+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь 2020, 11:33

Күмәргә калдыклар калмаячак

Туймазы районында чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзелә.Ул шушы ел ахырында сафка басарга тиеш. Комплекс елына 100 тонна калдык эшкәртүгә исәпләнгән һәм «Грохот», «Шредер» заманча системалары белән җиһазландырылган. Беренчесе - калдыклардан эшкәртелә торган ресурсларны сайлап алырга, икенчесе эре габаритлы калдыкларны вакларга мөмкинлек бирә.

Туймазы районында чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзелә.
Ул шушы ел ахырында сафка басарга тиеш. Комплекс елына 100 тонна калдык эшкәртүгә исәпләнгән һәм «Грохот», «Шредер» заманча системалары белән җиһазландырылган. Беренчесе - калдыклардан эшкәртелә торган ресурсларны сайлап алырга, икенчесе эре габаритлы калдыкларны вакларга мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта, Дәүләкән районында елына 40 мең тоннага кадәр калдыкны сортларга аеру комплексы проектлана. Проект-смета документлары дәүләт экспертизасына тапшырылган. Елына 100 мең тоннага кадәр калдык эшкәртүгә исәпләнгән шундый ук комплекс Бәләбәй районында да барлыкка киләчәк. Биредә проект-смета документациясен эшли башладылар. Болар барысы да яңа эш урыннары булдырырга һәм полигоннарга эләгә торган калдыкларның күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Төбәк операторы пластикны аерым җыю өчен 150 евроконтейнер сатып алган. Бу контейнерлар шәһәрдә булганнарына алмашка урнаштырылачак.
- Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе бүген зур үзгәрешләр кичерә. Инвестицияләр җәлеп ителә, яңа технологияләр тулы куәтенә кертелә. Инфраструктураны үстерү күмү өчен тәгаенләнгән калдыклар санын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм экологияне яхшыртачак.
Без республика территориясендә «Экология» гомумдәүләт проектының «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру» төбәк проекты күрсәткечләренә ирешә алачакбыз, - дип билгеләп үтте республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазылов.
Фото: astana.gov.kz
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: