караганда, республика федераль контрактка илнең барлык төбәкләреннән иң күп тоташтырыла торган объектларны керә алган.
Ә «Башинформсвязь» генеральный директоры Сергей Алферов ассызыклаганча, республиканың социаль әһәмияткә ия объектларының 92 проценты — «Санлы икътисад» программасы кысаларында оптика челтәренә тоташа. «Шул ук вакытта учреждениеләрнең яртысыннан артыгы интернетка беренче тапкыр керә. Әлеге оешмалар белгечләре база санлы сервислары мөмкинлекләреннән, белем бирү онлайн-ресурсларыннан, телемедицина, биометриядән файдаланып, һөнәри бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итә алачак», — дип аңлатты Сергей Алферов.
Ул шулай ук телекоммуникация инфраструктурасы республиканың ерак почмакларында элемтә челтәрен үстерү өчен нигез булачак, дип билгеләп үтте. Киләчәктә тиз эшләүче интернетны халык өчен дә, бюджет һәм коммерция оешмаларында да тоташтыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Башкортстанның Санлы үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда җепселле-оптик челтәрләре төзү төбәкнең 722 социаль объектына кадәр тәэмин ителгән. Югары тизлекле интернетка 389 фельдшер-акушерлык пункты, 215 белем бирү учреждениесе, 88 авыл хакимияте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 бүлекчәсе керде.
Фото:http://go.mail.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: